16+

Соңгы телемен дә бүлешә

Артистка иң зур бәяне тамашачы бирә. Татарстанның атказанган артисты Люция ГАЛЛӘМОВАны халыкчан булганы өчен дә яраталар. Аның уенында бернинди ясалмалык юк. Әле беркөнне генә тинчуринлыларның телевидение фондында сакланган «Шикәрем син, балым син» дигән спектаклен (А.Гыйләҗев) күрсәттеләр. Анда Люция ут чәчеп торган Сәрвиназ ролен оста итеп башкаруы белән аерылып тора. Заманында...

Соңгы телемен дә бүлешә

Артистка иң зур бәяне тамашачы бирә. Татарстанның атказанган артисты Люция ГАЛЛӘМОВАны халыкчан булганы өчен дә яраталар. Аның уенында бернинди ясалмалык юк. Әле беркөнне генә тинчуринлыларның телевидение фондында сакланган «Шикәрем син, балым син» дигән спектаклен (А.Гыйләҗев) күрсәттеләр. Анда Люция ут чәчеп торган Сәрвиназ ролен оста итеп башкаруы белән аерылып тора. Заманында...

Тырышлык, туры сүзлелек кебек сыйфатлар балачактан ук аның канына сеңгән. Кечкенәдән мавыгучан булуы белән дә иптәшләреннән аерыла ул. Спорт белән шөгыльләнү дисеңме, машина йөртүме, бию түгәрәгенә йөрүме, рәсем ясаумы - аның шөгыльләрен санап бетерерлек түгел. Туры әйткән туганына ярамый дисәләр дә, кайвакыт ярап куя. Мәктәпне тәмамлап, авылда эшкә калдыру өчен документларын бирми маташкан мәктәп директорына да үз сүзен кистереп әйтә кыз. «Башта ферма тирәсенә асфальт салып, тирәсенә чәчәкләр утыртсыннар, аннары калырмын», - дигәннән соң, Люциянең аттестатын биреп җибәрәләр.
Артист тормыш юлында нинди генә киртәләр очрамасын, аларны җиңеп чыга белә. Көчле рухлы булырга ул 30 яшеннән бирле инвалид әтисе Заһит абый белән әнисе Сәүдәҗиһан ападан өйрәнгән. Алар җиде бала тәрбияләп үстергәннәр. «Миндә әнидәге үҗәтлек булса, бәлки, зуррак уңышларга ирешкән булыр идем», - ди Люция. Ул күрмәүчеләр студиясендә тавышлы китаплар яздыру белән дә шөгыльләнә. Анысына да юкка гына алынмаган. Унике ел буе якты дөньяны күрүдән мәхрүм булып яшәгән бабасының хәлен яхшы аңлаганлыктан ул.
Люция өйдә уңган хуҗабикә. Яшьтән сөешеп, утыз елдан соң гына кавышкан ире Исламны тәмле ризыклар белән сыйларга ярата. Люция Галләмова турында сәхнәдәшләре дә хөрмәт белән сөйли:
Исламия МӘХМҮТОВА, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты:
- Люция туры сүзле, үз эшенә таләпчән. Ул мин куйган дүрт спектакльдә дә уйный. Аны тырышлыгы өчен үзем сайлап алам. Нинди роль бирсәң дә, җиңеп чыга. «Сынган беләзек» спектаклендә озак еллардан бирле уйнады. Люция - яхшы иптәш тә, олыны олылый, кечене кече итә белә. Характерлы актер ул, үзенчәлекле эшли. Һәр нәрсәне җиренә җиткереп башкара. Аның белән бергә авыр юлларны да җиңел үтәбез. Мин аңа хөрмәт белән карыйм. Үзен яшьтән яраткан кешесе белән бергә озак яшәвен телим.
Ләлә МИҢНУЛЛИНА, Татарстанның халык артисты:
- Ул бик сәләтле, энергияле хатын-кыз. Люция һәрвакыт шат күңелле, беркайчан да авырлыкларга бирешми. Куйган максатына ирешә белә. Без аның белән «Ничек кияүгә чыгарга?» спектаклендә унбер ел бергә уйныйбыз.
Зөфәр ХАРИСОВ, Татарстанның халык артисты:
- Люция белән укырга кергәндә үк таныштык. Шуннан бирле без дуслар. Ул ярдәмчел, соңгы телемен дә бүлешергә мөмкин. Үзе булдыра алмаса, киңәшләре белән ярдәм итәргә тырыша.
Гөлчәчәк ХАФИЗОВА:
- Мин Люция апаның кәефсез чагын күргәнем юк. Ул, килеп чыгуга, сәхнәне тутыра, дәртләнеп уйный. Люция апа яшьләрне бик ярата.
Люция Галләмова шушы көннәрдә үзенең гомер бәйрәмен каршылый. 25 гыйнварда ул кабат Җиһан ролендә сәхнәгә чыга.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading