16+

Тинчуринга музей кирәк

Быел күренекле драматург Кәрим Тинчуринның 125 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Шул уңайдан К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында сөйләшү узды. «Сентябрь аенда әлеге юбилей уңаеннан фестиваль үткәрү күздә тотыла. К.Тинчурин бакчасына бюст урнаштырырга ниятлибез. Әлегә музеен ачарга акча юк», - дип белдерде директор урынбасары Рәдиф Сәгъди. Профессор Фоат Галимуллин...

Быел күренекле драматург Кәрим Тинчуринның 125 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Шул уңайдан К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында сөйләшү узды. «Сентябрь аенда әлеге юбилей уңаеннан фестиваль үткәрү күздә тотыла. К.Тинчурин бакчасына бюст урнаштырырга ниятлибез. Әлегә музеен ачарга акча юк», - дип белдерде директор урынбасары Рәдиф Сәгъди. Профессор Фоат Галимуллин Башкортстанда Галимҗан Ибраһимовның юбилеен зурлап билгеләп үтүләрен әйтте. Уртак язмышлы бу шәхесләргә карата тиешле игътибар булуын тели ул. Халык язучысы Рабит Батулла исә үзендә К.Тинчуринның кулъязмасы, шәхси әйберләре булуын әйтте. Дөрес, аларның кайберләрен Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры музеена тапшырган. Р.Батулла К.Тинчуринның фотога төшерергә яратуын да әйтте. Аларның һәммәсен үз архивында саклый икән. Язучы гаиләсе озак еллар драматургның хатыны Заһидә апа белән аралашып яши. Аның сөйләгәннәрен Рабит абый китап итеп тә бастырып чыгарды. Ул К.Тинчуринга багышлап документаль фильм төшерергә кирәклеген дә әйтте. Заһидә апа үзенең архивын К.Тинчурин исемендәге театрга васыять иткән. Шуңа күрә Р.Батулла, аның музее да шушында булырга тиеш, дип саный.
К.Тинчуринның театрларда бүген дә әсәрләре гөрләп бара. Әнә шулар драматургны оныттырмый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading