16+

Йөрәк моңнарын бүләк иттеләр

М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия һәм драма театры үзенең Казандагы гастрольләрен төгәлләде.

Йөрәк моңнарын бүләк иттеләр

М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия һәм драма театры үзенең Казандагы гастрольләрен төгәлләде.

Аны ябу тантанасында Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры режиссеры Фәрит Бикчәнтәев: «Бөтен нәрсә бетә, әмма безнең дуслык мәңгелек булырга тиеш», - дип юкка гына әйтмәде. Ике театр арасында дуслык җепләре, чыннан да, елдан-ел ныгый бара.
Бу юлы коллектив казанлыларга тугыз спектакль тәкъдим итте. Арада тамашачы күңеленә аеруча кереп калганнары дип Халисә Мөдәррисованың «Бәхет хакы», «Бер мәл санаторийда», А.Абушахмановның «Руди - never off...» дигән спектакльләрен әйтер идем. Беренче көнне куелган Ч.Айтматовның «Ак пароход» әсәренә башта тамашачы зур өметләр баглап килгән иде. Әмма Балтыйк буе режиссерының спектакльне сәхнә­ләштерүен бик үк аңлап җиткермәделәр шикелле. Сүз дә юк, спектакльдә Гөлли Мөбәрәкова һәм Олег Ханов кебек дәрәҗәле артистларның уенына беркем дә телтеш тидермәс. Ә менә «Бәхет хакы», «Бер мәл санаторийда» спектакльләрен А.Абушахманов, сәхнәләштергәндә үк, тамашачы зәвыгын күздә тоткан. Биредә чыннан да гыйбрәтле кеше язмышы сурәтләнә. Анда баш рольне уйнаган Башкортстанның, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Фидан Гафаров тамашачыны тагын бер тапкыр сокландырды да, күз­ләрен яшькә дә төрде. Гыйбрәт һәм сабак алырлык спектакль булды ул. «Бер мәл санаторийда» комедиясе дә тормышчан булуы белән җәлеп итә. Спектакльләрдә Башкортстанның, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Нурия Ирсаеваны, Башкортстанның халык, Россиянең атказанган артисты Суфия Корбангалиеваны, Башкортстанның халык артистлары - Минзәлә Хәйруллина, Әхәт Хөсәенов һәм Илдар Гомәровны һәм башка талантлы өлкән артистларны күреп сөендек.
Рудольф Нуриевка багышланган спектакльне дә беренчеләрдән булып сәхнәгә менгерү уңай күренеш. Кунаклар балаларны да өлешсез калдырмады. «Әлифбадан бер чебеш» белән «Серле көршәк»не алар яратып карады.
ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин гастрольләрне ябу тантанасында ут-күршеләребезгә изге теләкләрен җиткерде. Ул кичне артистлар тамашачыларга үзләренең «Йөрәк моңнарыбыз - дусларга» дигән концерт программасын тәкъдим итте һәм аларны рәхәтләнеп ял иттерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading