16+

Әти малае яки коры куык

Кайвакыт кычкырып елыйсылар килә. Чынлап! Була шундый вакытлар: эшлим дип ашкынып тотынасың, кемнәргәдер булышмакчы буласың, тау-ташлар күчерердәй булып гайрәтләнеп йөрисең... Һәм шулчак - гөрс-гөрс! - кемдер синең башыңа суга яки тәпи атлап кына китә башлаган эшеңә аяк чала, сиңа каршы башка яман гамәлләр кыла... Шаккатмалы хәл: ул кемдер дигәнең, гадәттә,...

Әти малае яки коры куык

Кайвакыт кычкырып елыйсылар килә. Чынлап! Була шундый вакытлар: эшлим дип ашкынып тотынасың, кемнәргәдер булышмакчы буласың, тау-ташлар күчерердәй булып гайрәтләнеп йөрисең... Һәм шулчак - гөрс-гөрс! - кемдер синең башыңа суга яки тәпи атлап кына китә башлаган эшеңә аяк чала, сиңа каршы башка яман гамәлләр кыла... Шаккатмалы хәл: ул кемдер дигәнең, гадәттә,...

Кайвакыт кычкырып елыйсылар килә. Чынлап! Була шундый вакытлар: эшлим дип ашкынып тотынасың, кемнәргәдер булышмакчы буласың, тау-ташлар күчерердәй булып гайрәтләнеп йөрисең... Һәм шулчак - гөрс-гөрс! - кемдер синең башыңа суга яки тәпи атлап кына китә башлаган эшеңә аяк чала, сиңа каршы башка яман гамәлләр кыла... Шаккатмалы хәл: ул кемдер дигәнең, гадәттә, син дус дип санап йөргән кеше булып чыга. Яисә берәү сиңа нидер вәгъдә итә, син аңа ышанып планнар корасың, үз чиратыңда син дә башкаларга вәгъдә биреп ташлыйсың... Һәм шулчак - тот капчыгың! - берәү дигәнебезнең вәгъдәсендә тормаганы ачыклана, шунда син ярык тагарак янында калганыңны аңлыйсың... Чарасызлыктан «И-их!» дип көрсенеп куясың, әтисез үскән балачагыңны каһәрләп аласың, абыйларым яки энеләрем булса, алар берәр төшемле урында утырса, миңа ярдәм иткән булырлар иде, мондый авыр хәлдә калдырмаслар иде, дип уйлыйсың... И-их, берәр зур урында эшли торган атам булса, ниләр генә майтармас идем икән, дип уйлаган чаклар да булмый түгел... Дөрес, дөньяда яхшы кешеләр дә бихисап. Кайвакыт, көтмәгәндә-уйламаганда, әллә кемнәр ярдәм кулы суза: синең үзең өчен түгел, киресенчә, башкалар өчен тырышканыңны күреп, хәлләреннән килгәнчә булышырга тырыша. Рәхмәт яусын ул мәрхәмәтле кешеләргә!
Туктале, мин нигә зарланып утырам соң әле? Яраткан эшем-шөгылем бар, эшләп тапкан акчам кредит түләргә җитеп бара, дигәндәй...
...Бер егет искә төште. Кәрим исемле. Утыз яшь бар инде үзенә. Заманында әтисе акча түләп укыткан иде аны. Алган белеме җитмәдеме, бүтән сәбәбе булдымы - үз һөнәре буенча эшләргә туры килмәде аңа. Хәер, бер-ике ай эшләп карады шикелле, ләкин, хезмәт хакы аз булуны сылтау итеп, ул эшен ташларга мәҗбүр булды. Хәзер әтисе белән бергә эшләп йөри (әтисенең үз бизнесы бар). Эшләп йөри, дип... Белүемчә, Кәрим эш кыра торганнардан түгел. Ә менә сөйли башласа... Авызыннан кошлар очыра инде! Ике бүлмәле фатирым бар, иномарка алдым, хәзер хатынга алам, ди. Аңа ышанган булып утырам. Машинасын да, фатирын да әтисе сатып алганын белеп-күреп тордым югыйсә.
Янә белеп торам: Кәримнең хатынына да (ягъни киленгә) машинаны әтисе алып бирәчәк. Чөнки... Чөнки әти кеше - акчалы. Улы бүтән җирдә эшли алмагач, әти кеше Кәримне үз янында тотарга мәҗбүр. Мин бу хакта да беләм.Үз янында киләп сарып йөргән өчен, хезмәт хакың, дигән булып, Кәримгә ай саен шактый акча тамызып тора эшмәкәр әти. Бу хәл күпмегә кадәр барыр - белмим. Ә егет шапырына: мин болай итәм дә тегеләй итәм, янәсе...
Мәктәптә укыган чакта ук язылган бер шигырем бар минем. «Миңлегата борчак ата» дип атала ул:
И мактана, и мактана Миңлегата,
Авызыннан берөзлексез борчак ата.
- Курыкмыйм, - ди Миңлегата, - бернидән дә -
Аюдан да, төлкедән дә, бүредән дә...
Кемдер әйтеп куйды аңа шулчагында:
- Янда, диген, һәрчак әти булса гына!..
Янда һәрчак әти (бай әти!) булса, безләр дә курыкмас иде анысы... Курыкмас идек, җир җимертеп эшләр... тфү лә... түшәмгә төкереп яшәр идек! Хәер, миңа калса, без алай яши алмас идек кебек. Безнең бит тәрбия бүтән. Безне бит «Бер кеше - бөтен кеше өчен, бөтен кеше - бер кеше өчен!» дигән шигарь белән тәрбияләп үстерделәр...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading