16+

«Телевидение теле чуарлануга борчылам»

Татар телевидениесе дикторы Наилә Ногманованы белмәгән кеше юктыр. Әти-әниләребез аны бүген дә сагынып искә ала. Яшьтәшләремнең күңеленә исә ул «Мыраубатыр» спектакле аша кереп калды.

Татар телевидениесе дикторы Наилә Ногманованы белмәгән кеше юктыр. Әти-әниләребез аны бүген дә сагынып искә ала. Яшьтәшләремнең күңеленә исә ул «Мыраубатыр» спектакле аша кереп калды.

Наилә апа тугызынчы сыйныфта укыганда, Казан Татар дәүләт курчак театры артистларга конкурс игълан итә. Дистәләгән кеше арасыннан театрга сайланып, сигез ел гомере шунда үтә аның. Тормыш учагы да театрда кабынып китә, булачак тормыш иптәше Ринат абый да шул театрда эшләп йөри икән. Балачакта бергә уйнап үссәләр дә, язмыш аларны шушы сәнгать әхрамында гына кавыштырган.
...1975 елда Татарстан телевидениесе дикторларга конкурс игълан иткәч, Наилә апа кыяр-кыймас кына телевидение ишекләрен атлап керә. Конкурсны үтәр өчен дүрт шарт куела: катнашучының яше 30дан артмаска, сөйләме дөрес һәм әдәби булырга тиеш, югары белемле булу мәҗбүри һәм, әлбәттә инде, тышкы кыяфәткә игътибар ителә. Бу вакытта Наилә апага 32 яшь була, югары белеме дә юк. Институтка укырга керергә дигән шарт белән 1976 елның 27 февралендә аны эшкә алалар. Ә 3 мартта ул беренче тапкыр эфирга чыга. Шушы көннән аның тормышында катлаулы да, кызыклы да чор башлана.
Миллионлаган кешеләр каршына чыгып имтихан тоту бер дә җиңел булмый, билгеле. «Йөри торгач табаннар да шомара», - диләр. Беренче карашка авыр булып тоелган проблемалар тәҗрибә туплый барган саен юкка чыга. Наилә апа ничәмә еллар буе үз эшенә тугры калып, тамашачының яраткан дикторына әверелә. Халык аны зарыгып көтеп ала, һәрбер сүзен йотлыгып тыңлый. Озак еллар буена «Татарстан» тапшыруын («Хәбәрләр») алып барган диктор Наилә Ногманованы бүген дә яхшы хәтерлиләр.
- Шул программа минем җелекне суырды инде. Башка тапшырулар берәр сәгать барса да, алып баруы җиңелрәк. Ә шушы 20 минут минем өчен бик авыр үтә, мәгълүматны җиткереп бетерә алмам шикелле тоела иде, - дип искә ала Наилә ханым.
Ул вакытта бит әле хәзерге кебек суфлер да юк, текстны эфирга чыгып сөйләр өчен сүзен-сүзгә ятларга кирәк. Кайбер җөмләләрне төшереп калдырыр идең, эзлеклелек югала. Шулай бервакыт сәхнәдә сөйләячәк текст чыгыш ясарга бер көн кала гына әзер була. «Барлыгы 14 бит! Әйтүе генә ансат. Көне буе, кич буе ятладым, хәтта төнлә белән дә үз-үземә кабатлап ятам. Ирем түзмәде:
- Һаман нәрсә сөйләнәсең инде анда? Әйдә, йоклыйк, - диде, - дип, көлеп искә ала Наилә апа.
Озак еллар дәвамында информацион тапшырулар алып барырга туры килсә дә, алар аңа никтер «корырак» тоела. Күңеле күбрәк шигърияткә тартыла, әдәби тапшыруларны бик яратып алып бара.
- Миңа Илдар Юзеев белән дә туры эфирга чыгарга туры килде. Каршыбызда кечкенә генә журнал өстәле тора. Ул шулкадәр каты селкенә, хәтта кагылсаң, аягы да төшеп китәргә мөмкин. Илдар абыйны өстәлгә тотынмаска дип алдан ук кисәтеп куйдым. Ул бик эмоциональ кеше иде. Сорау биргәч, кулларын як-якка җилпеп, дәртләнеп сөйләп китте бу, өстәлгә китереп-китереп суга, ә өстәл дер-дер селкенә, таралып төшәр кебек. Турыдан-туры эфирда булгач туктатып та булмый. Шунда минем чәчләрем агара язган иде, - дип хатирәләрен яңарта диктор.
Хезмәтен бик яратып башкарса да, экранга чыгуын зарыгып көтеп алган тамашачысы булса да, үкенечле мизгелләр дә кичерергә туры килгән аңа. «Җомга көн кич белән» тапшыруларының даими кунагы Вафа хәзрәтне искә алганда, аның күзләре дымлана:
- Ул шулкадәр нурлы кеше, бөтенебезне авызына каратып тора иде. Атна саен вәгазьләр белән чыгыш ясады. Берсендә, тапшыру тәмамланырга санаулы минутлар калганда, хәзрәт, ымлап кына: «Миңа биш минут вакыт бирегез әле», - диде. Безгә ул вакыт бик күп тоелды, чөнки инде саубуллашырга вакыт. Әйтәсе сүзегезне икенче тапшыруда әйтеп бетерерсез, дидек. Икенче тапшыруга ул инде килә алмады, «Җомга көн кич белән» башланырга ике сәгать кала, үз акчасына төзеткән мәчетенә манара куйдырып, 10 минут үткәч, нәкъ җомга көнне хәзрәтебез җан бирде. Нәрсә әйтәсе килгән булды икән аның, дигән сорау әле дә күңелемне әрнетеп тора.
«Шигъри тәлгәшләр», «Без авылда яшибез», «Землянка», «Яшьләр иҗаты», «Синең биш еллыгың комсомол», «Әдәби шигърият циклы», «Яңа китаплар», «Патриот» - халыкның ихтирамын казанган диктор алып барган тапшыруларның бер өлеше генә әле бу.
Халык мәхәббәтен яулаган дикторның тәҗрибәсе Татарстан телевидениесенә бүген дә бик кирәк. 2000 елдан ул телевидениедә яшь журналистларга дөрес сөйләм дәресләре бирә башлады. Шулай ук Казан дәүләт университетының татар журналистикасы факультетында телевидение бүлегенә йөрүче студентларны укыта. Бу эшләргә алынуы да очраклы түгел. Ул телевидение теленең чуарлануы өчен бик борчыла. Эфирда яңгыраган хаталы сөйләмгә игътибар итә, бик тупас хаталар киткән очракта, шалтыратып аларны төзәтергә ашыга. Яшь алып баручыларга үзенең киңәшләрен дә бирә.
Хатын-кызның бәхете - гаиләдә, диләр. Килешәм, әлбәттә, шулайдыр. Наилә апа белән Ринат абый да әнә нинди матур гаилә корганнар, бүгенге көндә балалары, оныкларының уңышларына сөенеп яшиләр. Ә менә шулар өстенә үзеңнең яраткан эшең, инде экраннан китсәң дә, сине юксынып торган тугры тамашачың да булса, менә шулдыр инде ул тулы бәхет.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading