16+

Сәйдә кабат Казанга кайтты

Сәйдәне күргән саен, аның әбисе (әтисенең әнисе - укытучым Дания Гыйльметдин кызы искә төшә. Заманында үзенең нәфис сүз сөйләве, җырлавы белән бөтен Котлы-Бөкәш авыл халкын сәхнәдә үзенә каратып тота иде Дания апа. Аның озын толымнары, чибәрлеге дә Сәйдәгә күчкән диярсең.

Сәйдә кабат Казанга кайтты

Сәйдәне күргән саен, аның әбисе (әтисенең әнисе - укытучым Дания Гыйльметдин кызы искә төшә. Заманында үзенең нәфис сүз сөйләве, җырлавы белән бөтен Котлы-Бөкәш авыл халкын сәхнәдә үзенә каратып тота иде Дания апа. Аның озын толымнары, чибәрлеге дә Сәйдәгә күчкән диярсең.

Әгәр бүген үзе исән булса, оныгының уңышларына, кайчандыр үзе яратып җырлаган «Зәңгәр күлмәк» җырын башкаруына куанып туймас иде.
Моңны сатып та, кешедән тартып алып та булмый. Ул табигатьтән бирелгән бүләк. Казан тамашачысы Сәйдәне 4 яшеннән бирле сәхнәдә күрә башлады. 6 һәм 7 яшендә ул «Созвездие-Йолдызлык» лауреаты, «Татарстанның нәни гүзәле» булды. Гаиләләре белән Свердловск өлкәсенең Югары Пышма шәһәренә күченеп киткәч тә, Айрат Әнвәр улы кызын сәхнәдән аермый. Сәйдә музыка мәктәбенең фортепьяно классында да белем ала. 4 ел эчендә ул музыка һәм вокал буенча Россиядә һәм Татарстанда узган Халыкара бәйгеләрдә җиде-сигез мәртәбә лауреат булырга өлгерде. Быел ул «Татар моңы» кысаларында узган «Җырлы-моңлы балачак» дигән телевизион конкурста да катнашты. Аның нәтиҗәләре көз айларында билгеле булачак. Сәйдә Асылъяр, Габделфәт Сафин кебек җырчылар белән гастрольләргә йөрде.
Сәйдә 9 яшендә Югары Пышмада тәүге концертын биргән иде. Шушы кечкенә кызчыкның сәхнәне тота алуына башта аның әти-әнисе дә куркып калган. Һәрбер җырның сүзләрен онытмыйча, каушамыйча башкарып чыгарга кирәк бит. Залның ничек алкышлавын күрү дә аңа илһам өстәгәндер, күрәсең. Бу - Сәйдә өчен зур сынауларның берсе.
Баланың уңышлары аның әти-әнисенә дә бәйле. Зилә һәм Айрат Мөхәммәтҗановлар кызларының сәләтен үстерүгә зур көч куялар. Айрат әфәнде кызының җырларыннан торган дискын да чыгарган. С.Мөхәммәтҗанова башкарган халык җырларына кем генә битараф калыр икән. Ә халык җырларын башкаручылар беркайчан да югалмый.
Быел Сәйдә әнисе Зилә һәм энесе Алим белән Казанда яши башларга җыена. Әтисенең туган ягы Балык Бистәсе районында да аның белән горурланалар. Кыз киләчәктә дә шәһәребезнең моңлы сандугачы, милләтебез горурлыгы булыр дип ышанырга кирәк. Андыйларны энҗе бөртегедәй саклый белергә кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading