16+

Тагын бер әдип китте

Каләм ияләре арасыннан тагын бер әдип китеп барды. Әхмәт Гадел әдәбиятта үз сүзе, үз кыйбласы булган шәхес иде. Ул Мамадыш районының Ак Чишмә авылында туа. Әтисе урман хуҗалыгында эшләгәнлектән, аларның гаиләсенә төрле төбәкләрдә яшәргә туры килә. Балык Бистәсе районының Котлы Бөкәш авылы мәктәбен тәмамлагангамы, ул якларны аеруча үз итте. Очрашуларга...

Каләм ияләре арасыннан тагын бер әдип китеп барды. Әхмәт Гадел әдәбиятта үз сүзе, үз кыйбласы булган шәхес иде. Ул Мамадыш районының Ак Чишмә авылында туа. Әтисе урман хуҗалыгында эшләгәнлектән, аларның гаиләсенә төрле төбәкләрдә яшәргә туры килә. Балык Бистәсе районының Котлы Бөкәш авылы мәктәбен тәмамлагангамы, ул якларны аеруча үз итте. Очрашуларга яратып, сагынып кайтты.
Мәктәптән соң ул урман хуҗалыгы техникумында белем ала. Соңрак Мәскәүдә М.Горький исемендәге әдәбият институтын тәмамлый. Язмыш аны кайларда гына йөртми. Әхмәт абый укытучы да, слесарь-монтажчы да, тәрҗемәче дә, газеталарда әдәби хезмәткәр дә булып эшли. «Шәһри Казан» газетасында әдәбият бүлеге мөхәррире булып эшләгән елларында һәр авторга, хезмәттәшенә карата киң күңелле, ярдәмчел була белде. Ул эчкерсез, гаиләсенә тугрылыклы зат иде.
Әхмәт Гадел - күп телләр белүе белән дә аерылып торган шәхес. Аның шактый шигырьләренә көйләр язылган. Үз әсәрләрен русчага тәрҗемә итеп башка халыкларны да иҗаты белән таныштыра алды ул. Аның «Поиск» дигән тәүге шигырьләр җыентыгы армия сафларында хезмәт иткәндә дөнья күрә. Ә.Гадел - дистәгә якын китап авторы. Ул гомеренең соңгы көннәренә хәтле иҗат итте. Авыл табигатен яраткангадыр, соңгы вакытта үзләренең Биектау районындагы йортында күләмле әсәр язу белән мәшгуль иде.
Мәрхүмнең җәсәде Балык Бистәсе районының Зур Мәшләк авылында әти-әнисе җирләнгән зиратта җирләнде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading