16+

Ут эчендә – картиналар...

Мәскәүдә яшәүче күренекле татар рәссамы Варис Хәсәновның остаханәсе янып юкка чыкты. Янгын шундый көчле булган ки, хәтта рәссам үзе дә остаханәдән чак кына чыгып өлгергән. Андый вакытта иҗади мираска сак мөнәсәбәт турында сүз дә була алмый шул инде. Рәссамның төрле җиһазлары, көнкүреш кирәк-яраклары гына түгел, еллар дәвамында иҗат ителгән күпсанлы...

Мәскәүдә яшәүче күренекле татар рәссамы Варис Хәсәновның остаханәсе янып юкка чыкты. Янгын шундый көчле булган ки, хәтта рәссам үзе дә остаханәдән чак кына чыгып өлгергән. Андый вакытта иҗади мираска сак мөнәсәбәт турында сүз дә була алмый шул инде. Рәссамның төрле җиһазлары, көнкүреш кирәк-яраклары гына түгел, еллар дәвамында иҗат ителгән күпсанлы картиналары да янып көлгә әйләнгән. Янгын юк иткән зур-зур картиналар гына да 40лап. Бу - Мәскәү татарларының милли мәдәниятенең бер өлеше дигән сүз. 1941 елның 12 маенда Казанда туган рәссамның иҗатын чит илләрдә дә беләләр һәм яраталар. Аның эшләре Прага, Братислава, Париж, Мәскәү, БДБ илләре, Италия һәм Татарстан музейларында саклана. Рәссам 1970 елларда туган як табигатен, якташлары - авыл хезмәтчәннәрен зурлаган «Икмәк», «Чәчәкле май», «Сабантуй. Авыл бәйрәме» һәм башка картиналары аша киң танылу алган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading