16+

«Ярату озайтыр гомерегезне...»

Бу - 2012 елның тәүге аенда татар китап укучыларына Татарстан китап нәшриятыннан яңа бүләк. Истәлекләр, хатирәләр китабына төзүчеләре Әзһәр Хөсәенов һәм Рәмзия Шакирова башка исем дә уйлап тормаганнар, чөнки «Гөлшат Зәйнашева» дигән исем татар җыр сәнгатенә битараф булмаган кеше өчен бу иҗатчы хакында барысын да әйтә дә бирә.

«Ярату озайтыр гомерегезне...»

Бу - 2012 елның тәүге аенда татар китап укучыларына Татарстан китап нәшриятыннан яңа бүләк. Истәлекләр, хатирәләр китабына төзүчеләре Әзһәр Хөсәенов һәм Рәмзия Шакирова башка исем дә уйлап тормаганнар, чөнки «Гөлшат Зәйнашева» дигән исем татар җыр сәнгатенә битараф булмаган кеше өчен бу иҗатчы хакында барысын да әйтә дә бирә.

Китап үз эченә җиде дистәләп авторның истәлекләрен алган. Җырчы, композитор, язучы һәм шагыйрьләр, мәдәният, фән вә сәнгать хезмәткәрләре - Гөлшат Зәйнашевага булган олы хөрмәтләре, якты истәлекләре белән уртаклашкан һәр иҗатчы үзе өчен Гөлшат Зәйнашева дигән якты дөнья ачкан икән бит.
Китапны ачуга, Гөлшат апаның замана кешеләренә васыять сүзләре язылган:
«Кешеләр, яратыгыз бер-берегезне,
Ярату озайтыр гомерегезне...»

Казанның Совет районындагы 13 нче китапханә залына әйтерсең шушы васыятькә тугрылыклы затлар гына җыйналган иде. Мәсгут Имашев, Флюра Сөләйманова, Миңгол Галиев, Ринат Вәлиев, Әзһәр Хөсәенов, Дания Гайнетдинова һ.б. боларның язмалары истәлекләр китабында да урын алган. Якты да, җылы да хатирәләр белән уртаклашканнан соң, залда табигый рәвештә җыр башланды. Минем күптән татар халкы арасында болай табигый хор булып җырлауны ишеткәнем юк иде. Гөлшат апаның җырлары җыр сөючеләр җанына шулкадәр дә табигый иңгән икән. Әнә Искәндәр Биктаһиров, Флюра Сөләйманова башлаган моң агымын эләктереп кенә алдылар да гүя китапханәдәге барлык китаплар җырга кушылды. Соклануымның чиге юк! Нәкь Гөлшат апаның үзе кебек гади дә, гали дә кичә бу! Күз алдыма җыр авторлары - икесе дә хатын-кызлар - Сара Садыйкова белән Гөлшат Зәйнашева һәм алар янәшәсенә өченчесе - чын талантны танытучы һәм башкаларга да таныту өчен шундый кичәләр үткәрүче Сания Минкинасы да килеп баса. Әле заманы нинди сәер бит, китап кадәр китапны кирәксезгә чыгарып бара торган заманда аның кешегә мәңге кирәклеген исбатлаучы кичәгә җыйналганнар. Әлеге китапханәдә Гөлшат Зәйнашева музее эшли. Сания Минкинаның гади генә гали хезмәте мине әллә нинди уйларга этәрде: заман кайсы яктан карасаң да, сәерлекләргә бай шул, китапханәләрнең һәрберсе бөек татар хатын-кызларын үз кочагына алып милләтенә күтәреп күрсәтсә дә, таманга гына килер иде кебек тоела миңа.
Сәхнәгә күтәрелгән рус хатыны Людмила Петрушкина тамашачыларны таң калдырып, бер акцентсыз Гөлшат Зәйнашева сүзләренә язылган татар җырын башкара. Татар авылында фельдшер булып эшләгән икән шул.
Еш кына башкалар теленнән «Мин - кечкенә кеше, миннән берни дә тормый» дигәнрәк сүзләр ишетеп бик үртәләм. Ә менә гади генә, тыйнак кына, нәфис кенә хатын-кыз Сания Хөснулла кызы Минкина авызыннан андый сүзләр ишетмәссең. Ул туктаусыз гамәл кыла. Китап кадере бетте диючеләрнең дә хаксызлыгын бер кичәсе белән исбат итә дә куя бу китапханә хезмәткәрләре. Биредә эшләүче Ләйсән Идиатова, Энҗе Хәлиуллина, Әлинә Хабутдинова һәм Денис Краснояров та Сания ханым белән уртак йөккә җигелеп тарталар. Бу китапханә хезмәткәрләре дә башка төрле эш хакы алмыйлар, яшәү шартлары да башка түгел, әмма алар милләтенә, үзләре хезмәт күрсәткән кешеләргә күбрәк бирергә, милләтнең хәлен уңайга үзгәртергә әнә шулай тырышалар. Биредә Гөлшат Зәйнашева музее да фәкать шушы китапханәчеләрнең теләге вә тырышлыгы аркасында үзенә оя тапкан. Тагы кайсы китапханә үзенең шундый гамәле белән мактана ала икән соң?
Кичә ахырында катнашучы кулына «Гөлшат Зәйнашева» китабы бүләк итеп тапшырылды.
Кичәгә Гөлшат апаның бердәнбер кызы Асия ханым да чакырылган иде. Аның чыгышын аеруча дикъкать белән тыңладылар. Асия ханымга милли сәнгатьтә куйган олы хезмәте, әнисе юлын дәвам иткәне өчен җылы сүзләр әйттеләр.
2 февральдә Киров районының 29нчы китапханәсендә дә әлеге истәлек китабы чыгу уңаеннан очрашу кичәсе узды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading