16+

Яшьли яну

Апрель - Тукай ае. Мәшһүребез апрельдә дөньяга килгән, апрельдә мәңгелеккә күчкән. Халык шагыйре Равил Фәйзуллин әйтмешли: «Яздан аерып булмый Тукайны! Язда килгән, язда ул янган...»

Апрель - Тукай ае. Мәшһүребез апрельдә дөньяга килгән, апрельдә мәңгелеккә күчкән. Халык шагыйре Равил Фәйзуллин әйтмешли: «Яздан аерып булмый Тукайны! Язда килгән, язда ул янган...»

Туу һәм үлү. Шушы вакыт арасын гомер дип йөртәбез. Кеше гомере - аткан ук. Өлешенә тигән көмешен - шушы гомерен ничек яшәп үткәрә Ходай бәндәсе: фанилыкта бик аз яшьнәп алган Тукайлар, Лермонтовлар, Пушкиннар кебек җирдә Якты Эз калдырып китәме ул, әллә бер мәгънәсезгә узамы аның тормышы? Ашар өчен яшәмибез, яшәр өчен ашыйбыз, дигән әйтем бар. Кайчак уйлап куям: бәлки кеше дигәнең шул ашар-эчәр өчен генә яшидер?! Чынлап та, күпләр шулай яшидер дә әле. Акчасы булмаганнар нишләсен? Ачның уе - икмәктә, тукның уе - хикмәттә, диләр бит... Чынлап та, ач кеше ашау турында уйламыйча, Бөек Идея яки Милләтнең Киләчәге хакында көне-төне, ал-ял белмичә, фәнни хезмәтләр, фәлсәфи трактатлар язып утыра алмый бит инде?! Икмәк булса, җыр да була. Хәер, икмәгең булып та, кыйбласы-мәсләге булмаган ил-көндә, ормыштан гына торган тормышта берни кыра, күркәм эшләр майтара алмавың да ихтимал. Кем әйтмешли, ач күзеңне - дөнья бу!
Моннан биш-ун еллар элек күренекле каләм әһеле булган байтак асыл затларыбыз, мур кырылышына дучар булгандай, бер-бер артлы бакыйлыкка күчте: Аяз Гыйләҗев (1928-2002), Хәкимҗан Халиков (1933-2002), Рафаэль Сибат (1946-2003), Мөхәррәм Каюмов (1941-2003), Нурихан Фәттах (1928-2004), Илдар Юзеев (1933-2004), Барлас Камалов (1930-2004), Әдхәт Синугыл (1935-2004), Рахмай Хисмәтуллин (1934-2004), Кыям Миңлебаев (1929-2005), Шамил Рәкыйпов (1929-2005), Нияз Акмал (1954-2007), Наис Гамбәр (1947-2005), Роза Хафизова (1929-2005), Мөдәррис Әгъләм (1946-2006), Фирая Зыятдинова (1945-2006), Вахит Юныс (1930-2006), Зөлфәт (1947-2007), Роза Кожевникова (1950-2007), Роберт Әхмәтҗанов (1935-2008), Мәгъсум Хуҗин (1930-2008), Харрас Әюп (1946-2008), Марс Шабаев (1933-2008)...
Аларның урыннары җәннәттәдер, иншалла. Алар рухын яд итеп, йәгез, бер дога!
Сүз иярә сүз чыгып, читкәрәк кителде. Мин менә нәрсә әйтмәкче идем. Фани дөньялыктан бик иртә киткән, көтмәгәндә арабыздан юкка чыккан яшьтиләремне, миннән берсәк кенә өлкәнрәк яисә сизелмәслек кенә дәрәҗәдә кечерәк дус-ишләремне Тукай аенда гына түгел, һәрдаим диярлек искә төшерәм. Мөдәррис Әгъләм, вафаты алдыннан, бер иш шагыйрьләребез хакында сүз барган вакытта, бу каләмдәшләребезнең никадәр талантлы булуына карамастан, аларның тормышта һәм иҗатта кыйбла-мәсләкләре булмавын күздә тотып: «Бу шагыйрьләрнең ак максатлары юк!» - дип кистереп әйткән иде. Хәзер мин телгә алачак талантлы шәхесләрнең дә (аларның һәркайсы, чынлап та, үтә талантлы иде) кайберләрен тормышта менә шул ак максатлары булмау харап итте дә шикелле.
Илгизәр Солтан (Гыйбадуллин). Әлки егете. Балалар өчен язылган бик матур чәчмә һәм тезмә әсәрләре бар. Әле менә шушы мәкаләне язган чакта белдем (вакытында игътибар ителмәгән, күрәсең): вафаты алдыннан бер бәйләм шигырьләре «Казан утлары»нда басылып чыккан булган икән. Шулардан кайбер юллар:
Шигырь туган көнне очып йөрим...
* * *
Күпме уйлар зур нурланыш алган -
Үлеп ята күңел түрендә...
* * *
Кайда кояш, кайда хәзер аем? -
Аералмый тора күзләрем...
Арчалы Расих Шамский (Шәмсетдинов). Үзенчәлекле җыр тексты язып, Зәйнәб Фәрхетдинова белән Зөфәр Билаловны заманында менә дигән җырлы иткән иде:
Кар булсам, каралмам,
Боз булсам, бозылмам...
Минем шәригем журналист Айрат Садыйк. Спорт турында бик күп һәм актив язды. Теләсә, татарның атаклы спортчылары хакында язып, китап арты китап чыгара ала иде.
Балык Бистәсе егете Камил Камал. Бик талантлы артист иде. «Бичура» спектаклендә Бичураны уйнап, дан казанды. Кайбер сәбәпләр аркасында, театрдан читләштерелгәч, үзен башка һөнәрдә табарга тырышып, шаян һәм каһкаһәле шигырьләр яза башлаган иде ул. Исән булса, ошбу елның 5 мартында үзенә 50 яшь тулган булыр иде...
И гомерләр диген!..
Ходай насыйп әйләсә, мин әле алар хакында, үземчә хәлкадәри тәфсилле итеп, алдагы көннәремдә язармын дип уйлыйм. Йәгез, алар рухына да бер дога!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading