16+

Ялгызлыкка уфтанып утырулар артык баналь түгелме?

Ни икәнен беләсеңме аулак өйнең? Беләсеңме бер нотасын безнең көйнең? Белмәгәчтен, бар кайтып кит, Җанкисәгем, Килсен монда йә әниең, йә әбиең... Әлмәт Татар дәүләт драма театрының Равил Сабыр әсәре буенча куелган «Сигезле бию» спектаклен карагач үземне Туфан абый Миңнуллинның әлеге робагыендагы аулак өйдән куып кайтарылган теге "җанкисәгем" итеп хис иттем....

Ялгызлыкка уфтанып утырулар артык баналь түгелме?

Ни икәнен беләсеңме аулак өйнең? Беләсеңме бер нотасын безнең көйнең? Белмәгәчтен, бар кайтып кит, Җанкисәгем, Килсен монда йә әниең, йә әбиең... Әлмәт Татар дәүләт драма театрының Равил Сабыр әсәре буенча куелган «Сигезле бию» спектаклен карагач үземне Туфан абый Миңнуллинның әлеге робагыендагы аулак өйдән куып кайтарылган теге "җанкисәгем" итеп хис иттем....

Ни икәнен беләсеңме аулак өйнең?
Беләсеңме бер нотасын безнең көйнең?
Белмәгәчтен, бар кайтып кит, Җанкисәгем,
Килсен монда йә әниең, йә әбиең...


Әлмәт Татар дәүләт драма театрының Равил Сабыр әсәре буенча куелган «Сигезле бию» спектаклен карагач үземне Туфан абый Миңнуллинның әлеге робагыендагы аулак өйдән куып кайтарылган теге "җанкисәгем" итеп хис иттем. «Сигезле»нең ничек биелүен белмим икән.

Әсәрнең дә, спектакльнең дә фольклорга катнашы юк, әлбәттә. Ялгыз язмышлар турында бәян бу. Әлеге тема гаять популяр, һәрчак актуаль, күздән яшь чыгарырлык - нечкә күңелле тамашачы күңеле өчен чак кына. Трагизм да, комизм да җитәрлек бу әсәрдә. Тик әсәр исеменең җисеменә тәңгәллеген эзләп, биюнең нигезенә нинди фикер салынганын аңлау кирәк, әсәргә исем яңгыравыклыгы өчен генә куелмагандыр.



«Сигезле уен»ы турында фольклорчы галимнәр болай язганнар: «Уенчылар ике рәткә бүленеп кара-каршы басалар. Парсыз калган кеше, сигезле ясап, гармун көенә бии-бии, уенчыларны әйләнә. Гармун туктагач, кем янында туктаса, шуның белән парлап бииләр. Уенны парсыз калган уенчы дәвам итә».

Равил Сабыр да, үзе язмышларын язарга алынган героиняларының төрле сәбәпләр белән ялгыз гомер кичерәчәкләрен аңласа да, алардан барыбер уенны - пар эзләү, яр көтү, парлылык хакында хыяллану уенын дәвам иттерә. Героинялар - сигез. Сигез героиняга бер герой да юк. Бердәнбер «герой» - спектакльнең башынан ук сәхнәдәге тамашаны күзәтеп өстә, колосникларда эленеп торган ир-ат пәлтәсе. Спектакльдә исемнәре гел телгә алынып торган ир-атларның да «пәлтә эчләре»ндә әллә ни мактаныр нәрсәләре юк кебек. Икейөзле уенчы, Ләйләнең (Рәзинә Хәкимова, Ләйсән Нуриева) мәхәббәтен «уңышлы партия» кәләшкә алмаштырган Робертның калебе чистамы соң? Юк бит. Ләйләнең фатирдашы, бераз көлке һәм тилемсә, ачу чыгаргыч дәрәҗәдә гади Сәйдә (Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Кәшипова) туктаусыз телгә алган Сәет, шулай ук, инде картаеп барса да, игезәге Сәйдәдән башка тәмәке дә сайлый белмәүче бер мәхлук, ләбаса.

Мәхәббәт көтеп үрсәләнгән Ләйлә, тынгысыз Сәйдә, гомере буе трамвай йөртеп үзе дә рельслар кебек тимер күңеллегә әверелгән, кызы белән уртак тел таба алмый яшәүче кырыс ана Люция (Зөлфия Газизова), ялгызлыгын уртаклашыр өчен икенче бер ялгызны гасабиланып эзләүче Мәрьям (Татарстанның атказанган артисты Асия Харисова), кызына бәхет «аксессуары» итеп алынган фатирны, кызын кияве ташлап чыгып киткәч, «сдавать итеп» көн күрүче Зөһрә (Римма Гайсина), ике хәйлә тозагы - йоклар өчен - яхшы, яшәр өчен - җәһәннәм кадрлары Эля (Алсу Сибгатуллина) белән Гуля (Ләйсән Игошина, Сиринә Мифтахова) - һәрберсе аерым холыклы, ләкин аңлаешлы образлар. Ә Нурлыбәян әби (Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Вәлиева) нишли бу әсәрдә? Аның язмышы, ул күргән, ул кичергәннәр алдында яр көтеп, ялгызлыкка уфтанып утырулар артык баналь түгелме? Блокаданың барлык михнәтләрен, ачлыктан интеккәннәрнең урамда егылып яткан яһүд хатынының итле җирен кисеп алып киткәннәрен күргән кеше психологиясе - нинди булырга тиеш ул? Нурлыбәян әби бу тарихка авторның запасында шундый тетрәндергеч вакыйга булу сәбәпле генә кергәндер. Аның тарихы аерым трагик әсәргә дә нигез була алыр иде. Хәзерге замана да чуар бит, төрле фаҗигаләр күреп тетрәнүләр күп. Мәхәббәтне югалту гынамы сиңа...
Спектакльне сәхнәгә куйган режиссер Булат Бәдриевнең театр дөньясындагы тормышын, төрледән-төрле «күчеш»ләрен күзәтеп барырга тырышам мин. Ул театр баласы, Минзәлә театрының данлыклы артистлары Фәез абый һәм Илүсә апа Бәдриевларның уллары. Эшен Минзәлә театрында, экспериментларга кыю алынучы, кызыклы режиссер булып башлады, аннан Чаллы драма театрына күченде, инде хәзер Оренбург театрында.

Аның Мансур Гыйләҗев әсәре буенча куелган «Яратылыш» спектаклен моннан күп еллар элек Минзәләгә барып караган һәм халык телендә «балаитәкле театр» дип йөртелгән театрның кызыклы экспериментларга да кыюлыгы җитүен күреп куанган идем. «Сигезле бию» нәкъ менә эксперимент, яңалык таләп итүче әсәр, минемчә. Булат аны тиешле дәрәҗәгә җиткереп куярга һәм үзенә дә талантлы режиссер исемен кире кайтарырга тиеш иде кебек...

Спектакльне Әлмәт бомонды, шәһәрнең киң җәмәгатьчелеге яраткан, яхшы кабул иткән диләр. Мин дә кабул иттем. Дөрес, бәлки бу куелыштан күбрәк көткәнмендер.

Әлмәт театрында яхшы актрисалар кытлыгы беркайчан да булмагандыр кебек, ә менә алар өчен репертуар кытлыгы һәрчак бар һәм бу бер театрның гына да бәласы түгел. Берьюлы сигез актрисаны рольле иткән авторга да, театрга да бу очракта рәхмәт әйтү кирәк. Спектакльне Казанга зур гастрольгә алып килергә шикләнмәгән өчен театр җитәкчелегенә дә - респект! Башкала гастрольләре Кече театрлар өчен бәйрәм ул. Ә бәйрәмдә репертуарны тартып баручылар да, төрле сәбәпләр аркасында аз уйнаучылар да катнашырга хокуклы.

Бу килүендә Әлмәт театры, гомумән, репертуарда жанр төрлелеге белән гаҗәпләндерде. Заллары да тулы иде, язучылар, театр әһелләре, җурналистлар игътибары да җитәрлек булды. Фестивальләрдән кайтып кермәгән һәм барган бер фестивальдә лаеклы бәя алган театр өчен табигый игътибар инде бу.

PS. «Килсен монда йә әниең, йә әбиең» дигәннән, театр Аяз абый Гыйләҗев әсәре буенча куелган «Кар астында кайнар чишмә» спектаклен дә алып килгән иде. (Әлмәт театрының бу килүендә минем бәхеткә шушы ике спектакле генә тиде). Традицион, «мөгез чыгармый» гына куелган спектакль. Сюжет - бәхетле кавышу белән тәмамланган көтелмәгән мәхәббәт матавыгы, «балалар» һәм аталар» проблемасының матур чишелүе. Ә андагы репликалар, диалоглар, Аяз абыйның гаҗәеп җөмләләре. Ләкин...без күптәннән алай сөйләшмибез шул инде. Без өзек-төтек сөйләм, ашык-пошык әңгәмәләр заманы геройлары. Әбиләр, әниләр теленең «тональносте» безнең өчен югарымы, түбәнме?

«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading