16+

Язучы, шагыйрь, галим Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ: «Кеше күңеле сер белән тулы булырга тиеш...»

- Галимҗан абый, минем күзлектән караганда, Сезнең тормышыгыз да, язган әсәрләрегез дә ниндидер хикмәткә, сергә төрелгән кебек. Бу каян килә? - Бәлки, әти-әнидән киләдер. Ә бәлки, дөньяның үзеннәндер, эчкән судан, сулаган һавадандыр. Мин Башкортстанда, Агыйдел буенда, Урал тавы итәгендә туып үстем - табигатьнең дала белән кыя-таулар очрашкан урынында нишләп сер-сихер...

- Галимҗан абый, минем күзлектән караганда, Сезнең тормышыгыз да, язган әсәрләрегез дә ниндидер хикмәткә, сергә төрелгән кебек. Бу каян килә? - Бәлки, әти-әнидән киләдер. Ә бәлки, дөньяның үзеннәндер, эчкән судан, сулаган һавадандыр. Мин Башкортстанда, Агыйдел буенда, Урал тавы итәгендә туып үстем - табигатьнең дала белән кыя-таулар очрашкан урынында нишләп сер-сихер...

- Галимҗан абый, минем күзлектән караганда, Сезнең тормышыгыз да, язган әсәрләрегез дә ниндидер хикмәткә, сергә төрелгән кебек. Бу каян килә?
- Бәлки, әти-әнидән киләдер. Ә бәлки, дөньяның үзеннәндер, эчкән судан, сулаган һавадандыр. Мин Башкортстанда, Агыйдел буенда, Урал тавы итәгендә туып үстем - табигатьнең дала белән кыя-таулар очрашкан урынында нишләп сер-сихер булмасын! Мин ак, матур, табигый сихер турында әйтәм. Безнең якта элек-электән табигый рухлар, тылсымлы затлар турында тәгълиматлар бар иде. Әби-бабайлар һәр адымда аларны искә алып, догалар белән аралаштырып яшәделәр. Аннары хыялыйлык бит ул тумыштан килә. Минем бәләкәй чакта кушаматым да «Хыялый» иде. «Галимҗан» дип түгел, «Галимҗен» дип йөртәләр иде. Табигый шаукым, мифология белән кызыксынуым, халык ышанулары, легендалар белән мавыгуым да кечкенәдән булды. Ул минем яшәү халәте - иҗатка да шул алып килгәндер дип уйлыйм.
- Хыял дөньясына бер кергәч, аннан чыгу авыр да, куркынычрак та, диләр. Хыял белән яшәгән кешегә фани дөнья кызыксыз була дип тә ишеткәнем бар...
- Юк, мин бу дөньядан аерылып яшәмим. Киресенчә, хыял белән генә яшәгән дусларымны да ул шаукымнан сакларга тырышам. Минем үземдә саклану юллары бар. Туган җирдән, ата-ана рухиятеннән аерылмаска кирәклеген, галәми шаукымнар белән генә яшәүнең җир гаменнән, дөньяви максатлардан читкә алып китүен яхшы аңлыйм. Кеше җирдә яшәү өчен яратылган. Ә хыял алга таба үсеш алу өчен кирәк - перспектива дигән сүз ул. Кеше күңеле сер белән тулы булырга тиеш. Бала «бу ник болай?», «бу нәрсә?» дигән сорауларга җавап эзләү белән яши башлый, шул серләрне чишәргә омтылу аны дулкынландыра һәм киләчәк өчен иҗади этәргеч бирә. Сер елмайта, елата, яраттыра... Аңа битараф карап булмый. Сер минем тормышымны да матурайта, яңа хисләр өсти, язарыма азык бирә. Бу Ходай Тәгалә сызган юлдан тайпылу, Җир мәшәкатеннән читкә китү дигән сүз түгел. Әйе, бөтенләй космоска китеп барган яисә артык диндар булып киткән кешеләр дә бар. Хорафатлы догалардан, өйрәтүләрдән, миссионерлыктан саклана белергә кирәк.
- Сер иҗат кешесенә генә хас нәрсә дип әйтергә теләмисездер бит?
- Юк, билгеле. Мәхәббәттә дә сер бар, сагыну, моңлануда да - мондый күңел халәтләре һәммә кешегә дә хас. Мәсәлән, кайбер китапны елый-елый укыйлар, юкса аны кеше язганны белеп торалар. Кино, спектакльләрнең дә шартлылык икәнен белеп торабыз - эченә кереп китеп карыйбыз. Кеше сердән тыелып торырга тиеш түгел.
- Галимҗан абый, сер дигәннән, Сез хәтта йорт иясе белән дус икәнсез. Аның барлыгын беләсез, сулышын да тоясыз, ди...
- Әйе, мин моңа ышанам. Һәр урынның, әйбернең, җир-суның үз энергетикасы бар. Суны, гомумән, җанлы сыеклык итеп караганнарын беләсездер. Бер чүмеч су алып, аның янында дога кылып утырсаң, аның структурасы, рәвеше бер төрле, сүгенсәң, икенче төрлегә үзгәрә. Ягъни, су тоя. Бу тоем янында, билгеле, рухи момент бар. Бу - табигать сере. Ул энергетиканы рух дип тә, ия дип тә, мифик зат дип тә атап була. Аның кеше рухына тәэсир итүен мин мифолог буларак та, халкыбыз фольклорын ныклап өйрәнгән кеше буларак та ышанып әйтәм. Башка яссылыктагы ниндидер тормыш рәвеше бу. Коръәндә дә янәшә яшәүче җеннәр дөньясының барлыгы турында язылган. Җеннәрнең дә галимнәре, гадәтиләре бар. Коръән җеннәрне өстенрәк тә куя: аларга кеше дөньясын күрергә мөмкинлек бирә, ә кеше үз дөньясында гына яши. Бер яктан караганда, без - кимсетелгән кебек. Ләкин алай түгел - Ходай Тәгалә безне куркыныч шаукымнан саклаган: җеннәр белән аралашып яшәсәк, тормышыбыз ничек буласын берәү дә белми. Җеннәр дөньясы фани дөньядан алданрак барлыкка килгән, шуңа галимрәк тә. Ә параллель яссылыкта тормыш барлыгын аңлау бу дөньяга игътибарлырак булырга мөмкинлек бирә. Монда тәрбияви момент та бар - хорафатлык шаукымын кертмичә генә, табигатькә, әйләнә-тирә мохиткә мәхәббәт тәрбияләү. Урман-суны рәнҗетсәк, өйдә акырып йөрсәк, сүгенсәк, стенаны йодрык белән төйсәк - үз тормышыбызда да кыенлыклар килеп чыгачагына ышандыру. Мифология үзе үк халык тәрбиясе бит инде ул. Ә ни өчен ышанам дигәндә, моның үз дәлиле бар - өйдә ялгызым гына калганда чыртлатып шырпы сызып, чырага ут кабызган тавышлар ишетәм. Бу күбрәк кухня тирәсендә була. Чыгып бер дога укысам, туктый. Без үзара килештек, ул мине аңлады дигән кебек була инде бу, ике арада контакт урнаша. Урманда йөргәндә уфылдаулар ишетәм. Кайсыдыр вакытның кайтавазыдыр бу, бәлки, Ходай Тәгалә аны язучылар күңеле аша әйттерергә телидер?
- Галим буларак, телебезнең, милләтебезнең югала баруы Сезне борчыймы? Боларны саклап калу өчен нинди юнәлештә эшләргә кирәк дип уйлыйсыз?
- Милләтне аның тарихы милләт итә, диләр. Үз тарихын белгән, саклаган, аны пропагандалаган кеше үз телен белмәсә дә, татар булып кала, диләр. (Мондыйлар чит төбәкләрдә күп. Алар милли традицияләрне саклау буенча күп эшлиләр, әмма татар телен камил белмиләр.) Мин моның белән килешмим, бу - куркыныч нәрсә. Дөрес, хәтер югалту бик яман. Әмма тел ул - рух, җан рәвеше. Тарихны белү генә җитми, телебезнең яңгырашы да кирәк. Моңны тоярга кирәк - телебез моңлы, аһәңле. Телебезне югалту - җаныбызны югалту дигән сүз. Тарихны белмәгән абзыйлар да татар моңыннан елап утырырга мөмкин. Минемчә, мәктәп, гаилә дип сөйләнсәк тә, асылда, телне дәүләт дәрәҗәсенә куеп кына саклап калып була. Мин Министрлар Кабинетының телләр бүлегендә эшлим, көн-төн шул мәшәкатьләр белән яшибез. Әмма телебез бик тиз югала бара. Дөрес, аны саклау чаралары бар: дәүләт теле булуы белән дә яхшы, мәктәпләрдә дә татар теле рус теле белән бер дәрәҗәдә укытыла. Безгә «Нигә Мәскәү безнең телебезне бетерә?» дигән хатлар килә. Мәскәүнең бер генә кануны да туган телне өйрәнүне, аны пропагандалауны, татарча фильмнар төшерүне тыймый. Күп нәрсә үзебездән тора.
- Күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе - ботак тишеге, диләр. Бүген акча, байлык дип яши-яши, күңел күзләребез томаланды, тел, милләт мәсьәләсе арткы планга калды. Аны ачу өчен кешегә нәрсә кирәк дип уйлыйсыз?
- Милләтебез бүгенге халәтендә бик бай, аның нигезе нык. Шул нигездә тернәкләнеп китәргә генә кирәк. Китап мирасын сакларга, дини культураны, әхлакый мирасны үстерергә. Безнең театр тарихы бик бай - иң авыр елларда да без сәхнәне, сәхнә безне саклап калды. Чын татар җанлы абруйлы шәхесләрне үстерергә кирәк.
- Галимҗан абый, Сез әле дә нәрсәгә дә булса гаҗәпләнәсезме?
- Көн саен. Мәсәлән, беркөнне телевизордан, «бүген коеп яңгыр явачак», диделәр. Яңгырдан туйган чак иде, «кояш чыксын иде», дип теләдем. Мин генә түгел, моны миллионлаган кеше шулай уйлагандыр - чыннан да, ул көнне күк йөзе ачылды, кояш чыкты. Күп кеше теләгәч, уй материальләште. Бәлки, ул алай булмагандыр да, болытларны җил кугандыр - әмма алай уйлау кызык түгел. Бергәләп уйласак, бердәм теләсәк, кешелек дөньясының күк йөзе дә ачылыр.
- Сездә күңел төшенкелеге буламы?
- Соңгы вакытта - юк. Мин ул халәтне җиңдем. Мине язган әсәрләремнең геройлары тәрбияләде. Үзем аларны тудырам, соңыннан үзем шулардан өйрәнәм. Мин хәзер сөенә белү халәтенә әйләнеп кайттым. Мин хөкемдар була алмыйм икән - нәфрәтләнә алам, үч ала белмим. Кешеләрне кичерә белә башладым - бу миңа яхшылык белән кире кайта. Миңа шалтыратучылар күп - араларында гарипләр, дөньяга чыга алмыйча утыручылар да бар. Алар, кечкенә генә сөенечләре булса да, шуларны уртаклашыр өчен шалтыраталар. Алар шатланып сөйләшкәндә, минем - ике аяклы, ике куллы кешенең - вак-төяк уңышсызлык өчен дә елап утырырга хакым бармы? Үземне шулай тынычландыра беләм - хәзер шундый чорга кердем. Аннары тагын мин бик үпкәләүчән идем - ул халәттән дә котылдым. Тормыштан канәгатьләнә, шөкер итә беләм. Бу - минем байлыгым.
- Рухи байлыктан тыш, матди байлык та бар бит әле...
- Матди байлык салкын ул. Дөрес, аңа да омтылырга кирәк - бу җитенке яшәү дигән сүз. Әмма ул байлык эшләп табыла торган булырга тиеш.
- Нәрсәдән дә булса куркасызмы?
- Элегрәк үлемнән курка идем - хәзер бу хакта уйламыйм. Төнге шалтыратудан куркам - әнкәй белән бер-бер хәл булмагае, дим. Якыннарымны югалтудан, бала кайгысыннан куркам. Татарлыгыбыз югалуыннан куркам...
- Галимҗан абый, рухи дөньягыз белән ихластан уртаклашканыгыз өчен рәхмәт. Рухи халәтебез матур булса, яшәвебез дә җиңелрәк булыр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading