16+

Ә син нинди радио тыңлыйсың?

Аналитик тикшеренү һәм тирәнтен өйрәнү үзәге үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре буенча, «Татарстан - Яңа Гасыр» медиахолдингына кергән «Болгар радиосы» Татарстандагы 22 җирле һәм федераль радиостанцияләр исемлегендә беренчелекне яулады.

Ә син нинди радио тыңлыйсың?

Аналитик тикшеренү һәм тирәнтен өйрәнү үзәге үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре буенча, «Татарстан - Яңа Гасыр» медиахолдингына кергән «Болгар радиосы» Татарстандагы 22 җирле һәм федераль радиостанцияләр исемлегендә беренчелекне яулады.

Моннан өч ел элек рембрендинг нәтиҗәсендә, моңарчы «Яңа Гасыр» дип аталган радио «Болгар радиосы»на әверелде. Радионың форматы, эчтәлеге дә зур үзгәртелде. «Болгар радиосы» хәзер 45 яшьтән арткан тыңлаучылар белән генә чикләнми, аның аудиториясе бермә-бер артты. Тикшеренү нәтиҗәләре дә шуны раслый.

Республика халкының 36 проценты даими рәвештә радио тыңлый. Тикшеренү аларның 16,2 проценты «Болгар радиосы»н сайлаганлыгын күрсәтте. «Европа плюс» радиосының аудиториясе, мәсәлән, нибары 8,7 процент кына. «Болгар радиосы»н Буа, Чирмешән, Сарман районнарында аеруча яратып тыңлыйлар. Әлеге радиолардан соң өченче урында - «Русское радио», 7,2 процент.
Радионың казанышын авыл җирендәге тыңлау культурасына бәйләргә була. Гадәттә, радиоалгыч көне буе эшләп, көндәлек тормыш фонына әйләнә. Шәһәрдә исә радионы күп очракта машинада барганда тыңлыйлар. Саннарга килгәндә, сораштырылучыларның 51,3 проценты «Болгар радиосы»н машинада тыңлый, ә 57,4 проценты исә аны музыкаль-күңел ачу фоны буларак куллана.

«Болгар радиосы»н тыңлауның иң «тәмле» вакыты иртәнге сәгатьләргә туры килә. Сорау алучыларның күбесе иртәнге тапшырулар арасыннан «Чәк-чәк шоу»­ны аерып чыгарган, Дилбәр Фәиз иң популяр алып баручы исемен алган.

«Болгар радиосы»ның әлеге уңышлары тапшыруларны татар телендә алып бару белән бәйле. Бу фикерне сораштырылучыларның 26,7 проценты җиткергән. Тыңлаучыларның 19,7 проценты, радионың эчтәлеге кызыклы, дигән.

Җитәкчелек, уңыш нигезендә эшне планлаштыру да ята, дигән фикердә.

- Иң элек музыка контентын үзгәртүгә зур игътибар бирелде. Яңа кызыклы, сыйфатлы тапшырулар булдырылды, күңел ачу чаралары, концертлар үткәрүдә дә зур эшләр башкарылды. Әлеге үзгәрешләрне уңай яктан билгеләгән тыңлаучыларыбызга рәхмәт сүзләрен ирештерәсе килә. Алга таба да халык ышанычын аклау, тагын да зуррак уңышларга ирешү, эшчәнлегебезне кызыклы итү өстендә эшләячәкбез, - диде «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директорының радио буенча урынбасары Илнур Фәйзрахманов.

Язма realnoevremya.ru сайты мәгълүматларына нигезләнеп әзерләнде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading