16+

Универсиада авылында – «Иске Казан»

XXVII Бөтендөнья Җәйге Универсиадасының беренче көннәреннән үк КФУ (Филология һәм сәнгать институтының сәнгать факультеты) Универсиада авылында яшәүче спортчыларга һәм Казан кунакларына «Иске Казан» дип аталган күргәзмә тәкъдим итте.

Күргәзмә Россия командалары урнашкан корпусларга куелды. Авторлар арасында педагоглар, студентлар, БДИ рәссамнары профессиональ берлегенең Казан бүлекчәсе әгъзалары Фәрит Вәлиуллин, Лада Аюдаг, Лилия Әхмәтова һ.б. бар. Рәссамнар, күргәзмә ясау белән генә чикләнмичә, волонтерлар сыйфатында көн дә яхшы кәеф бүләк итә. Алар ясаган дусларча шаржлар, график портретлар Универсиада авылындагылар күңеленә бик хуш килә. Ирина Бадюгина җитәкчелегендәге фэйс-арт мәйданчыгы аеруча популяр. Биредә күпләр үзләренең бит-кулларына сурәт төшерттерә. Заказчылар татар милли бизәкләренә һәм спорт символикасына өстенлек бирә.
Рәссамнар бик яратып, рәхәтләнеп эшли. Сәгать дүрттән сигезгә кадәр фонтан янында кунакларга үз хезмәтебезне тәкъдим итәбез, - ди сынлы сәнгать һәм дизайн кафедрасы укытучысы, рәссам Фәрит Вәлиуллин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading