16+

«Талантлылар өчен безнең ишекләр ачык»

Заманында Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Фәрит Яруллин, София Гобәйдуллина, Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзаловалар белем алган музыка көллиятенә килеп керүгә, аларның исемнәре язылган диварга күз төшә. Һәр бүлмәдән төрле уен коралларының тавышлары яңгырый. Кем белә, бәлки алар арасында да әлеге күренекле шәхесләр кебек таныласы яшьләр бардыр. Бүгенге көндә уку йортында...

«Талантлылар өчен безнең ишекләр ачык»

Заманында Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Фәрит Яруллин, София Гобәйдуллина, Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзаловалар белем алган музыка көллиятенә килеп керүгә, аларның исемнәре язылган диварга күз төшә. Һәр бүлмәдән төрле уен коралларының тавышлары яңгырый. Кем белә, бәлки алар арасында да әлеге күренекле шәхесләр кебек таныласы яшьләр бардыр. Бүгенге көндә уку йортында...

- Айрат Әгъзамович, быел укуларын тәмамлаган укучыларыгыз кайларга юл тота? Укырга читтән килүчеләр Сезнең уку йорты турында кайдан мәгълүмат ала?
- Быел көллиятне 64 егет һәм кыз тәмамлый. Укырга 71 укучы алачакбыз. Яшьләребезнең 99 проценты консерваториягә укырга керергә уйлый. Көллияттән соң егетләрне армиягә алу турында да сүз бара. Безнең үз сайтыбыз бар. Читтә яшәүчеләр дә шуннан күп мәгълүмат ала. Аннары безнең уку йортында укытучы һәр укучы белән аерым шөгыльләнә. Яшьләр укыганда ук үзләрен сәхнәдә күбрәк күрсәтә ала. Концертларда аларны тамашачы таный башлый. Бездә күренекле музыкантлар укыта. Көллияттә фортепьяно белән кыллы уен кораллары мәктәбе көчле. Эрра Сәйфуллина, Резеда Сабитовская һәм Рәисә Молчанова кебек педагоглар үзләре генә дә ни тора. Укытучыларыбыз таләпчән. Алар сәләтле балаларны музыка мәктәпләреннән үк күзәтәләр. Безнең көллият каршында балаларга өстәмә белем бирү бүлеге (ягъни көллият каршындагы музыка мәктәбе) эшли. Сәләтле балаларны, чакырып, шунда укытабыз. Анда укыганнар турыдан-туры безгә керә.
- Сезнең көллиятне тәмамлап, башка шәһәрдәге уку йортларына укырга кергән студентлар белән аралашу бармы? Әле күптән түгел Сезнең укучыгыз булган, бүген Мәскәүдә яшәүче Венера Гыймадиевага В.Путин Дәүләт бүләге тапшырган иде.
- Безнең укучылар Санкт-Петербург һәм Мәскәү консерваторияләрендә укый. Алар еш кына Казанга кайтып, безгә үз программаларын тәкъдим итәләр. Без аларның уңышлары белән горурланабыз.
- Музыка көллиятендә ныклы белем алу кирәклеген укучыларның барысы да аңлыймы икән?
- Әлегә кемдер аңлап та җиткермидер. Үзем дә педагог булып эшләгән вакытта гына музыка училищесының нинди белем биргәнен аңладым.
- Читтән укырга килергә теләүчеләр күпме? Аларның музыкаль әзерлеге ничегрәк? Үзебезнең Казан балаларыннан аерылалармы?
- Сәләтле балалар бөтен җирдә дә бар. Әзерлекләре дә төрлечә. Чит өлкәләрдән килгәннәр, бик тырышса, 3-4 нче курста барысын да куып җитәләр. Үзен татар итеп таныган әти-әниләр балаларын безгә җибәрә. Үзләренең кайда укыганнарын аңлап җиткермәгәннәре белән саубуллашырга да туры килә.
- Музыка көллиятенең төп юнәлеше студентларга классик белем бирү булса да, укучыларыгыз эстрада сәхнәсендә дә танылу алалар. Соңгы вакытта нинди уңышлары белән куандыралар?
- Яшьләребез эстрада юнәлешендә дә төпле белем алып чыга. Бу уку елында укучылар 35 мәртәбә Россия һәм Татарстан күләмендә узган халыкара конкурсларда катнаштылар. Җырчылар әзерләү бүлеге бу өлкәдә бигрәк тә актив эшли. Шушы арада 3 нче курс студенты Илгиз Зәкиев Мәскәүдә Халыкара конкурста катнашып, беренче урынны алып кайтты. Шуның өстенә, әле төрле оешмаларда һәм үзебездә оештырылган 300дән артык концертта да катнаштылар.
- Көллияттә проблемалар да бардыр...
- Әйе, бездә тулай торак булмау сәбәпле, читтән килгәннәр фатирларда акча түләп яшиләр. Тагын бер проблема - уен коралларыбызның 94 проценты тузган. Аларны алыштыру өчен финанс мөмкинлекләребез юк. Безнең укучыларның һәркайсы иртәдән кичкә хәтле шөгыльләнергә гадәтләнгән. Аларны моңа беркем дә мәҗбүр итми.
- Инде яңадан укучылар кабул итәр чак җитте. Абитуриентлар белән нинди эш алып барасыз?
- Апрельдә үк «Ачык ишекләр» көне оештырган идек. Абитуриентларга консультацияләр үткәрәбез. Мәскәү университеты төзегән тестны кулланып, белемнәрен тикшереп карыйбыз. Аларга табигатьтән нәрсә бирелгәнен ачыклыйбыз. Бәлки ул яхшы математиктыр. Аннан соң үзләренә юнәлеш бирәбез.
Укырга керергә теләүчеләрдән документларны 18 июньнән кабул итә башлыйбыз. Талантлылар өчен безнең ишекләр һәрвакыт ачык.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading