16+

«ЮМОР-КРЕДИТ» юлга җыена

Элгәре, чит илдә халык кредитка яши икән, ничек инде күрәләтә торып башың белән гомерлек әҗәткә чуммак кирәк, дип шакката торган идек. Аллага шөкер, бу «зәхмәт» безгә дә килеп җитте. Машина - кредитка, фатир - кредитка, тун - кредитка, хәтта кулдагы планшет белән телефонга кадәр кредитка... Боларына инде ярар да диярсең,...

«ЮМОР-КРЕДИТ» юлга җыена

Элгәре, чит илдә халык кредитка яши икән, ничек инде күрәләтә торып башың белән гомерлек әҗәткә чуммак кирәк, дип шакката торган идек. Аллага шөкер, бу «зәхмәт» безгә дә килеп җитте. Машина - кредитка, фатир - кредитка, тун - кредитка, хәтта кулдагы планшет белән телефонга кадәр кредитка... Боларына инде ярар да диярсең,...

- Илсөя Бәдретдинова, китәсегезне белгәч, «Әстәгъфирулла, бу нинди заман?» - димәдеме?
- Юк. Ризат Рамазанов белән икәүләшеп киттек. Кош балалары да канат чыгаргач, ояларыннан очып, үз көннәрен үзләре күрә башлый бит. Кайбер төркемнәрдән артистлар ызгышып-талашып китәләр. Безнең беркайчан да Илсөя ханым һәм Илфак абый белән телгә килгән булмады, алар безгә әти-әни кебек булдылар. Китү турында сүз каткач, алар безгә рәхмәт әйтеп, уңышлар теләп озаттылар. Кочаклашып саубуллаштык. Илфак абый тормыш итәргә өйрәтте, гел үзенең киңәшләрен биреп торды. Рәхмәтебез әйтеп бетергесез аларга. Әле дә күрешеп, аралашып торабыз.
- Төркемдә тагын кемнәр булачак? Кайчан күрә башлыйбыз үзегезне?
- «Кредит-юмор» төркеме белән октябрь башында чыгабыз, Алла боерса. Әлегә программаны әзерләп ятабыз. Безнең беренче чыгышны кайберәүләр «Жомга киче» музыкаль тамашасында күрергә дә өлгерде инде. Программаның 80 проценты юмордан торса, 20 процентын җырлар тәшкил итәчәк. Тамашачының кәефен дәртле, шаян җырлар белән дә күтәрәчәкбез. Төркемдә мин, Ризат Рамазанов, Ландыш Гыймадиева, Илназ Миннеханов, Илдус Әхмәтгалиев һәм тагын бер-ике кеше булачак. Ризат белән инде 4 ел таныш. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын бергә тәмамладык, бергә эшләдек. Җитмәсә, хәзер без аның белән күршеләр дә булдык. Туганнар кебек яшибез. Ә Ландыш белән Илназны шулай ук белә идек, алар әлегә мәдәният институтында укыйлар, эшләргә теләкләре зур. Илдус - безнең ди-джей егет, музыкаль бизәлеш өчен җаваплы, аның белән туйларда, юбилейларда шулай ук күптән бергә эшли идек. Концертларыбызны, беренчеләрдән булып, Казан арты авыллары күрәчәк. Эшне Әтнә, Балтач, Арча, Кукмара һәм Саба районнары авылларыннан башларга торабыз, Алла боерса.
- Шулай да нигә кредитка барып бәйләндегез?
- Ни өчен «Кредит» дип исем куштык, чөнки хәзер, кемгә карасаң да, бөтен кеше кредитта, шул исәптән үзебез дә! Менә шушы кредит сүзе җелеккә төшсә дә, шунсыз яшәп булмаганга, шулай атарга булдык. Туена кадәр кредитка уздыра бит хәзер халык. Үзеннән-үзе көлә алган кеше ул - көчле кеше.
- Көлке капчыгыгызда, әллә көлке янчыгыгызда, димме - нинди темалар булачак. Текстларыгызны кем яза?
- Без, әлбәттә, авыл темасын беркайчан да ташламыйбыз, чөнки һәрберебез - авылдан чыккан кешеләр. Аның бөтен сулышын тоябыз. Шулай ук татар эстрадасына яңа юмор-пантомима стилен кертәбез әкрен генә. Юмор текстларын үзем язам, аннан егетләр-кызлар белән бергәләп шомартабыз.
- Шәхсән үзеңне нинди кыяфәттә күрәчәкбез? Һаман да шул кәкре аяклы хәчтерүшме?
- Кәкре аяклы хәчтерүше дә, бөтенләй яңа образлар да булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading