16+

Тукай, Әлмиев, Арсланов - аларны язлар китергән һәм язлар алып та киткән

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең «Илһамият» клубы быелгы сезонда соңгы мәртәбә җыелды. Бу юлы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге мәчеттә Габдулла Тукай, Усман Әлмиев, Айрат Арсланов кебек күренекле шәхесләр рухына Коръән укыттылар. Аларның өчесен берләштерү очраклы түгел. Бу дөньяга аларны язлар китергән һәм язлар алып та киткән. - Өлкән артистларыбызны очраштыру...

Тукай, Әлмиев, Арсланов - аларны язлар китергән һәм язлар алып та киткән

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең «Илһамият» клубы быелгы сезонда соңгы мәртәбә җыелды. Бу юлы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге мәчеттә Габдулла Тукай, Усман Әлмиев, Айрат Арсланов кебек күренекле шәхесләр рухына Коръән укыттылар. Аларның өчесен берләштерү очраклы түгел. Бу дөньяга аларны язлар китергән һәм язлар алып та киткән. - Өлкән артистларыбызны очраштыру...

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең «Илһамият» клубы быелгы сезонда соңгы мәртәбә җыелды. Бу юлы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге мәчеттә Габдулла Тукай, Усман Әлмиев, Айрат Арсланов кебек күренекле шәхесләр рухына Коръән укыттылар. Аларның өчесен берләштерү очраклы түгел. Бу дөньяга аларны язлар китергән һәм язлар алып та киткән.
- Өлкән артистларыбызны очраштыру күптәнге хыял иде. Сез һәрберегез тырыш, җәмгыятьтә үз урыныгызны алган кешеләр. Сез - татар халкының горурлыгы. Безгә «Илһамият» клубын оештырып эшләтеп җибәрү насыйп булды. Өлкә артистларыбыз катнашында 21 апрельдә узган концерттан соң тамашачылар безгә рәхмәтләр әйтеп шалтыраттылар. Без «Илһамият» клубы белән районнарга йөрибез. Әлеге клуб бер-беребезне барлап яши торган бер чара булыр, - диде филармония директоры Кадим Нуруллин.
Президент Аппараты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды җитәкчесе Нурия Һашимова филармония җитәкчеләренә рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Заманында Усман Әлмиев һәм Айрат Арсланов белән бергә эшләгән җырчылар алар турында истәлекләрне искә төшерде.
Равил Шәрәфиев, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты:
- Мин ул шәхесләрнең икесен дә бик хөрмәт итә идем. Алар турында истәлекләр дә күп. Без Мәскәүдә укыганда, Усман абый концертлар белән килгән иде. Аның концертлары аншлаг белән барды. Микрофон белән җырларга кушкач та микрофонсыз гына җырлады ул. Аның белән Санкт-Петербург шәһәренә барырга туры килде. Ул безне анда чит ил кешеләре генә яши торган кунакханәдә яшәтте.
Зөһрә Сәхабиева, Татарстанның халык артисты:
- Усман абый изге күңелле, күркәм холыклы кеше иде. Ул минем күңелемдә якты кеше булып калды. Татар җырларын профессиональ дәрәҗәдә башкаручыларның берсе иде. Айрат абый белән дә гастрольләрдә бергә йөрдек. Алар икесе дә олысы-кечесе белән яхшы мөгамәләдә булдылар.
Гөлзадә Сафиуллина, Татарстанның халык артисты:
- Без Усман абый белән Урта Азия республикаларын гизеп чыктык. Ул миңа беренче сәхнә күлмәгенә материалны сайлап алып биргән иде. Шул күлмәгемне бүген дә Усман абый истәлеге итеп саклыйм. Искиткеч кешелекле, зәвыклы шәхес булды ул. Айрат абый белән моннан 20 ел элек Җиңүнең 50 еллыгына багышланган концертта катнашкан идек, Гадел Кутуйның «Сагыну» нәсере белән «Гармун кирәк» дигән шигырь сөйләгән иде.
Хатирәләр күп булды мәҗлестә. Зөһрә Сәхабиева, Искәндәр Биктаһиров, Гөлзадә Сафиуллина һәм башкалар мөнәҗәтләрен татар халкының күренекле өч улына багышлады. Ветераннар исә, үз араларыннан киткән артистларны онытмаганнары өчен, оештыручыларга рәхмәтләрен әйтеп таралышты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading