16+

Тинчурин музее ачылды

К.Тинчуринның 125 еллыгы уңаеннан, аның исемен йөрткән урамдагы бакчага таш куелды. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры җитәкчелеге 14 елдан соң кабат К.Тинчурин исемендәге фестиваль үткәрергә дигән карарга килде.

Шул ук көнне фәнни конференциядә профессор Гали Арсланов, драматург, директор урынбасары Рәдиф Сәгъди һәм яшь галимнәр чыгышы да тыңланды. Артист һәм драматургның тормыш юлы турында фильмнар күрсәтелде. Шул ук көнне театрда К.Тинчуринга багышланган музей ачылу да зур вакыйга. Анда әдипнең шәхси әйберләре, аның спектакльләрендә артистлар киеп уйнаган киемнәр урын алган. Бирегә килгән һәр тамашачы музей белән таныша алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading