16+

Тарихи-мәдәни мирас: йөзен саклап яңартырга

Соңгы арада Татарстанда тарихи-мәдәни мирас корылмаларын саклау һәм торгызу буенча күләмле эш башкарыла. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый урыннарны үзе карап чыкты. Җәяүле сәфәр барышында ул эшмәкәрләргә, шәһәр җитәкчелегенә йөкләмәләр дә бирә бара.

Тарихи-мәдәни мирас: йөзен саклап яңартырга

Соңгы арада Татарстанда тарихи-мәдәни мирас корылмаларын саклау һәм торгызу буенча күләмле эш башкарыла. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый урыннарны үзе карап чыкты. Җәяүле сәфәр барышында ул эшмәкәрләргә, шәһәр җитәкчелегенә йөкләмәләр дә бирә бара.

- Рөстәм Миңнеханов өч мәртәбә мәдәни мирас объектларын карап чыкты, - диде Президент ярдәмчесе Олеся Балтусова шул темага багышланган брифингта. - Мәдәни мирас һәйкәлләрен торгызу юнәлешендә эшләр уңышлы бара. Казан үзәгендәге дүрт музейны реставрацияләргә акча бүлеп бирелгән иде. Бүгенге көндә ул объектларда эш ахырына якынлаша. Ленин музеенда экспозиция өлеше әзер дияргә була. Иске татар бистәсендәге йортлар инде файдаланыла башлады. Анда туристлар өчен автобуслар оештыруны хәл итәсе бар.
Кайбер милек хуҗалары үз эшләрен ашыкмыйча гына башкаралар икән. Эшләнмичә куркыныч хәлдә калган корылмалар да бар әле. Шундыйлардан Федор Шаляпин яшәгән бинаны, Пушкин урамындагы 10 нчы йортны атарга мөмкин. Жуковский урамындагы 15 нче йортны да милекчеләр төзекләндерергә ашыкмыйлар. Заманында Максим Горький яшәгән әлеге йорт тимер коймалар белән уратылган. Карл Маркс урамындагы 56 нчы йорт та начар хәлдә. Заказчы объектларны тәгаенләү белән авырлыклар кичерә, шунлыктан проектларны төгәлли алмый. Объектларның билгеләнеше бүген актуаль проблема.
- Казан үзәгендә 26 бина сакланып калды. Элекке курчак театры булган бинадагы чиркәү Епархия карамагына тапшырылды. Анда православие динендәгеләр өчен гимназия дә булачак, - ди Олеся Балтусова.
Ике ел эчендә Казанда 96 мәдәни мирас объекты реставрацияләнгән, 285е тәртипкә китерелгән.
- Бүген Казанда гына түгел, республика күләмендә күп кенә объектларда эшләр дәвам иттерелә. «Мирас» программасы кысаларында сигез мәдәни мирас объектында эшләр алып барыла, - диде мәдәният министры урынбасары Светлана Персова. - Казан үзәгендәге дүрт музейны реставрацияләүгә акча бүлеп бирелде: бу Горький, Ленин, Боратынский, Толстой музейлары. Әлеге объектларда үзгәртеп кору эшләре азагына якынлаша. Ленин музеенда инде экспозиция ягы өлешчә әзер, калган объектларда экспозиция эшләре көтелә.
Бүгенге көндә «Мирас» программасы кысаларында мәдәни мирас объектында эшләр алып барыла. Мәдәният министрлыгы тарафыннан Тәтештә Молостовлар утары, Менделеевта Ушков йорты, Саба районының Сатыш авылындагы мәдрәсә, Ютазы районындагы Гобәйдулла мәдрәсәсе комплексы төзекләндерелергә тиеш. Шулай ук Казанның Галиев мәчете дә әлеге исемлеккә кертелгән. Казанда исә элекке Матбугат йорты озакламый файдалануга тапшырылачак. Аның беренче катында китап кибете булса, икенчесендә кунакханә урнашачак. Шулай ук анда төрле мәдәни чаралар үткәрергә дә мөмкин булыр. Черек күл буенда махсус бина төзелеп, анда Казанның төрле гасырдагы күренешләрен сурәтләгән макет урнаштыру күздә тотыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading