16+

«Таттелеком»ның генераль директоры Лотфулла Шәфигуллинның әнисе: «Уңышларына көн дә сөенәм»

85 яшьлек Кафия апа Арча районының Симетбаш авылында яши. Гомере буе колхозда гади эшче булып эшләгән.

«Таттелеком»ның генераль директоры Лотфулла Шәфигуллинның әнисе: «Уңышларына көн дә сөенәм»

85 яшьлек Кафия апа Арча районының Симетбаш авылында яши. Гомере буе колхозда гади эшче булып эшләгән.

Ире Нурислам абый белән биш ул, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Балаларның барысы да югары белемле, дәрәҗәле урыннарда эшлиләр.
Кафия апаның соңгы араларда сәламәтлеге какшап тора, ул киленнәре Мәрзия, Гүзәлия тәрбиясендә. Читтәге балалары атна саен кайтып йөриләр.

Балаларының ярдәмчел, игелекле, тәрбияле булганнары белән горурлана ул. «Аларның уңышларына көн саен сөенәм», - ди. Лотфулла абыйның изгелекләре язып бетерерлек кенә түгел, туган ягы Симетбаш халкы да авылны торгызырга ярдәм иткәне өчен бик рәхмәтле аңа. Идрис абый - Татарстанның атказанган ветеринария табибы, Рәдифе - атказанган транспорт хезмәткәре, Айрат белән Тәбрис «Таттелеком» җәмгыятендә эшлиләр, Алсу - Кишет авылында ашханә мөдире.

Шәфигуллиннар гаиләсендә гореф-гадәтләргә, борынгы ядкәрләргә зур урын бирелә. Зур як бүлмә түрендә үк Кафия апа белән Нурислам абый портреты ясалган картина эленеп тора, күп кенә гаилә фотоларын туплаган биографик китап бар. Аны Лотфулла абый үзенең 60 яшьлек юбилее уңаеннан бастырган һәм барлык гаилә әгъзаларына тараткан. Шәҗәрәләрен дә ясатканнар.
- Әни оныкларның, балаларның һәрчак бергә булуларын, бер-берсе белән аралашып, ярдәмләшеп яшәүләрен тели, шуңа да ешрак очрашырга тырышабыз, бергә җыелганда, 25ләп булабыз, - ди Идрис абыйның хатыны Мәрзия апа.

Лотфулла Шәфигуллин:
- Әни әни инде ул... Гаилә тоткасы, сабырлык билгесе. Аннан да якын кеше юк, әни - иң кадерле кеше. Әниебез гомере буе кешеләрне рәнҗетмәскә, сабыр булырга, игелек кылырга өйрәтте. Үгет-нәсыйхәт сөйләп кенә түгел, эш-гамәлләре белән үрнәк булды ул безгә. Оныкларыбызга яхшы тәрбия бирергә ярдәм итте. Әниебезгә гомер буе рәхмәтлебез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading