16+

Ун балага ана, сөекле хатын, югары белемле белгеч – боларга ничек ирешергә?

- Мин булачак хатынымны унике яшеннән үк күз-колак булып үстердем, - диде Арча районының Яңа Кенәр авылының имам хатибы Ирек хәзрәт Галиев.

Ун балага ана, сөекле хатын, югары белемле белгеч – боларга ничек ирешергә?

- Мин булачак хатынымны унике яшеннән үк күз-колак булып үстердем, - диде Арча районының Яңа Кенәр авылының имам хатибы Ирек хәзрәт Галиев.

- Яшь вакытта күз бөтен чибәр кызларга да төшә, әмма күңелеңә якыны бер генә була, аның үзеңнеке буласын бөтен йөрәгең белән сизәсең. Минем белән дә шулай булды. Армиягә киткәнче үк күз төшергән идем мин Минзиләгә. Армиядән отпускага кайткач, күрәм: ул инде бөтенләй чибәрләнеп үсеп киткән. Мин әйләнеп кайт­канчы, башкалар күз атмаса ярар иде, дип уйладым. Армиядән кайтканда, аңа уналты яшь тулган иде. Мин аңардан биш яшькә олырак. Ике елдан өйләнештек. 90 нчы еллар иде ул, дөнья буталган чор. Чоры үзгәрде, дөньяга карашлар үзгәрде. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр үзгәрде. Мин бер чиктән икенчесенә бәргәләнәм, күңелем белән нәрсәдер эзләнәм, таба алмыйм. Күп кенә хаталар эшләнде, ялгыштым, абындым. Шуннан соң, газетада очраклы гына, мәдрәсә ачыла дигән игълан күреп, Казанга чыгып киттем. Бер атнадан, намаз укырга өйрәнеп, авылга кайттым. Шуннан бирле имам вазифасын башкарам. Хатыным мине аңлады, нишләп йөрисең дип бәйләнмәде, терәгем булды. Тиздән ул да намазга басты. Шөкер, балалар үстереп, матур итеп яшәп ятабыз. Гаиләбез ишле - ун бала үстерәбез...

Аннан, нигә монда торабыз, әйдәгез, барысын да күреп китәрсез дип, үзләренә кунакка да дәште. Яшермим, бер күрүдә үзенә гомерлеккә гашыйк иткән Минзилә ханымны күрәсе килү теләге көчле иде.

Минзилә белән дә без матур гаилә кору серләре турындагы әңгәмәне дәвам иттек.
- Безнең чорда егетнең машинасы, эше бармы дигән сорау юк иде. Иң мөһиме - ул эчмиме? Иреккә кияүгә чыкканда, аның тәртипле булуына игътибар иттем. Әнием дә, атасына караганда, баласы тәрбияле булырга тиеш, дип, аңа кияүгә чыгарга ризалык бирде. Гаилә корып яши башлаганда, Ирек намазда түгел иде. Аның дингә килүен хупладым, чөнки соңыннан аңладым: бу мин кызыккан тормыш икән бит.

Сүзгә Ирек хәзрәт тә кушыла:
- Хатын-кыз күңеле белән шундый тормышны тели, әмма ул аны исламча яшәү рәвеше икәнен генә аңлап бетерә алмый.
Галиевләрдән балалар тәрбияләү турында да сорашам.
- Олырак балалар мәктәптән кайтып керәләр дә, өс киемнәрен салып та тормыйча, көндәлекләрен күрсәтә иде. Дәресләрен дә әзерләштек. Аларга игътибар зуррак булды. Хәзер уртанчыларына таләпләр алай ук түгел, алар күбесенчә абый-апалары белән киңәшләшә. Дәрес әзерләү булсынмы, башка эшләрме - алар өчен абый-апалары үрнәк.

Гаиләдә яше җиткән бөтен бала да намаз укый, уразасын тота.
- Дин буенча, намазны җиде яшьтән өйрәтә башларга кирәк. Ун яшендә инде мәҗбүри куела. Балаларны мәҗбүриләргә туры килмәде, намазга әзер икәнлекләрен сизеп алгач та өйрәттек. Ураза аенда бездә бик күңелле була. Рамазан тәмамлангач, балалар да моңсуланып кала, ураза тотмаучы бәләкәйләре дә, их, ураза бетте шул, дип куя, - ди Минзилә.
Галиевләрнең иң олы уллары - 24 яшьлек Ибраһим инде өйләнергә дә өлгергән, улына тиздән өч яшь тула. Ул Казанда инженер булып эшли, улы белән хатыны исә авылда төп йортта яши.
- Рузилә дә үз кызыбыз кебек. Улым да, аны алып кайткач, әни, мин сиңа килен түгел, тагын бер кыз алып кайттым, диде. Ибраһим белән Рузилә бер сыйныфта укыдылар, киленебез - күрше авыл кызы. Тагын ике улыбыз Мөхәммәт белән Искәндәр Казанда энерготехникумда укыйлар, кызыбыз Зөләйха КХТИда белем ала. Зөбәйдә, Зәйнәп, Исмәгыйль, Мәрьям мәктәптә укый. Фатыйма балалар бакчасына йөри, ә Әминә әлегә өйдә. Балалар үстерә-үстерә, үзем дә укыдым. 18 яшемдә кияүгә чыктым. Читтән торып башта педколледжда, аннары пединститутта укыдым. Яңарак кына дефектолог белгечлегенә укып, имтиханнар тапшырып кайттым. 18 яшемнән бирле Кенәрдәге авыру балалар өчен ачылган интернатта тәрбияче булып эшлим. Төпчек кызымны тапкач та өч айдан эшкә чыктым. Ярый әле әниләр бар, алар безнең төп терәгебез, - ди Минзилә.

Галиевләр белән бергә Ирекнең әнисе дә яши. Минзиләнең дә әнисе гел кереп, булышып йөри ди. Бабайлары исән чакта, алар да булышып торган.
- Ял көннәрендә уналты кеше булабыз. Бәйрәмнәрдә егермедән дә артабыз. Күршедә генә бертуган сеңлем яши, ул да биш бала үстерә, - ди Ирек. - Күпләр икенче бала алып кайтырга да авырсына. Ничек туендырам инде, ди. Туендыручы бит ул Аллаһ, бала дөньяга үз ризыгы белән килә. Ризыгы зур булып, ул әле ата-анасын да туендыра. Коръәндә дә «Мохтаҗлыктан куркып үтермәгез балаларыгызны, аларны Аллаһ туендыра, алар белән бергә сезне дә туендыра» диелә. Бала ул беркайчан да артык булмый. Бала ул - Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading