16+

Сынау

Тиз генә әйләнеп кайту нияте белән, Хантимер шәһәргә килгән. Кабаланып барганда, аны ике кеше туктаткан: - Гафу итегез, без телевидениедән, тапшыру әзерлибез, ярдәм итә алмассызмы? - дигән берсе. - Ашыгыч иде шул. Мин ни... булдыра алырмынмы? Авыл кешесе мин... - Бик әйбәт! Төшерүне тиз төгәллибез, - дип тынычландырган икенчесе. Телевизордан...

Сынау

Тиз генә әйләнеп кайту нияте белән, Хантимер шәһәргә килгән. Кабаланып барганда, аны ике кеше туктаткан: - Гафу итегез, без телевидениедән, тапшыру әзерлибез, ярдәм итә алмассызмы? - дигән берсе. - Ашыгыч иде шул. Мин ни... булдыра алырмынмы? Авыл кешесе мин... - Бик әйбәт! Төшерүне тиз төгәллибез, - дип тынычландырган икенчесе. Телевизордан...

Тиз генә әйләнеп кайту нияте белән, Хантимер шәһәргә килгән. Кабаланып барганда, аны ике кеше туктаткан:
- Гафу итегез, без телевидениедән, тапшыру әзерлибез, ярдәм итә алмассызмы? - дигән берсе.
- Ашыгыч иде шул. Мин ни... булдыра алырмынмы? Авыл кешесе мин...
- Бик әйбәт! Төшерүне тиз төгәллибез, - дип тынычландырган икенчесе.
Телевизордан үзен күрә алу өмете Хантимернең күңелен кытыклап куйган. Үзе генәмени! Әллә кемнәр, әллә кемнәр, хәтта авылдашлар да караячак бит.
- Мин нәрсә эшләргә тиеш соң? - дип кызыксынган ул «зәңгәр экран» кешеләреннән.
- Бернәрсә дә эшләмисез. Менә бу урыннан йөрәгегезне тотып, чирлегә сабышып барасыз да менә бу төшкә җиткәч егыласыз. Сезнең янга ярдәмгә килерләрме-юкмы - без шуны сыныйбыз, ягъни миһербанлылыкка сынау үткәрәбез, - дип төшендергән егетләр.
- Аңлашыла, - дигән Хантимер.
- Аңлашылса, шул: тыныгызны да чыгармый ятыгыз, нишләтсәләр дә, эндәшмәгез.
- Кесәгә керсәләр?
- Хафаланмагыз! Без янәшәдә булабыз. Кесәгезгә керәләр икән, бурны да фаш итәрбез, - дип батырланган телевидение вәкилләре.
Хантимер алар кушканча эшли. Күзләрен чат йомып ята. Аңа вакыт бик озак үткәндәй тоела. Кагылучы юк. Түзми, күзен ача. Ярамый, диләр. Егетләрнең якын торуларыннан тынычланып, күзләрен тагын йома...
Күпмедер яткач, кемдер килеп кулыннан тота. «Тамыр тибешен тикшерә», - дип уйлап куя Хантимер. Ул арада теге сәгатьне салдыра, күзне ачаргамы-юкмы дип икеләнеп торганда, акча янчыгын, бүреген дә ала...
- Күзегезне ачмагыз! - дисәләр дә, бөтенләй чишендереп бетерүләреннән шикләнеп, Хантимер күзләрен ача. Тик күпме генә караса да, теге егетләрнең берсен дә күрми...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading