16+

Театр әтисез калды

Сәнгать дөньясы кайгылы көннәр кичерә. Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты доценты Шамил Зиннур улы Закировның 66 яшендә кинәт гомере өзелде.

Театр әтисез калды

Сәнгать дөньясы кайгылы көннәр кичерә. Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты доценты Шамил Зиннур улы Закировның 66 яшендә кинәт гомере өзелде.

Ш.Закиров Чистай районының Нарат-Елга авылында туып үскән. Казан химия-технология институтын, Санкт-Петербургтагы мәдәният институтын тәмамлаганнан соң, ул төрле җитәкче урыннарда эшли. Шамил Зиннур улы 27 ел гомерен Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына багышлады. Артистларның һәм хезмәткәрләренең борчу-шатлыклары өчен көенә дә, сөенә дә белгән мәрхәмәтле җитәкче иде ул. Кем генә авырып китсә дә, һәркайсын хастаханәгә урнаштырып, хәлләрен белешеп торды. Соңгы сулышына хәтле аның күңеле яхшылыкта, игелек эшләүдә булды. Ял көнендә дә республика клиника хастаханәсенә барып, хезмәттәшенең хәлен белеп кайтырга өлгергән. Шул кичне үзен генә ашыгыч ярдәм машинасы хастаханәгә илтеп җиткерә алмый. Шамил Закиров коеп куйган җитәкче, театрның әтисе иде. Ул ялның нәрсә икәнен дә белмәде, көне-төне театрда булды, аның һавасыннан башка яши алмады. Артистларга, театрга багышлап китаплар чыгару дисеңме, «Нәүрүз» Халыкара театр фестивален оештыру, актерларның юбилей кичәләрен үткәрү - болар барысы да Шамил Зиннур улының тырышлыгы нәтиҗәсе. Аны актерлар да кешеләргә игелек эшләргә яратылган зат буларак искә ала. Шушы көннәрдә Шамил Закиров яшь артистларны фатирлы итеп сөендергән иде.

Равил Шәрәфиев, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты:
- Бу - безнең өчен көтелмәгән хәл. Шамил Зиннурович беркайчан да зарланмады. Бөтен кеше кайгысын кайгыртып йөрде. Мине үлемнән коткаручы ул. Моннан ундүрт ел элек үземне, мәҗбүр итеп, операциягә алып китте. Җитәкче буларак та аның кебек озак эшләгән директор булмады. Заманында Марсель Сәлимҗанов миннән: «Директор итеп кемне куйыйк икән?» - дип сораган иде. Шунда мин, уйлап та тормыйча, Шамил Закировны китерергә киңәш иттем, чөнки аның оештыру сәләтен белә идем. Ул театр тарихында калачак.

Ринат Таҗетдинов, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты:
- Спектакль уйнап чыккач, бу хәбәрне ишетеп, өнсез калдык. Фирдәвес Әхтәмованың өчесен үткәргәннән соң, без, Яшел Үзәнгә барып, спектакль уйнадык. Шунда Шамил Зиннуровичның соңгы тапкыр сәхнәгә чыгып сөйләве булган икән. Ул аңлатып бетерә алмаслык киң күңелле кеше иде. Беркайчан да үзе өчен яшәмәде. Аның гаиләсе дә, тормышы да театр булды. Ул һәр кешегә үз йөрәген бирә иде. Бу - безнең театр өчен зур югалту. Аның кебек директор башка булмастыр.
Театрда Шамил Зиннур улы белән хушлашырга бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелгән халык ташкынын күреп, язучы Рабит Батулла: «Шушы кадәр халыкны Салих Сәйдәшевне озатканда гына күргән идем», - дип гаҗәпләнүен белдерде. Чыннан да, мәрхүмнәрне соңгы юлга озатканда беркемне дә мәҗбүр итеп китереп булмый. Ул һәркемнең намус эше. Шамил Зиннур улын озатканда театрда алма төшәрлек тә урын юк иде. ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева: «Шамил Зиннурович белән мондый хәл булуы мөмкин түгел иде, чөнки ул үзе күпләрне үлемнән коткарды. Ул директор вазифасын кешеләргә ярдәм итүгә багышлады. Театр дөньясында аны белмәгән кеше юк. Мәскәүнең Кече театры гастрольләргә килгәч, СССРның халык артисты Юрий Соломинга шалтыратып, нинди проблемалары барлыгын белешкәч тә: «Сез нәрсә, без бит Шамил Закиров янында», - ди торган иде».

Фәрит Бикчәнтәев:
- Бүген бөтен ил елый. Бу хәбәрне ишетеп, бөтенебез тетрәндек. Театр ятим калды. Шамил Зиннуровичны театрга Аллаһы Тәгалә бүләк итте һәм алып та китте.

Туфан Миңнуллин:
- Шамил Зиннурович һәрвакыт режиссерлар белән эшли белде. Шушы сыйфаты аны абруйлы итеп күтәрде.

Әзһәр Шакиров:
- Мондый шәхесләр кабатланмый. Күпме кеше белән уртак тел тапкан, күпмесенә ярдәм иткән. Аның яхшылыгын вакыт узгач та аңларбыз, сагынып искә алырбыз.
ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Башкорт дәүләт драма театры директоры Хөрмәтулла Үтәшев та кайгы уртаклаштылар.
Шамил Закировның арабыздан китүе «Шәһри Казан» газетасы өчен дә зур югалту. Без дә аның туганнарының, коллективның кайгысын уртаклашабыз. Авыр туфрагы җиңел булсын.
Мәрхүмнең җәсәде Казанның Яңа Бистә зиратына җирләнде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading