16+

Урман, салкын, кайнар чәй...

Узган эшкә салават дисә дә халык, ел йомгаклап, инде хакимлеккә кергән аждаһа елы башында бераз нәтиҗәләр ясау да начар булмас төсле. Ник дигәндә, узганга карап кына сабак алабыз без, киләчәккә карап өмет итәбез. 2011 ел кемгә нәрсә белән искә калыр икән соң? Кем өчендер гаиләсендәге шатлыклы вакыйгалар белән теркәлер ул,...

Урман, салкын, кайнар чәй...

Узган эшкә салават дисә дә халык, ел йомгаклап, инде хакимлеккә кергән аждаһа елы башында бераз нәтиҗәләр ясау да начар булмас төсле. Ник дигәндә, узганга карап кына сабак алабыз без, киләчәккә карап өмет итәбез. 2011 ел кемгә нәрсә белән искә калыр икән соң? Кем өчендер гаиләсендәге шатлыклы вакыйгалар белән теркәлер ул,...

Илсур САФИН, Татарстанның халык артисты:
- Иҗат кешесе буларак, мин елны иҗади яңалыкларга бәйләп сөйләр идем. Ул яктан узган ел уңышлы, кызыклы булды. Сольный концертларымны бирдем, рәхәтләнеп тамашачым белән аралаштым, студентларым белән эшләдем. Алар белән эшләү үзе бер сәнгать, аңлый белү, тоемлый белү кирәк. Шул чагында гына син аларга остаз гына түгел, дус та буласың. Әлбәттә, 2011 ел минем хәтергә «Булгария» фаҗигасе белән дә теркәлде. Без халык белән кайгырабыз, халык белән сөенәбез - халык кайгысы да безнеке. Әлеге яра әле озак еллар төзәлә алмас кебек... Гаиләмдә барысы да яхшы, улыма 30 декабрьдә 1 яшь тулды. Аны билгеләп уздык. Яңа ел минем өчен ул юбилей елы - 2012 елда, Алла боерса, 50 яшь тулачак. Аны Г.Камал театрында зурлап концерт белән билгеләп үтәргә җыенам. Минем чын дусларым, тугры тамашачым җыелыр дип уйлыйм. Иҗатта да, тормышта да аждаһа елында һәрберебезгә саулык-сәламәтлек, уңышлар язсын. Бер-беребезне аңлап, хөрмәт итеп, бер-беребезнең кадерен белгәндә генә без зур милләт булырбыз.

Венера ГАНИЕВА, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты:
- Узган ел минем өчен бик уңышлы булды. Студентларымның башта «Татар моңы», аннан Р.Ваһапов исемендәге дәрәҗәле конкурсларда беренче, икенче, өченче урыннарны яулавы гына ни тора. Остаз буларак үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү зур куаныч, зур шатлык. Әстерхан шәһәренә сольный концерт белән бардым, Уфада тамашачым белән күрештем. Аларның яратуын тою, алкышларын ишетү артист өчен иң югары бәя. Шул алкышлар сиңа илһам бирә, көч, дәрт өсти. Гаиләмдә дә, Аллага шөкер, барысы да әйбәт булды, югалту ачылары булмады. Бу Яңа ел - аждаһа елы да шундый шатлыклар, һәрберебез өчен уңышлы ел булсын иде. Төрле имеш-мимешләргә ышанып, куркып яшәргә кирәкми. Якыннарың, туганнарың исән-сау булганда, тормышка сөенеп яшәсәң, эчке халәтең белән гармониядә булсаң, табигать, кешеләргә яратып карасаң, безгә бернинди дә аждаһа куркыныч түгел. Мин кешеләргә гармония һәм күңел тынычлыгы телим!

Рәсим НИЗАМОВ, Татарстанның атказанган артисты:
- Яңа елны без елдагыча гаилә белән каршы алдык. Яңа ел - гаилә бәйрәме ул. Бик сирәк вакытта гына ул көнне миңа эшләргә туры килә. Хатыным Энҗе белән икәүләп каз пешердек, өйдә тулы состав белән утырдык. Яңа Аждаһа елы - кәбисә елына куанып керәм, чөнки минем язмышымдагы уңышлы еллар нәкъ әнә шул кәбисә елына туры килә. Кәбисә елында өйләндем, фатир алдым, шул елны атказанган исемен бирделәр. Узган елны да начар булды дип әйтә алмыйм - концертлар куйдык, иҗатта кайнадык. Киләсе елда һәр кешегә сәламәтлек телим. Бар чагында кадерен белсәк иде, саулык булганда һәр нәрсәгә ирешеп була.

Айгөл БАРИЕВА, Татарстанның атказанган артисты:
- Ой, узган ел минем өчен гел уңышлардан гына торды. Гыйнвар аенда Лилия Муллагалиева белән циркта зур концерт куйдык, аннан гаиләләребез белән Мексикага ял итәргә бардык. Март аенда атказанган дигән мактаулы исем бирделәр, аннан Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә директор урынбасары итеп эшкә чакырдылар. Күптән түгел Лилия белән Австралиягә барып кайттык. Бер сүз белән - иҗатта кайнап яшәдек. Бу яңа ел да шундый куанычларга бай булсын иде, дип телим. Бу ел - улым Камилнең елы, аңа быел 12 яшь тулачак.

Рөстәм АСАЕВ, Татарстанның атказанган артисты:
- 2011 ел минем өчен ике яклап хәтергә кереп калды. Аның беренчесе - атказанган исемен бирделәр, икенчесе - «XXI гасыр» торак комплексыннан 3 бүлмәле фатир алдым. Октябрьдә күченеп яши башладык. Улыбыз Мөслим өченче яшен куа. Бик күп гастрольләрдә йөрдем, илләр күрдем. Менә 12-13 гыйнвар көннәрендә исә Казан тамашачысына концертымны тәкъдим итәчәкмен. Шунда очрашырга язсын!

Резидә ШӘРӘФИЕВА, Татарстанның атказанган артисты:
- Яңа еллар белән Сезне! Әле менә шаулап-гөрләп бәйрәмнәрне уздырып ятабыз. Яңа ел төнендә үз өебездә, туганнарыбыз белән утырдык. Табында каз, пилмән, манты, төрледән-төрле салат, тәмледән-тәмле десертлар иде, өй тулы бала-чага... Зөләйха быел Кыш бабайдан телескоп сораган иде. 31е көнне чыршы астына күз салсак, бабабыз калдырып киткән булып чыкты. Аңа сөенүләребез инде! Иҗади яңалыклар әлегә узган ел белән бәйле - ел ахырында гына «Йөрәктә йөрткән сүзләр» дип аталган альбомым табадан төште. Сольный концертлар белән республикабыз районнарында булдык. Тыныч, матур, рәхәт ел булды. Бу аяк баскан елдан да мин шуны өмет итәм - беребезгә дә кайгы килмәсен, ишегебезне куаныч кына шакысын иде.

Гүзәл УРАЗОВА, Татарстанның атказанган артисты:
- Узган 2011 ел безнең өчен юбилей елы булды - сәхнә эшчәнлегенә 10 ел тулуга багышланган концерт программасын тәкъдим иттек. Елдан-ел гастрольләр географиясен киңәйтәбез, яңа шәһәрләр ачабыз. Күп эшләр эшләнде, бу яңа елда чит илгә гастрольгә чыгарга җыенабыз. Яңа елны өйдә каршы алдык. Кызыбыз Эллари Кыш бабайдан әллә нәрсә өмет итә торган бала түгел: «Минем өчен иң зур бәйрәм - әти белән әни өйдә булу», - ди. Беренче сыйныфта укый ул, әйбәт билгеләргә чирекне тәмамлады, хәзер каникулда. Без аңа әтисе белән күптән хыялланып йөргән планшет бүләк иттек. Тамашачыларга саулык, бәхет телим!

Филүс КАҺИРОВ:
- Узган ел минем өчен истәлекле булды - миңа 25 яшь тулды. М.Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театрында сольный концертымны бирдем. Зилә Сөнгатуллина классында консерваторияне тәмамлап, укуымны аспирантурада дәвам итәм. Җырчы буларак, Башкортстан, Мәскәү, Питер, Иркутск, Түбән Новгород, Ульяновск һәм башка җирләрдә сольный концертларымны бирдем, «Җан җылысы» дип аталган DVD дискым дөнья күрде. Шулай ук узган ел миңа М.Җәлил премиясе бирделәр - бусы да зур сөенеч булды. Киләсе елда үземә яңа үрләр яулауны теләп калам, тамашачыга исә саулык-сәламәтлек, уңышлар телим.

Айгөл САГЫНБАЕВА:
Узган ел миңа Кытайга һәм Казахстанга Сабан туена барырга насыйп булды, ел ахырында Башкортстанда узган бер конкурста Гран-при оттым. Ел буе гастрольләрдән кайтып та кермәдем дисәм була. Гаилә белән төп яшәү урыныбыз Уфада иде, яңа елда иң зур яңалыгыбыз - Казанга килеп төпләнү булыр, ахры. Кызым Амилә дә тизрәк шуны көтә. Яңа елны минем әти-әнием янында Башкортстанның Учали районында, урман эчендә каршы алдык. Тау итәге, урман һавасы, телефон-мазар тотмый, ә өй эчендә кайнар чәй, мул табын һәм иң якын кешеләрем... Мин һәр кешегә әнә шундый кеше өчен гади бәхет формуласы теләп калам! Бу яңа елда һәрберебезне көтелмәгән куанычлар сөендерсен иде!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading