16+

Яңа бина – артистлар өчен сөенеч

Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры быел ноябрь аенда үзенең 25 еллыгын бәйрәм итәргә җыена.

Яңа бина – артистлар өчен сөенеч

Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры быел ноябрь аенда үзенең 25 еллыгын бәйрәм итәргә җыена.

Театрның баш режиссеры Ринат Әюпов үзенең сөенечләрен безнең белән дә уртаклашты:
Ниһаять, безнең яңа бина өчен карар булды. Ул Петербург урамындагы элекке Офицерлар йорты. Без аны өч ай эчендә хосусыйлаштырырга тиешбез. Финанслау билгеле булганнан соң, бина эчке яктан үзгәртеп корылачак. Анда гример бүлмәләре, декорацияләр өчен дә урыннар бар. Зал бик матур булырга тиеш. Балаларга да, яшьләргә дә күңелсез булмас. Әлегә репетицияләрне үзебезнең фойеда үткәреп ятабыз. Мәктәпләрдә спектакльләр уйныйбыз. Юбилейга Т.Миңнуллинның «Нигез ташлары» спектаклен күрсәтәчәкбез. Бер ай элек Илнар Низамиевка Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде. Тиздән тагын берничә артист әлеге исемгә ия булачак. Шунысын да әйтим, быел мәдәният һәм сәнгать университетында үзебезнең театр өчен махсус курска тугыз егет һәм кыз кабул иттек. Алар бер үк вакытта артист та, режиссер да булып чыгарга тиеш. Унынчысы Кытайдан. Ул режиссер һөнәре алачак. Минем белән бергә Лилия Низамиева да укытырга җыена.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading