16+

Венгрлар татар теленең матурлыгына сокланган

Камаллылар Будапешт шәһәрендә И.Мадача исемендәге халыкара театр фестивалендә катнашып кайтты. Алар анда Норвегия язучысы Й.Фоссе әсәре буенча куелган «Җәйнең бер көнендә» дигән спектакль күрсәттеләр. Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге спектакль моңа кадәр Россиядә Санкт-Петербургта гына куелган. Фестивальдә Гыйрак, Төркия, Латвия, Литва, Норвегия театрлары, Мәскәү Кече театры катнашты. Спектакльне венгр теленә...

Театр директоры Илфир Якупов белдергәнчә, бу фестивальгә бару үзара элемтәләр урнаштыру өчен дә мөһим.
- Будапешт шәһәрендә генә дә 25 эре театр булуы һәм аларның еллык бюджетлары безнең акчага күчергәндә 350 миллион сум тәшкил итүе гаҗәпләндерде. Безнең телне ишетү венгрлар өчен зур ачыш сыман булды. Алар татарчаны беренче мәртәбә генә ишетсәләр дә, аның матур тел булуына сокландылар, дип сөйли баш режисссер Фәрит Бикчәнтәев. - Фестивальгә безнең спектакльне күрер өчен автор Й. Фоссе үзе дә килде. Ул Европада күренекле драматург санала. Спектакльдән соң, ул безнең артистларны котлады, ә без аның башына кәләпүш кидерттек, Татарстан турында китап бүләк иттек. Соңыннан ул безгә хат та язып җибәрде. Анда мондый юллар бар: «Мин сезгә пьесам буенча куелган чын мәгънәсендә гениаль, югары дәрәҗәдәге матур һәм тирән, дулкынландыргыч спектакль өчен чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәм... Сез куйган спектакль искитмәле». Шулай ук башка күренекле режиссерлар белән дә аралаштык. Венгриядә дәүләт дәрәҗәсендә театр турында канун кабул ителгән. Әлегә Россиядә ул юк. Венгриядә милли театрларга игътибар зур.
Әлеге спектакль «Алтын битлек» фестивалендә дүрт төрдә катнаша. Премияләрне тапшыру тантанасы 18 апрельдә Мәскәүнең Зур театры сәхнәсендә була. Шушы ук спектакльне коллектив 17 майда Санкт-Петербургта узачак «Салават күпере» халыкара театр фестиваленә дә алып барырга җыена.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading