16+

Җырның җыртыгы... бар!

Гомерең буе яшә син, бәхет белән янәшә... (Бәхет янәшәңдә торсын, әмма тәтемәсен) Җир астыннан юллар булмый, исән чакта күрешик. (Метро салынганчы язылган җыр) Кагыл битемдәге кайнар яшьләремә... (Минем битем пеште, син кулыңны пешер) Йөрәгеңнән үбәр идем, күренми шул йөрәк... (Хирурглар җыры) Кайсы каен да, кайсы син, Аера алмый тик торам......

Гомерең буе яшә син, бәхет белән янәшә...
(Бәхет янәшәңдә торсын, әмма тәтемәсен)

Җир астыннан юллар булмый, исән чакта күрешик.
(Метро салынганчы язылган җыр)

Кагыл битемдәге кайнар яшьләремә...
(Минем битем пеште, син кулыңны пешер)

Йөрәгеңнән үбәр идем, күренми шул йөрәк...
(Хирурглар җыры)

Кайсы каен да, кайсы син,
Аера алмый тик торам...
(Урманда кәефләнгәннән соң)

Чаналар кузгалып киттеләр,
Йөрәкне әрнетеп үттеләр.
(Таптатканнар...)

Мәк чәчәген өздем ялгыш кына,
Чүп үләне белән бутадым
(Полициягә аңлатма)

Су буенда учак яна,
Кем кабызган ул учакны...
(МЧС)

Әнкәй безне Сөннән алып кайткан...
(Булган бит заманалар, ә!)

Күзләремә бер каравың җитә...
(Ире соңга калып кайткан)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading