16+

Ундүрт яшендә артист булган егет

Курчак театры артистлары, беренчедән, балаларга шатлык өләшсә, икенчедән, алар башка театрлар өчен тамашачы да әзерли. Бу театрда бары тик балаларны яраткан артист кына эшли ала. Алар үзләренең самими булулары белән һәрвакыт балачак илендә калалар сыман тоела. Әнә шундый актерларның берсе - Дилүс Хуҗиәхмәтов.

Ундүрт яшендә артист булган егет

Курчак театры артистлары, беренчедән, балаларга шатлык өләшсә, икенчедән, алар башка театрлар өчен тамашачы да әзерли. Бу театрда бары тик балаларны яраткан артист кына эшли ала. Алар үзләренең самими булулары белән һәрвакыт балачак илендә калалар сыман тоела. Әнә шундый актерларның берсе - Дилүс Хуҗиәхмәтов.

Чаллы шәһәрендә туып үскән егет, 1 нче сыйныфтан ук, 7 нче музыка лицеендагы театр бүлегенә йөри. Дилүснең талантын күреп, 14 яшендә үк курчак театрына эшкә алалар. Аннары читтән торып Казан театр училищесын тәмамлый ул. Д.Хуҗиәхмәтов чит шәһәрләрдә үткән фестивальләрдә «Иң яхшы ир-ат роле» төрендә җиңүләр яулап кайтты. Беренче мәртәбә узган «Тантана» фестивалендә ул «Иң яхшы курчак театры артисты» дигән исемгә лаек булган иде. «Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән дә бүләкләнде. Фестивальләрдә Дилүснең уйнавын театр тәнкыйтьчеләре дә югары бәяли. Аны Мәскәү, Белгород һәм Ижау шәһәрләре курчак театрларына да чакыралар. Туган шәһәрендә унбер ел эшләгәннән соң, аны Казанга нинди җилләр ташлаган соң?
- Мине «Әкият» курчак театрының баш режиссеры Илдус Зиннуров эшкә чакырганда: «Сиңа үсәргә кирәк, әйдә, безгә кил, ярдәм итәрбез», - дигән иде. Безнең театрның хәтта уйнарга сәхнәсе дә юк, һаман гастрольләргә йөрергә кирәк. Шуңа күрә, тәвәккәлләргә булдым. Һәм ялгышмаганмын, дип уйлыйм. Театр директоры Роза Җаббарова да килүгә ярдәм кулы сузды. Шуның өчен, мин җитәкчеләргә рәхмәтле.
- Дилүс, син драма артисты да була алыр идең. Курчак театры ничек җәлеп итте үзеңне?
- Без мәктәптә күбрәк драма әсәрләре куя идек. Шуңа күрә, драма артисты булырга хыялландым. Ләкин мин укырга керәсе елны театр училищесына курчак театрлары өчен укучылар җыйдылар. Шулай итеп, очраклы гына килеп эләктем. Аннары, укый башлагач, курчаклар белән эшләүнең катлаулы булуы ошады. Беренче мәртәбә эшкә баргач та, курчакларны йөртә алмам төсле тоела иде. (Аннары ул театрда гел русча гына уйнарга туры килде.)
- Драма артисты сәхнәдән үз фикерен рольләре аша җиткерә. Курчаклар ярдәмендә әйтәсе фикереңне аңлатып буламы?
- Курчак аша үз фикереңне бирүе бик авыр. Бездә үз тойгыларыңны алдан уйларга кирәк. Безгә Илдус Насихович: «Башта читтән ничек күренәсеңне уйла», - дип тикмәгә генә әйтмидер.
- Курчак театрларының бер-берсеннән аермалары нәрсәдә?
- Алар бөтенесе дә курчакларны йөртү белән аерыла. Һәр курчакның үз пластикасы бар. Курчак йөртү алымнарына һәр педагог үзенчә өйрәтә.
- Сезгә төрле курчаклар белән уйнарга туры килә. Мәсәлән, «Ана күзләре»ндә зур курчаклар кулланыла. Сезнең өчен аларның кайсыларында уйнау кыенрак? Рәссам, аларны ясар алдыннан, үз персонажын уйнаячак артист белән киңәшмиме?
- Иң җиңел курчак бармакларга киеп уйный торганы. Авыры - чыбык-җепләр белән тартып уйнау. Рәссам аларны ясаганда артисттан сорап тормый, ул режиссер белән киңәшә.
- Башка артистлардан аермалы буларак, сез нәни тамашачы белән аралашып уйныйсыз. Сезгә аларның спектакльне ничек кабул итүләре дә сизелми калмыйдыр.
- Безнең эштә психолог та булырга кирәк. Мин сәхнә алдында уйнаганда залдан берәр ягымлы күз эзлим. Ул миңа көч бирә. Ширма артында уйнаганда да аларның ничек кабул итүләрен тоеп була. Артистның уйнавы балалар кәефеннән дә тора. Алар спектакльдән соң уйланырга тиеш. Балалар белән төрле кызык хәлләр дә була. Бервакыт уйнаган чакта минем курчагым сәхнә алдына төшеп китте. Шунда бер бала урыныннан сикереп торды да: «Менә Сезнең курчагыгыз егылып төште!» - дип, аны миңа китереп тоттырды.
- Дилүс, үзеңнең гаиләң театрга йөриме?
- Хатыным Лилия мәдәният һәм сәнгать университетында Наилә апа Гәрәева курсында белем алды. Чаллыдагы курчак театрында оештыручы-педагог булып эшләде. Улыбыз Кәрим туганнан бирле театрда. Әле шушы арада гына кызыбыз туды. Аңа Мәликә дигән исем куштык. Мин балаларны бик яратам. Эштән соң һәрвакыт алар белән бергә булырга тырышам.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading