16+

Тумаган тайның билен сындырмагыз

Айгөл Нәбиуллинаны бик күпләр Казан шәһәр филармониясе директоры буларак белә иде. Моннан тыш ул мәҗлесләр, концертлар алып баручы буларак та танылган тел остасы. Бүгенгесе көндә исә Айгөл филармониядән китеп, күптән түгел генә ачылган «Мәйдан» татар музыкаль телеканалының баш мөхәррире булып эшли башлады. Аның янына кунакка баруның сере дә шуңа барып...

Тумаган тайның билен сындырмагыз

Айгөл Нәбиуллинаны бик күпләр Казан шәһәр филармониясе директоры буларак белә иде. Моннан тыш ул мәҗлесләр, концертлар алып баручы буларак та танылган тел остасы. Бүгенгесе көндә исә Айгөл филармониядән китеп, күптән түгел генә ачылган «Мәйдан» татар музыкаль телеканалының баш мөхәррире булып эшли башлады. Аның янына кунакка баруның сере дә шуңа барып...

- Айгөл, бездә тумас борын тәнкыйть яудыру гадәти күренеш инде ул. «Мәйдан» каналын караучылар да, җырлары бик аз, һәрдаим кабатлап тора, дип зарлана.
- Безнең телекомпания әлегә бик яшь, архив та кечкенә. Август ахырында гына ачылган, декабрьдә генә ТВТ челтәренә кушылган телеканал өчен ул гадәти күренеш дисәм дә буладыр. Әйе, алты сәгатьтән соң сетка кабат әйләнә башлый, шуңа кабатлау килеп чыга. Әмма озакламый 8 сәгатьлеккә күчәрбез, дип торабыз - кабатлау артык сизелмәс.
- Җырчылар азлыгы, күз күрмәгән, колак ишетмәгән исемнәрнең яңгыравының сәбәбе нидә? Һәр исемле җырчыдан берәр генә DVD диск алсалар да инде, дип куясың...
- Әзер DVDны куйдың да җибәрдең түгел, диск форматын безнекенә туры китереп эшләргә кирәк. Бездә аның белән әлегә ике генә егет шөгыльләнә - шуңа «байлыгыбыз» 1000 җырчы гына. Аларның һәрберсен кире эшләргә, җырчы белән килешү төзергә, номер куеп чыгарырга кирәк. Ишетелмәгән җырчылар Уфаның «Туган тел» телевидениесеннән алынган әзер материал «күчтәнәче». Гел үзебезнекен генә караганчы, яңа җырчыларны күрү күпкә кызыграк та әле. Шулай ук «Барс Медиа» җырчылары юк, алар белән хезмәттәшлек итмибез. Җырчыларның бик бирәсе килсә дә, җырга хокуклары булмау сәбәпле, әлеге җырлар безгә килеп керә алмый. Яңа җырлар өчен үзебезгә яңа концертлар эшләргә кирәк.
- «Татарча Муз ТВ» - «Мәйдан» кем тырышлыгы белән туды?
- «Кияү балакай» дигән комедия төшереп караганнан соң, Дамир Дәүләтшин һәм Эдуард Үтәгәнов хыялы белән чынга ашкан телеканал ул.
- Нинди фикерләр ишетәсез соң?
- «Мәйдан»ның төп максаты - халыкны күңел ачу тапшырулары һәм җыр-моң белән сөендерү. Халык карый, ярата. Тәкъдимнәр, тәнкыйть белән шалтыратулар да күп. Хәзергесе көндә «Чын күңелдән», «Һава торышы», «Мәзәкләр» кебек тапшыруларыбыз бар, хит-парад әзерләп ятабыз. Башка планнарыбыз да бар. Әлбәттә, төшерү сыйфаты җитенкерәми, китергән видео-язмаларның барысы да яхшы сыйфатлы түгел, сәнгать бизәлеше ягыннан аксый. Тора-бара клипларыбыз күбәеп, энә күзеннән генә үткәреп сайлап утырырбыз әле дип уйлыйм. Тумаган тайның билен сындырырга гына кирәкми.
- Озак еллар Казан шәһәре филармониясен җитәкләгән кешегә буй җитмәслек авырлыклар юктыр инде ул.
- «Казан» милли мәдәният үзәгенә эшкә урнашып, анда 4 ел эшләгәч, мине Казан шәһәр филармониясенә директор итеп куйдылар. Алты елга якын анда эшләдем. Кул астында 180ләп кеше, оештыру эшләре күп иде. Чит төбәкләргә, Рәсәй шәһәрләренә күп йөрдек, Сабан туйларын уздыра идек. Филармониягә, аның җитәкчесе Ринат Закировка зур рәхмәтле мин - анда эшләргә өйрәндем, чит җирләр күрдем. Хәзер дә әлеге ритмнан төшеп калдым дип әйтә алмыйм - тапшырулар әзерләү, сетка җыю минем эш вазифама керә. Күңелемә ятышлы урынны алай да телевидениедә таптым. Монда үземне иркенрәк хис итәм, иҗат итәргә, ачылып китәргә мөмкинлекләр күбрәк.
- Кызу ритмда эшләгән хатын-кызга гаиләне дә җылыдан мәхрүм итмәү кирәк бит әле.
- Гомер буе эшләгәч, мин кызу эш ритмына күнеккән. Гаиләңдә җылы булмаса, тормышның яме китәр иде. Гаиләсез дә, эшсез дә яши алмыйм. Бүген олы улым Альфредка - 17 яшь, кызым Әминәгә 4 яшь тула. Ирем Илдар хәрби хезмәткәр, ул минем эшемне аңлап кабул итте.
- Балаларыгызның яшь аермасы зур булуга да иҗат гаеплеме?
- Авырлыклар күп булды инде ул. Мин беренче иремнән яшь бала белән калдым... Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының актерлык факультетына, Шамил Бариев курсына укырга кергән идем. Остазым дөнья кую да зур тәэсир итте - укудан күңел суынды. Икенче курстан соң кияүгә чыгып, Чаллыга китүемнең бер сәбәбе дә, бәлки, шулдыр. Бала кечкенә иде әле, ирем юкка чыкты, ярты елдан соң үле гәүдәсен таптылар... Мин, торыр җир булмагач, авылга кайттым. Сыер саудым, аннан Казанга йөреп, идән юдым. Култык астына бала кыстырып, ялына-ялына кире укуыма кайттым. Институтны тәмамлагач, Арчада ике ел мәдәният йортында эшләп алдым. Аннан гына Казан тормышы башланды. Үз тырышлыгым, эшкә хирыслыгым аркасында гына күтәрелдем. Хәзер инде, Аллага шөкер. Тормышым түгәрәкләнде, кабат гаилә кордым. Бүгенге көнем сөенеп туймаслык. Әле менә өй җиткерергә җыенып йөрибез. Авылда үскәнлек үзенекен итә - җирдә дә эшлисем килә.
- Шул арада әни буларак балалар үстерүнең тәмен дә татып калырга кирәк.
- Улымның ничек үскәнен күрми дә калганмын. Иҗатның начар ягы шул инде ул - беренче балага игътибар җитеп бетмәде. Ул вакытта эшләмичә тормышны алып барып булмый иде шул. Альфред минем белән үсте дисәм дә була. Икенчесен - Әминәмне исә әни булу тәмен тоеп, тәмләп үстерәм. Назлы да, кырыс та әни мин.
- Тормышта үзеңне яраттырыр өчен нишләргә кирәк, Айгөл?
- Тормышка мәхәббәтне югалтмаска, шөкер итә белү, сабыр, тырыш, җаваплы булу кирәк. 37 яшемне генә тутырсам да, миңа тормышта бер нәрсә дә җиңел бирелмәде. Ходай Тәгаләгә рәхмәт, ул ташламады. Бүгенге тормышыма күз тимәсен, Ходай күпсенмәсен, дип яшим. Ул ташламаса, тагын бер бәби дә алып кайтырбыз әле...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading