16+

Земфира: «Мин – татар»

Казанда аншлаг белән узган Земфира концертларына һәркем килә алмады. Җырчы, танылган рок-башкаручының концертына билетлар бер ай алдан сатылып беткән иде инде. Шуңа күрә оештыручылар басып торыр өчен дә билетлар сата башлады. Алары да мең ярымнан ким түгел иде. Концерт көнне исә күпләр гардеробка куя алмау сә­бәпле (урын юк), өс киемнәрен...

Казанда аншлаг белән узган Земфира концертларына һәркем килә алмады. Җырчы, танылган рок-башкаручының концертына билетлар бер ай алдан сатылып беткән иде инде. Шуңа күрә оештыручылар басып торыр өчен дә билетлар сата башлады. Алары да мең ярымнан ким түгел иде. Концерт көнне исә күпләр гардеробка куя алмау сә­бәпле (урын юк), өс киемнәрен кочаклап аягүрә, кемдер куртка-пәлтәсен идәнгә җәеп утырып карарга мәҗбүр булган. Земфира үзенең зур концерт туры кысаларында Казанга дусты Рената Литвинова белән килгән.
«Жить в твоей голове» альбомын тәкъдим итүче Земфира өчен Казан тамашачысы икеләтә кадерле икән. Ул аны сәхнәдән дә җиткергән: «Мин моны ихлас әйтәм, очко җыяр өчен түгел, хәер, мин очкога мохтаҗ да түгел». Ә чын сәбәбе концерт соңында билгеле булган. «Мин сәхнәдән узган концертымда да әйтми калган яңалыгымны әй­тергә теләгән идем, - дигән рок-башкаручы. - Моңа кадәр мине һәркем әтием ягыннан - татар, әнием ягын­нан башкорт дип уйлады. Әмма миңа әнием Флорида Хәкимовна безнең аның ягыннан да татар булуыбызны әйтте. Аның әбисен кайчандыр милләт дигән графага үзен башкорт дип яздырган бул­ганнар. Чынлыкта исә әнием татар кызы. Шулай булгач, мин дә татар! Казанга шуңа да эчке бер дулкынлану белән киләм, монда чыгыш ясау, сезнең җылы карашыгызны тою мөһим», - дигән җырчы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading