16+

Тиздән яңа директор билгеле була

Җәйге ялларыннан соң Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары эшкә чыкты. «Сезне көтә-көтә арып беттек», - дип башлады үзенең сүзен баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев. Иң элек Татарстанның халык артисты Әнвәр Гобәйдуллинны тынлык белән искә алдылар. Сөйләшүне театр рәссамы Сергей Скомороховны «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелү белән...

Тиздән яңа директор билгеле була

Җәйге ялларыннан соң Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары эшкә чыкты. «Сезне көтә-көтә арып беттек», - дип башлады үзенең сүзен баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев. Иң элек Татарстанның халык артисты Әнвәр Гобәйдуллинны тынлык белән искә алдылар. Сөйләшүне театр рәссамы Сергей Скомороховны «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелү белән...

Җәйге ялларыннан соң Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары эшкә чыкты. «Сезне көтә-көтә арып беттек», - дип башлады үзенең сүзен баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев. Иң элек Татарстанның халык артисты Әнвәр Гобәйдуллинны тынлык белән искә алдылар.
Сөйләшүне театр рәссамы Сергей Скомороховны «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелү белән котлаудан башладылар. Фәрит Рәфкат улы «Мулла» спектакленә репетицияләр башлануын игълан итте. 22 августта «Люстра» спектаклен шәхси компаниягә төшертеп, интернет аша күрсәтү тәҗрибәсен кулланырга уйлыйлар. «Спектакльне матур итеп төшерергә кирәк. Телевидениедән аннан-моннан гына төшереп китәләр», - дип, үзенең канәгатьсезлеген дә белдереп алды режиссер. Август ахырларында Мәскәүдә М.Җәлилгә һәйкәл ачылачак. Камаллылар анда Т.Миңнуллинның «Дивана»сыннан бер өзек алып барырга ниятлиләр. Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре үткәрү дә каралган. 25 августта Туфан Миңнуллинның туган авылы Олы Мәрәтхуҗада аның «Гөргөри кияүләре»н урамда уйнау күздә тотыла. Шәһәр көне алдыннан елдагыча быел да 26-29 августта спектакльләр күрсәтү каралган. 27 сентябрьдә театр бинасы каршында «Театр, тамашачы, партнерлар» дигән бәйрәм уздырырга ниятлиләр. Быелгы сезон 28 сентябрьдә ачыла.
Октябрьдә коллектив «Хан кызы Турандык» спектаклен Пекин тамашачысына да күрсәтә алачак. Октябрь аенда Уфада Татарстан мәдәнияте көннәре үткәрү каралган. Анда «Зәңгәр шәл» спектакле уйналачак. Аннан соң гыйнвар аенда артистлар Мәскәүгә гастрольләргә китә.
Театр директоры вазифаларын башкаручы Илфир Якупов үзләрендәге кайбер яңалыклар һәм яңа килгән хезмәткәрләр белән таныштырды. Быел коллективка Фәннүр Мөхәммәтҗанов дигән яшь артист кушыла.
Сөйләшүдә мәдәният министры Айрат Сибагатуллин да катнашты. «Мин монда утырганда да артист эшенең авырлыгын аңладым. Сезне халык ярата. Шул ярату кимемәсен. Тиздән яңа директор билгеләү мәсьәләсе дә сезнең файдага хәл ителәчәк», - дип белдерде ул.
Билгеле инде, артистларны хезмәт хакының түбән булуы да борчый. Әмма министрга бу хакта бирелгән сорау әлегә җавапсыз калды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading