16+

«Сине сайлаганнар икән, димәк, син моңа лаек!»

«Яңалыклар алып баручының яхшы реакциясе, йокысы туйган булырга һәм эфирга чыкканда бернинди проблемасы да булмаска тиеш!» - ди Гөлүсә Исмәгыйлева.

«Сине сайлаганнар икән, димәк, син моңа лаек!»

«Яңалыклар алып баручының яхшы реакциясе, йокысы туйган булырга һәм эфирга чыкканда бернинди проблемасы да булмаска тиеш!» - ди Гөлүсә Исмәгыйлева.

Телевидениедә эшләүнең авырлыклары, уңай яклары һәм кызыклы мизгелләре турында күбрәк белер өчен, без «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Татарстан хәбәрләре» алып баручысы Гөлүсә ИСМӘГЫЙЛЕВА белән сөйләшергә булдык. Гөлүсә әңгәмәне Биектау районының Абсабаш авылында үткән балачагы турында сөйләп китүдән башлады:
- Гаиләдә 4 нче иркә бала булып тудым. Әти-әнием - умартачы. Алар эштән кайтуга, өйдәге барлык эшләрне дә башкарып куярга ярата идем. Бу - гадәттә, чишмәдән су ташып кую, өй җыештыру яисә ашарга пешереп кую. Ашарга пешерү, дигәндә, бер күңелле вакыйга искә төшә. Ул да булса, беренче тапкыр боламык ясау. Бәрәңгегә сөтне артык күп салып аны боздым дип куркып, кая яшереп түгәргә белми аптыраган идем. Аннан соң, боламык куерып киткәч кенә тынычландым, ялгышканымны аңладым. Шуны бүгенге көндә дә елмаеп искә алам.
Мәктәп елларыннан башлап ук, мин маҗараларга кызыктым. Кечкенә чагымда гимнастика белән шөгыльләнәсем, пианинода уйныйсым һәм төрле лагерьларда ял итәсем килә иде. Кызганыч, авыл кызлары бу хыялларымны аңлап бетермиләр иде.
Университетка кергәч кенә, үземне бөтенләй башка яктан ачтым дип әйтсәм була. Күп кенә хыяллар чынга аша башлады. Гомумән, уку еллары бик күңелле узды. Хорлар белән Ленинградка барган чаклар да булды. Үземне шул елларда җәннәттә сыман хис итә идем. Бүгенге көндә дә, университетта укыган чакларны сагынып искә алам.
Шуннан соң, мәктәптә укытучы булып эшләп алдым. Озакламый телевидениегә дә килеп эләктем. Менә шул чакта гына, мин дөньяга бөтенләй башка яктан карый башладым.
- Гөлүсә, үзегезне ничек итеп сыйфатлар идегез?
- Сүземне үлчәп, анализлап сөйләргә яратам. Кызганыч, элек уйлап бетерми әйтелгән сүзләр өчен авырлыклар кичергән чакларым булган иде. Шуңа күрә дә, дәшми калу күп очракта яхшырак булуын аңлыйм. Кешегә ачу тотмаска тырышам. Үпкәләтсәләр дә, шундук гафу итәм. Чөнки Аллаһы Тәгалә гафу иткәнне ярата. Аннары, үч сакларга безнең нинди хакыбыз бар?! Әлбәттә, бер авызың пешкән кеше белән аралашканда өреп кабу дигән нәрсә бар. Аңа инде бөтен эчеңне ярып салмаска өйрәндем. Гәрчә, үзем бик ачык кебек тоелсам да, соңгысы барыбер йөрәк түрендә кала. Анысын иң якыннарым - әнием, апам һәм дус кызым гына белә.
Кешеләргә юл куярга өйрәнә башладым. Үземнекен исбатлап, кешене аптырату матур сыйфат түгел икәнлеген хәзер генә аңлыйм, чөнки һәр кеше үзенчә хаклы булырга мөмкин бит. Гомумән, минем өчен иң мөһиме - үз-үзеңә хыянәт итмәү.
- Журналистикада беренче адымнарыгыз нәрсәдән башланды? Телевидениегә ничек килеп эләктегез?
- Мәктәптә укыганда ук язгалый идем инде. Бәйгеләрдә катнашып йөрдем.Университетта укыганда, 15 нче гимназиядә укыттым. Балалар белән эшләргә бик ярата идем, ләкин төрле планнар язу минем өчен түгел иде. Журналистикага «Әтнә таңы» газетасы аша килдем дип әйтсәм дә була. Декретка кадәр бу газетада эшләдем.
Улым Азатны балалар бакчасына биргәч, телевидениегә эләктем. Ә телевидениегә барырга миңа бертуган абыем киңәш итте, Илфат Фәйзрахманов белән таныштырды. Ярты ел штат булмады, хәбәрче булып 1 ел эшләдем. Конкурс игълан ителгәч, катнашырга киңәш иттеләр. Алып баручы булып эшләрмен дип ул чакта хәтта хыяллана да алмый идем. Конкурсны узгач, ничек алып барырмын инде, дип борчылдым. Шул вакытта Наилә апа Ногманова, Дания Гыйльманова, Рөстәм Нәбиуллин, Индус Сирматов, Илфат Фәйзрахманов һәм Эльмира Хамматовалар: «Сине сайлаганнар икән, димәк, син моңа лаек!» - дип, үз-үземә ышаныч бирделәр. Менә шулай итеп, мин телевидениедә үземнең карьерамны башлап җибәрдем дә инде.
- Гөлүсә, «Татарстан хәбәрләре» алып баручысы булып эшләүнең нинди уңай һәм тискәре яклары бар? Гомумән, яңалыклар алып баручының вазифасына нәрсәләр керә?
- Безнең тапшыруыбызның төп максаты, беренче чиратта, төгәл, тиз, оператив, объектив мәгълүмат җиткерү. Шулай ук, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышу. Үзеңнең эш нәтиҗәсен күрүе рәхәт. Кызганыч, түрәләр ишек төбен таптап, гаделлек таба алмаучылар шактый. Без берәр проблеманы яктыртырга килеп киткәч, еллар буе чишелмәгән мәсьәләләр хәл ителә бит. Димәк, файдабыз тия. Юллар да салалар, җылы да бирәләр. Ни кызганыч, халык бит боларга бездән башка да хокуклы, лаек.
Алып баручы эше миңа рәхәтлек китерә. 16 ел телевидениедә эшләү чорында, әле тәҗрибә туплаганчы, нинди хәлләр генә булмады! Яшь чакта төрле авырлыкларны җиңеп чыга алгач, хәзер бернәрсә дә куркыныч түгел. Ут та беткән, суфлер да очкан, операторсыз да чыккан чаклар булды. Бары эчке сиземләү белән генә шундый кыен очраклардан чыга идем.
- Сез телевидениедә күптәннән эшлисез! Барысын да ташлап, һөнәрне үзгәртү теләге туганы булмадымы?
- Телевидениедә 16 ел буе эшләвемә карамастан, журналистиканы ташлап, башка һөнәр белән шөгыльләнә башлау теләге туганы булмады. Бу эшемә бик рәхмәтлемен. Ул миңа бик күпне бирде, юлымда яхшы кешеләр белән очраштырды. Иң якын дусларымны нәкъ менә биредә таптым, без хәзер дә бергә. Ә бу - иң мөһиме! Гомумән, яраткан эшең булу - ул зур бәхет.
- Улыгыз Азатның да Сезнең юлыгыздан китүен, дөресрәге, журналист һөнәрен сайлавын теләр идегезме?
- Дөресен генә әйткәндә, теләр идем. Ул болай да иҗади кеше: музыка, җырлар, шигырьләр яза, зал тутырып үз иҗат кичәләрен уздыра. Студиясе бар. Хикәяләр дә иҗат итә. Үзенең китабы да чыкты. Моннан тыш, психология белән дә кызыксына. Карнеги буенча яшәргә тырыша. Моны укытучылары да сизә. Алардан улыма карата мактау сүзләре ишетүе бик рәхәт. Һөнәр сайлауга килгәндә, монысын ул үзе хәл итәчәк. Ләкин журналист булса, мин бик шат булыр идем!
- Кечкенәдән үк без хыялларга бирелеп яшибез. Үзебезнең киләчәк, аеруча киләчәк эшебез, нинди өлкәдә эшләвебезне, нинди вазифаны башкаруыбыз, гаиләбез һ.б. турында гел уйланып, хыялланып яшибез. Сез дә шулай ук хыяллангансыз дип беләм. Үзегезнең хыяллар чынга ашты дип әйтә аласызмы? Гомумән, шундый дәрәҗәгә ирешә алырсыз дип күз алдына китерә ала идегезме?
- Эшкә килгәндә, боларга ук ирешермен дип күз алдына да килмәде. Мин карьерист түгел. Ихластан әйтәм. Зуррак, дөресрәге, акчалырак урыннар тәкъдим иттеләр. Кызыкмыйм. Ә телевидениедә шуннан да югары баскычка менәргә теләмим. Хәтта продюсер булып эшләүдән дә куркам мин. Артык җаваплы. Алып барганда да төрле кыен хәлләрдән чыгарга өйрәнү өчен күп еллар кирәк булды. Алар кабатланмый, гел берәр нәрсә килеп чыга. Һәрчак реакция булырга тиеш. Йокың туйсын, эфирга чыкканда бернинди проблемаң булмасын!
- Гөлүсә, бүгенге көндә Сез, ТНВ каналында «Татарстан хәбәрләре» тапшыруының алып баручысы буларак, телевидениедә күптән түгел генә эшли башлаган яшь журналистларга нинди киңәшләр бирә алыр идегез?
- Минем үземә Илгизәр Хәйруллин шундый киңәш бирде: вакланмаска. Сюжет эшлим, дип, аннан күпкә югарырак нәрсәләрне аяк астына салып таптамагыз. Кеше булып калу һәркемгә кирәк, шул исәптән журналистка да. Шул вакытта гына Сезне хөрмәт итәрләр. Ә безнең каналны хөрмәт итәләр, беләләр хәзер. Чөнки чынлап та объектив картина күрәләр. Безнең тамашачы - гади авыл апа-абыйсыннан алып, милләтебезнең йөзек кашларына кадәр. Шуны тоеп эшләсәң, безне карарлар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading