16+

“Татар моңы”нда гран-при алучы булмады (ФОТО)

Бу ялларда берничә көн татар халык җырлары дәрьясында гиздергән "Татар моңы - 2015" халыкара яшь башкаручылар телевизион бәйгесе тәмамланды.

“Татар моңы”нда гран-при алучы булмады (ФОТО)

Бу ялларда берничә көн татар халык җырлары дәрьясында гиздергән "Татар моңы - 2015" халыкара яшь башкаручылар телевизион бәйгесе тәмамланды.

Аның гала концерты якшәмбе көнне "Пирамида" күңел ачу үзәгендә узды. Быел катнашучылар арасында гран-прига лаек кеше табылмады.

Җиденче тапкыр оештырылган бәйге комозитор Салих Сәйдәшевның тууына 115 ел тулуга багышланган иде. Концерт программасы да композиторның әсәре белән башланып китте. Бәйгенең яшьләр арасында популярлыгы арта бара, быел 302 кеше катнашырга теләк белдергән.

Гадәттәгечә, бәйгенең беренче этабы төбәкләрдә яшь сәләтләрне эзләү һәм туплаудан башланып китте. Сайлап алу турлары Казаннан тыш Ташкент, Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Дүртөйле, Алабуга, Зәй шәһәрләрендә узды. Ләкин конкурсның географиясе аның белән генә чикләнмәде, катнашучылар арасында башка ил, өлкә-республикадан килүчеләр дә шактый.



Хөкемдарлардан кала, конкурс барышына "Яңа гасыр" каналы тамашачысы да, ошаткан җырчысына смс-тавыш биреп, йогынты ясый алды. Тамашачы мәхәббәтенә 16 яшьлек Башкортостан егете Илмир Исмәгыйлев лаек булды. Аның өчен 600 кеше тавыш биргән. Илмирның тумыштан күрми, ә моңы үзәкләрне өзәрлек. Сәхнәдә бергә җырлаган Арча егете Раил Бакиев белән алар икенче премия лауреатлары булды. Сәхнә артында конкурстан алган хис-кичерешләре белән уртаклашканда, Илмир: "Бер дә дулкынламадым, үземне тыныч тоттым", - дип җавап бирде. Җыр буенча тәҗрибәле мөгаллимнәрдән дәресләр дә ала икән үзе.



- 2008 елда музыка мәктәбенә укырга кердем. Ә җырлау - балачак хыялым. Әти-әниләрдән бигрәк үзем, җырлыйсым килә, өйрәтегез әле дип йөрдем. Җыр миңа шатлык бирә, татар җырларын башкарсам, күңелем тынычланып кала. Миңа тавыш биргән кешеләргә чиксез рәхмәтлемен. Тамашачы алга таба да татар моңын югары бәяләсен иде, - дигән теләктә калды Илмир.

Өч сәгать дәвамында сәхнәдән бертуктамый зәвыклы милли моң агылды. Монда фонограммага авыз ачып тамашачыны алдап булмый, һәр катнашучы Казан дәүләт концерваториясенең татар сәнгате факультеты каршында эшләүче "Татарика" камера оркестрына кушылып җырлады. Аерым гармун, баян, саксафон башкаруындагы татар милли көйләрен дә ишетеп буды.

Бәйгедә иң популяр булган "Ялгыз вокал" номинациясендә 70тән артык конкурсант үз көчен сынап карады. Тавыш мөмкинлекләрен татар халык җырларын аккапеллага башкарып күрсәтүчеләр дә шактый иде. Бу юнәлешне Башкортостан егете Илсур Сабитов та сайлаган. Сәхнә артында бераз каушый төшсә дә, тамашачы алдында сер бирмәде егет, беренчелекне алды.

Ерак араларны якын итеп Россиянең төньяк башкаласыннан килгән Ләйлә Джусойлова җыр дөньясында инде үз сукмагын булдырган кеше. Ул Санкт-Петербургның Мариин театры артисты. Тумышы белән Азнакай якларыннан булган кыз чит җирдә татар моңына сусавын әйтте.



- Минемчә, чыгышымны бик яраттылар. Мариин театрында татар җырларын башкарып булмый, ләкин күңел тарта. Әбием белән бабам да татар халык җырларын бик шәп башкара иде. Татар җырларының милизматикасы күңелемне кытыклый. Ләкин минем тавышым күбрәк романсларга бара. Рөстәм Яхинның романсларын яратып башкарам, - дип уртаклашты кыз.

Хәмдүнә апа Тимергалиева кайчандыр тиз җырларны һәркем дә башкара алмый дип әйткән иде, ә яшь конкурсант Айзилә Вахитова үзенең осталыгын нәкъ менә бу юнәлештә сынап карады. Ул Мәдәният министрлыгының "Өмет" премиясенә ия булды. Айзилә Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән берлектә чыгыш ясады. Сәхнәдәге кебек тормышта да ут кебек чәчрәп тора Айзилә. Конкурста өченче тапкыр катнашуы икән инде. Беренче елны финалга үтмәсә дә күңелен төшермәгән, быел конкурсның икенче премия лауреаты булды.

- Елдан-ел остара баруымны сизәм. Музыка мәктәбендә укытучым урыс телле иде, шуңа алдан татар җырларына игътибар аз булды. Салмак көйләрне башкару читен миңа, күбрәк такмаклар, шаян җырларны яратам, - ди Айзилә.

Айсаф Хазиевның да конкурста икенче тапкыр катнашуы. Быел ул казах егете Шахзот белән "Идел буе каеннары" җырын башкарды.

- "Татар моңы" яшьләр өчен үз сәләтен, көчен сынап карау мәйданчыгы. Безнең өчен кирәкле бәйге бу, - диде икенче урын алган егет.

Катнашучыларга Казанның 40 нчы лицее милли рухлы бүләкләр дә әзерләгән. Чигелгән сөлге, күн эшләнмәләре, түбәтәй, калфак кебек затлы күчтәнәчләр белән кайтып китте финалга чыгучылар. бәйгенең гомуми бүләк фонды 1 миллион сумны тәшкил итә. Беренче урын алучыга - 50, икенче урынга - 30, өченчегә - 20 мең сумлык акчалата премия бирделәр.

Конкурста катнашучыларга Салават Фәтхетдинов җитәкчелегендә җырчылар Фердинанд Сәләхов, Римма Ибраһимова, Резеда Шәрәфиева, Филүс Каһиров, баянчы Наил Сәгъдиев, дирижер Сәгыйть Хәбибуллин кергән жюри бәя бирде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading