16+

Таныш булыгыз!

Хөрмәтле укучы! Безнең редакция коллективы тагын бер талантлы каләм иясенә артты. Яңа Чишмә районының Акбүре авылы егете, безгә эшкә килгәнче, журналистикада шактый бай тәҗрибә тупларга өлгергән. Ул моңарчы Лениногорск каласында гомер итеп, «Чишмә» иҗат берләшмәсенә йөреп, әдәбиятчы буларак каләмен чарлый. «Татнефть» ААҖнең «Рухият» яңарыш фонды оештырган әдәби конкурста катнашып, аның...

Таныш булыгыз!

Хөрмәтле укучы! Безнең редакция коллективы тагын бер талантлы каләм иясенә артты. Яңа Чишмә районының Акбүре авылы егете, безгә эшкә килгәнче, журналистикада шактый бай тәҗрибә тупларга өлгергән. Ул моңарчы Лениногорск каласында гомер итеп, «Чишмә» иҗат берләшмәсенә йөреп, әдәбиятчы буларак каләмен чарлый. «Татнефть» ААҖнең «Рухият» яңарыш фонды оештырган әдәби конкурста катнашып, аның...

БИТЛЕКЛӘР
Тормыш - тоташ шамакайлар туе,
Яшәп булмый битлек кимичә.
Мәңге бетмәс Җирдә ошбу уен,
Соңгы адәм яшәп китмичә.
Тәкъдир шулай сыный микән әллә,
Кидереп карап төрле битлеген?
Берәү изге эшләр кылган мәлдә
Икенчесе кыла этлеген.
Яшәү рәхәт, төрле битлек киеп
Бу тормышта күпне отканда.
Ачылыр ул йөзләр, беркөн килеп
Битлекләрсез җавап тотканда.
Тормыш - мизгел, туйлар шаулап үтәр,
Бернәрсә дә түгел мәңгелек.
Җир йөзеннән шамакайлар китәр,
Битлекләрен салып иң элек...


ХӘРАМ, ДИЛӘР...
Җырлау - хәрам, диләр...
Моңын җуйса,
Татар милләт булып яшәрме?
Кем гөнаһсыз булыр? Манкортлармы,
Татарлардан калган рәшәме?

Хәрам, диләр...
Китек күңелләрне
Моңлы көйләр белән юаткач.
Хәләл кемгә калыр, милләтеңне
Моңың белән бергә югалткач?

Хат ташучы «һәлак булды...» дигән
Кайгы-хәбәр генә китергәч,
Гөнаһлымы толлар, яшь сабыйлар
Сагышланып гомер кичергәч?!

Ак әбиләр, «тәүфыйклы бул», диеп,
Бишекләргә салып көйләгәч,
Гөнаһ кемдә күбрәк, алар рухын
Рәнҗетерлек сүзләр сөйләгәч?

...Җырлау - хәрам, диләр.
Хактыр, бәлки,
Моңсыз хәзрәт шулай сөйләгәч.
Мин гөнаһлы, шигырь язганда да
«Дубыр-дубая»ны көйләгәч...


УЗЫП БАРЫШЫБЫЗ
Узып кына барышлый без монда,
Сыналучы булып йөрибез.
Кемдер сыкрый, кемгә бар да җиңел -
Насыйп булган йөкне сөйрибез.
Онытылып киткәлибез кайчак,
Бездә төсле Җирнең тоткасы.
Чыгармагыз истән - узгынчы без,
Кайту белән җавап тотасы...
Кузгалырбыз юлга. Һәркемнең дә
Шушы җирдә калыр табышы.
Берәүләрнең - савап, башкаларның
Гөнаһ җыеп китеп барышы...

БИЗӘКЛЕ МЕНДӘР
Почмагына кара мөһер суккан,
Төсе уңган юрган, мендәре, -
Хастаханә урын-җире сыман,
Гел бертөрле әле көннәрем.
Бу мендәргә башны кую белән
Шомлы уйлар били күңелне.
Гөнаһларым ярлыкавын сорап,
Бисмилласыз яттым түгелме?!
Төсе уңса - уңсын, аска йомшак,
Җылы булса - җиткән дидекме?
Юлыбыздан тайпылмаган булсак,
Без бу көнгә калыр идекме?!
Кичерә күр, Үзең, йә бер Хуҗам,
Минем кебекләре - йөз-меңнәр.
Төшләремә кереп кызыктыра
Ал бизәкләр чиккән ак мендәр...

ТИЗГӘ ГЕНӘ КИЛГӘН ИДЕМ...
Тизгә генә сиңа килгән идем,
Озаграк шул торып калынды.
Кыяр-кыймас баскан эзләремнән
Такыр сукмагым да салынды.
Шул сукмакны таптап йөри торгач,
Шатлык-көенече табылды.
Олы юлга аяк басар өчен,
Шактый гына әле чабылды.
Бәхет эзләп йөргән юлларымда
Сикәлтәләр очрап абындым.
Суларыңа салып суытсаң да,
Ялкыныңнан кабат кабындым.
Кабынсам да янып китәлмадым,
Салкыныңда синең туңмадым.
Бер көтмәгән җирдән бәхет таптым,
Ә кызыккан юлда уңмадым.
Бернәрсә дә синдә югалтмадым,
Тапканым да бик күп булмады.
Сиңа атап күпме җырлар яздым,
Күңел генә никтер тулмады.
Хыялымны чынбарлыгым белән
Бер казанга салып бутадым.
Син дә мине аңламадың кебек,
Мин үзем дә, ахры, буталдым...

ИКЕ ПАР КҮЗ БАРЫР ОЗАТЫП
Ул аларга нидер пышылдады,
Күкрәгенә кысып, юатып.
Бусагада, аңышмыйча карап,
Ике пар күз калды озатып…
Ә ул китте…Артка борылмады,
Күрсәтмәскә теләп күз яшен.
Күпсендеңме, язмыш, бәхетеңне,
Төштеме соң әллә рәнҗешең?..
Борылмады…Бәлки гомер буе
Шул үкенеч калыр күңелдә.
Күкрәгенә кысып яратырга
Очып кайтыр иде бүген дә…
Юллар бикле...Язмыш бураннары
Бәгырьләрен талый, канатып.
Гомер буе, китек җанны телеп,
Ике пар күз барыр озатып…

ТАШ БӘГЫРЬ
Акыл белән йөрәк тарткалаша,
Урталыкны табу авыр бик.
«Араны өз, оныт!» - дисә йөрәк,
Акыл дәшә: «Тукта, сабыр ит…»
...Сабыр иттең, онытмадың үзен,
Тик аралар гына өзелде.
Акыл белән йөрәк арасында
Килешүме әллә төзелде?
Кем булырга иде? Акылсызмы?
Диванага юктыр бер кадер.
Берәү акылыннан нинди файда,
Икенчесе булса таш бәгырь?!.

КҮПЕРЛӘРНЕ ЯНДЫРМА
Өметләрең әгәр акланмаса,
Түзеп торыр хәлең беткәндә,
Күперләрне яндырмачы, зинһар,
Кулың селтәп ташлап киткәндә.
Кайтыр өчен кирәк түгел алар,
Көтә микән анда берәрсе?
Сүнгән өмет, буш хыяллар өне -
Нигә кабат шунда керәсе?
Синең арттан, бәлки, башкалар да
Тартылырлар, тукта, калдырма.
Баткаклыктан котылсыннар, дисәң,
Күперләрне, зинһар, яндырма.

БУ ГӨНАҺЛЫ ҖИРДӘ НИ КАЛА?
Сабыр канатларың талганда да
Өметеңне өзмә, и, бала.
Сабыйларның керсез рухы сүнсә,
Бу гөнаһлы җирдә ни кала?!
Синең тавыш, чишмә чыңы төсле,
Күңелемә дәртле моң сала.
Сабыйларның шат авазы тынса,
Бу гөнаһлы җирдә ни кала?!
Көләч йөзләреңә төбәлгәндә
Йөрәгемнән сагыш югала.
Сабыйларның нурлы йөзе сулса,
Бу гөнаһлы җирдә ни кала?!
Тормышымның бөтен мәгънәсе дә
Син булуда гына, и, балам.
Сабыйларын югалтканнар өчен
Бу гөнаһлы җирдә ни кала?!

ТӘРӘЗЛӘРДӘ ЯКТЫ УТ ИДЕ
Бернәрсә дә монда үзгәрмәгән,
Тар урамнар, соры йортлары.
Таныш тәрәзләрдә чит пәрдәләр,
Тик караңгы, янмый утлары...
...«Яшим», - диеп, янып йөргән чакта,
Сизелмәгән урам тарлыгы.
Дәртең ташкан мәлдә соры йортның
Күрелмәгән хәтта барлыгы.
Хыялларым чынга ашмаса да,
Канатларым синдә сыналды.
Читләр белән уртак тел тапканда,
Якыннардан җаным кыйналды.
Бу урамда булды бәйрәме дә,
Җырлар суздык, дөнья гөрләтеп.
Киләчәккә якты өмет белән
Тормыш учакларын үрләтеп.
Уйламадык шушы учакларның
Шул урамда сүнеп каласын.
Бәйрәмдәшләр кайнар көл өстендә
Бии-бии хәлдән таясын.
...Күпме генә биеп-шатлансаң да,
Шул тар урам, соры йорт инде.
Ә элек бит...
Бу урамда бәйрәм,
Тәрәзләрдә якты ут иде...

ЮК...
Каләмемне бераз чарлыйм әле,
Бер мактаныйм, дигән ният юк.
Бүгенгесе бераз сикәлтәле,
Алдагысы көнгә өмет юк.
Бу тормышны бизәкләргә күмеп,
Алсу төскә буяр хәлем юк.
Солтан булу өчен олтан үбеп
Горурлыгым җуйган мәлем юк.
Шәүләсеннән куркып яшәгәннең
Күршесендә миңа урын юк.
Көчлеләргә мәдхияләр укып
Ертылганчы җырлар җырым юк.
Мин табынмыйм потка, җансыз ташка,
Кыйбла бутап йөргән чагым юк.
Атам-анам догасыннан башка
Ышыклатып йөртер сагым юк.
И, каләмем! Яз син хакыйкатьне,
Хәзинәмдә салпы салам юк.
Күңелләрдә уят дәрт, өметне -
Шайтан булып калыр хәлем юк!

ЯЛГЫЗ БҮРЕ
Кар өстендә ялгыз бүре эзе,
Шул тарафта микән табышы?
Ниләр көтә алда?
Бәлки аның
Бөтенләйгә китеп барышы?..
Ул югында этләр бәйрәм итә,
Чит аларга бүре сагышы.
Бу якларга ниләр китергән соң -
Язмышымы, бәлки ялгышы?..
Бүре горур. Ялгыз булса булыр,
Сатлык кардәшләрен үз итмәс.
Аны кеше, майлы калҗа биреп,
Үз кубызын уйнап биетмәс.
Кеше куркак, кеше - мәкерле,
Ул да этлек кылмый торалмый.
Бүре һәрчак бүре булып калыр,
Кеше генә кеше булалмый.
...Кар өстендә ялгыз бүре эзе,
Нәрсә өмет итеп барышы?
Кайда табыш, кайда югалтулар
Әзерләгән аңа язмышы?..

ШУЛАЙ ЯЗГАН БУЛГАЧ...
Мин китәрмен…
Шулай язган булгач…
Язның җәйне дәшкән көнендә.
Юеш мендәр булыр сиңа сердәш,
Ялгыз үткән шомлы төнеңдә.

Вакыт - дәва,
Онытырмын сине...
Үткәннәрне уйлап сагынмам.
Еллар узгач, синең алларыңа,
Сукырларча килеп табынмам.

Сагынырсың...
Син эзләрсең, бәлки...
Аек акыл белән уйласаң.
Тик бер кискән кире ябышырмы,
Язмыш белән шулай уйнасаң?..

ГАРМУН МОҢЫ
Их, шул дәртле гармун тавышлары
Җилкендерә инде күңелне.
Бер мин генә шулай моңланаммы,
Башкаларга әллә җиңелме?

И, гармуным, моңлы авазларың
Татлы сагыш бирә җаныма.
Алып кайтчы кабат яшьлегемдә
Күз сирпегән чибәр янына.

Яшьлегемә кире юллар юк шул,
Сагынудан башка ни кылыйм?
Чит моңнарны тыңлап көләм хәзер,
Ятлар җырын җырлап мин елыйм...

СЕРЛЕ ГӨЛ
Яшьлек язларында күрдем аны,
Яннарына килдем, түзмәдем.
Серле иде ул гөл...
Кызыксам да,
Үрелмәдем аңа, өзмәдем.

Язлар үтте...
Болын тулы чәчәк,
Сайлап ал да өз син үзләрен.
Ә мин, тиле, яз гөлләрен нигә
Эзләп йөрим икән көзләрен?

Беләм дә бит үзем яшьлегемнең
Офыкларга кереп батканын.
Тик аңламый күңел, серле гөлләр
Яз көнендә генә атканын.

Сагынам да кабат искә алам
Бергә булган якты көннәрне.
Көзләремә керәм, ә күңелем
Көтә һаман язгы гөлләрне...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading