16+

Үзеңнеке үзәктә яки безгә театр килде

Олы Кариле авылы мәдәният йортында 11 февраль көнне Казан дәүләт аграр университеты студентлар татар театры драматург Илгиз Зәйниевнең «Мәхәббәт турында риваять» дигән мелодрамасын куйды.

Үзеңнеке үзәктә яки безгә театр килде

Олы Кариле авылы мәдәният йортында 11 февраль көнне Казан дәүләт аграр университеты студентлар татар театры драматург Илгиз Зәйниевнең «Мәхәббәт турында риваять» дигән мелодрамасын куйды.


Олыкарилеләр бу көнне түземсезләнеп һәм кызыксынып көтте, чөнки мелодрамадагы төп рольне авылыбыз егете Илнар Ид­рисов уйнаячагын белә иде.

Тамашачы әсәрнең авторы Илгиз Зәйниев турында хәбәрдар булса да, сәхнәбезгә аның әсәре менгәне юк иде. Аның иҗаты белән танышу теләге дә, әлбәттә,зур иде.
Ул көн килеп җитте. Күрсәтелгән вакытка тамашачы да җыелды, буш урыннар калмады да. Залда якты, җылы, һәр җирдә пөхтәлек. Кемнәрдер залның зәвыклы бизәлешен күзәтә. Күрәсең, алар башка авыллардан килгәндер, тәрәзә һәм сәхнә пәрдәләре чынлап та бик матур.

Пәрдә ачыла. Сәхнәдәге күренеш-бизәлеш күңелгә бик тә хуш килерлек: агачлык, инеш, инеш аркылы бас­ма.
Әсәрнең эчтәлеге гади генә кебек. Яшьләр кичләрен су буенда очраша, дуслаша, ярату хисләрен белдерә. Төп герой Айназ, суга төшкән ай кызы Айсылуны күреп, гашыйк була. Ай кызы да егетне ярата. Аның да җиргә төшеп, кешеләр арасында сөйгәне белән бәхетле яшисе килә. Ләкин салкын ай аны җиргә җибәрми. Аерылышу котылгысыз.

Айсылу белән Айназның матур мәхәббәтләренә киртә булырдай кешеләр җирдә дә бар. Алар яманлык кылырга да сәләтле.Алар ай кызына китәргә кушалар, хәтта җәберлиләр дә. Әсәр эчтәлеге тамаша­чыга әдәп-әхлак кагыйдә­ләрен дә оста җиткерә. Вакыйгалар үсешендә чын мәхәббәт, яхшылык, яктылык яманлык­ка каршы куела. Ай кызы китә, ләкин мәхәббәт күңелдә яши, җылыта, яктырта, яшәргә көч бирә.
Пьеса авторы Илгиз Зәйниев һәм режиссер Раушан Шәриф геройларның хис-кичерешләрен калку итеп күрсәтүдә музыкаль бизәлешне оста файдаланганнар. Җырларның көе-сүзе, башкару осталыгы тамашачы күңелен яулый алырлык. Сәхнә, артист, тамашачы бергә дулкынлана, залдагы һәр кеше яшьлек, матурлык белән бергә яши башлый.

Сәхнә геройларының киемнәре зәвыклы, төсләр матурлыгы үзара килешле, авторның әйтергә теләгән фикерен ачуда булышырлык итеп уйланылган, шулай сайланган. Артистларның уены чыннан да сокланырлык. Барысы да җыр-биюгә оста, сәхнәдә хәрәкәтләре матур һәм урынлы, сүзләрне әйтү ачык, тавыш тоннары бай, сөйләм осталыклары мактарлык. Әсәр бербөтен, бер сулышта карала.Татарстан Рес­публикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев - чын остаз. Аның театрга чын күңелдән бирелгән булуы, үзенең артистларын яратуы, кайгыртучанлыгы күз карашыннан ук сизелә. Мелодрамада ул бабай ролен башкара. Роберт абый сәхнәгә чыкса, сәхнә яктыра, нурлана, уңай энергия тарала.

Үзеңнеке үзәктә, диләр, шулай икән шул. Тамаша­чылар авылдашыбыз Илнар уйнавын дулкынланып, аның өчен җан атып карады. Сынатмады Илнар, ­сөбханалла! Буй-сын, гәүдә җиңеллеге, җыр-биюгә осталык, хә­рәкәт тизлеге, хис тирәнлеген бирүдә тавыш үзенчәлекләрен оста файдалана белү, гаҗәеп ихласлык - барысы да бар. Күз тимәсен!
Шәп уйнадылар егетләр-­кызлар. Тамашачы бик риза булды. Алып кайткан бит авылга Илнар сәхнәдәш дусларын. Җырчы булырга укучы авылдаш егетебез­ Марат Галим­җанов та алданрак Динә һәм Рафаэль Латыйповлар белән бергә искиткеч шәп программа әзерләп кайткан иде. Менә инде 18 мартта Венера Ганиева белән безгә тагын киләчәкләр.

Егетләр мәктәптә үзеш­чән сәнгать түгәрәгендә, төрле тематик чараларда катнашып, сәнгатькә тартылдылар. Аннары сәләтләрен мәдәният йортында Илсур абыйлары җитәкчелегендә чарладылар, үс­терделәр. Соңгы елларда мәдәният йорты коллективы үзенең эшчәнлеген бик киңәйтте, төрләндерде. Район һәм зона бәйге-ярышларда урыннары һәрвакыт югары. Авылыбызның йөзек кашы булган артист, режиссер, Минзәлә театры директоры, Тукай бүләге лауреаты Сабир Өметбаев исемен дә безнең авыл мәдәният ­йортына юкка бирмәгәннәрдер.

Нәкыя Халикова, ветеран укытучы
Кама Тамагы районы, Олы Кариле авылы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading