16+

Йолдызларны язын саныйлар!

Хыял әллә кайларга илтә. Менә 22 яшьлек Гөлинә, җырчы булу теләген тормышка ашыру өчен, Уфадан Казанга кадәр килгән. Хәер, бу көнне Татарстан районнарыннан һәм күрше республикалардан йөзләгән талант иясе үз бәхетен сынап карарга башкалага агылды.

Йолдызларны язын саныйлар!

Хыял әллә кайларга илтә. Менә 22 яшьлек Гөлинә, җырчы булу теләген тормышка ашыру өчен, Уфадан Казанга кадәр килгән. Хәер, бу көнне Татарстан районнарыннан һәм күрше республикалардан йөзләгән талант иясе үз бәхетен сынап карарга башкалага агылды.

Узган якшәмбедә «Барс Медиа» үзенең чираттагы кастингын үткәрде. Әлеге проект «Йолдызлар фабрикасы» исеме астында 2005 елда уздырыла башлаган иде. Соңгы елларда оештыручылар рус телевидениесенә иярүдән туктадылар: яңгыравыклы исемнән баш тарттылар. Ләкин чараның асылы шул ук калды: талантлы яшь башкаручыларны сайлап, зур сәхнәгә алып чыгу. Проектта ел саен 500-600 кеше катнаша икән. «Фабрика»ның иң яхшы «уңышлар»ыннан Иркә, С.Миңнеханов, М.Рахмаев, Ландыш, И.Баһ, А.Сафиуллина, Л.Сәйфиев, Ә.Хәбри, И.Вәлиев, Р.Фасыйхов, Э.Сөләйманова, Л.Ирназарова, Ильвина кебек йолдызларны әйтеп үтәргә мөмкин.
Барысын да башыннан ук тамаша кылу нияте белән, бер сәгатькә алданрак барырга булдым. Иртәнге сәгать унда башлана дип игълан ителсә дә, мин килгәндә, булачак йолдызлар Халыклар дуслыгы йортын штурмлый башлаган иде инде. Катнашучыларны теркәү, анкеталар тутырту, аппаратураны көйләү үзе бер сәгатькә сузылды.

«Сезгә нинди җыр кирәк?»
Булачак җырчы һәм сүз осталарын Радик Артемьев, Гөлнара Абаева, Айрат Ильясов, Илшат Вәлиев, Раяз Фасыйхов һәм Әбри Хәбри составындагы мәртәбәле жюри бәяләде. «Җыр» номинациясендә катнашучылар ике композиция башкарды. Әлбәттә, бөтенесен дә тулысынча карап һәм тыңлап бетерү мөмкин эш түгел. Санаулылар гына чыгышларын ахырына кадәр җиткерә алды. Чараны башлап җибәргәндә, акапелла халык җыры булырга тиеш диелгән иде. Тик әллә яшьләр халык җырларын белмиләр, әллә «кагыйдәләр бозар өчен уйлап чыгарылган» принцибы буенча эш иттеләр - көткән композицияләр яңгырамады диярлек. Бер кыз татар халык җыры суза башлагач, жюри әгъзалары аны туктатып, «попса» башкаруын сорадылар. Аптыраган кыз «Эх, алмагачлары»н җырлап җибәрде.
Җырчы булырга теләүчеләрнең күпчелеге 18-25 яшьлекләр. Картлык киртә түгел дип уйлаучылар да бар иде. Профессиональ макияж, матур сәхнә киеме, танылган артистларны кабатлау - булачак «йолдызлар» жюрины әсир итүнең бөтен ягын да уйлаган. Тере тавышка җырлаучы берьюлы моның кадәр «сандугач»ны күптән тыңлаганым юк иде. Мондый темплар белән барсак, бик тиздән бер тыңлаучыга биш җырчы туры килә башламагае.

Юмор бездә бер букча!
Жюри әгъзалары нәфис сүз белән юморга сусаган булган, ахры, сүз осталарының чыгышларын ахырына кадәр карадылар. Татарда юмор юк дигән булабыз. Кастинг моның киресен дәлилләде. Әбри Хәбри һәр катнашучыны үзенең биреме белән сынады. Сынган аяк белән кер үтүкләргә дә мәҗбүр итте ул, яртылаш пычракка баткан «Ока»ны да эттерде. Юмористлар импровизациядән каушап калмадылар тагын. Арчадан Инсаф белән Фаил үзләре уйлап чыгарган «Язгы чакырылыш» миниатюрасын күрсәттеләр. Фаил быел 11 нче сыйныфны тәмамлый, сәнгать юлыннан китәргә тели икән. Башкаларның чыгышларын күзәткәннән соң: «Эх, үтеп булмас, ахры, монда безнең кебекләр күп икән», - дип уфтанып куйды егет.
Айрат Арсланов юлыннан китәргә теләүчеләр А.Гыйләҗев, Ш.Галиев, Г.Афзал әсәрләрен яңгыратты. Питрәчтән килгән 13 яшьлек Эльвира үзенең чыгышы белән катнашучыларны да, жюрины да әсир итте. Тик иң яшь «йолдыз»га бер-ике ел сабыр итәргә, аннан соң гына зур сәхнә турында уйлый башларга киңәш иттеләр.
Пародия осталары Айдар Галимовны аеруча үз итә икән: берничә кеше танылган җырчының образын тудырды. Тик жюри «оригиналы яхшырак» дигән фикергә килде. Шунысы игътибарга лаек: юморист булырга теләк белдерүчеләрнең күбесе егетләр. Үзе дә «фабрика кошчыгы» булган Әбри Хәбри моны халкыбызның менталитетына сылтап калдырды.
Катнашучылар саны быел да узган елдагылардан калышмады. Оештыручылар фикеренчә, чыгышларның сыйфаты елдан-ел яхшыра. Булачак йолдызларга «хәерле тамашачылар», «ямьле җыр» ише генә хаталар җибәрү гафу ителә икән. Татар җырчылары һәм сүз осталары сайлау өчен үткәрелгән кастингта барысының да рус телендә аралашуы гына бераз гаҗәпләндерде. Оештыручылар монысында менталитетны гаепли алмады, башка сәбәпләр дә тапмады. Тагын бер кызыклы ачыш: килеп сорашкан ун кешенең җидесе Арча районыннан булып чыкты. Тукай якташлары җыйнаулашып сәхнәне яуларга уйлый, ахры.
Кастингның нәтиҗәләре ике-өч атнадан соң билгеле булачак. Тагын берничә айдан татар эстрадасының яңа йолдызларын тыңлап кинәнербез, мөгаен.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading