16+

«Зур Идел» тагын да зурая

Хәтерлисездер, «Зур Идел» Казанда беренче тапкыр 1980 елда Татарстан Рәссамнар берлегенең әлеге максатта махсус төзелгән күргәзмәләр залында (К.Маркс ур., 57) узган иде.

«Зур Идел» тагын да зурая

Хәтерлисездер, «Зур Идел» Казанда беренче тапкыр 1980 елда Татарстан Рәссамнар берлегенең әлеге максатта махсус төзелгән күргәзмәләр залында (К.Маркс ур., 57) узган иде.

Үзәктән читтәге, төгәлрәк әйтсәк, Идел буе төбәгенең сынлы сәнгать казанышларын барлау максатыннан, 1964 елда Самара (Куйбышев) шәһәрендә тәүге тапкыр үткәрелгән «Зур Идел»дән соң уздырылган төбәк күргәзмәләренең бишенчесе иде ул. Әлеге күргәзмәнең VII нчесе дә (1991 ел) бездә узды. Инде менә Универсиада алдыннан Казан тагын зур күргәзмә кабул итәргә әзерләнә. 5 июньнән 28 июньгә кадәр эшләячәк «Зур Идел» күргәзмәсе чыннан да зур булырга охшый. Федераль округның 13 төбәгеннән барлыгы 1000нән артык автор 2000нән артык эш күр­сәтәчәк анда. Әлбәттә инде, бу кадәр эшне бер залга сыйдыру мөмкин нәрсә түгел. Шуңа күрә дә күргәзмә берничә мәйданда эшләячәк. Бер үк вакытта Россия Рәссамнар берлегенең Идел буендагы һәр төбәк бүлекчәсенең эшчәнлеге бәян ителгән каталог чыгачак. Күргәзмәгә эшләрне сайлап алу, ягъни күргәзмә комитетының утырышы 17-18 апрель көннәрендә (К.Маркс урамы, 57) узачак. «Зур Идел»нең күргәзмә комитеты составына төбәк бүлекчәләре рәисләре, сәнгать белгечләре, Россия Рәссамнар берлеге секретариаты әгъзалары керә. Соңгы 5 елда иҗат ителгән төрле жанрдагы (рәсем сәнгате, графика, скульптура, плакат, монументаль сәнгать, кулланма-гамәли һәм халык сәнгате, театр һәм кино сәнгате декорациясе, храм сәнгате, сәнгать белгечлеге) 3000гә якын эш каралачак.
Бу турыда­ ТР Мәдәният министрлыгында рәссамнар, сәнгать белгечләре катнашында узган матбугат конференциясендә бәян ителде. Рәссамнар, әлбәттә, әлеге вакыйганы зур иҗат бәйрәме буларак каршылый, әмма шул ук вакытта күңелдә төер дә юк түгел. Иң күңелгә тигәне - бүгенге көндә үз күргәзмә заллары юк. Әйе, әйе, кайчандыр махсус «Зур Идел» өчен төзелгән күргәзмә залы аларныкы түгел. Руслар бик матур итеп, сапожник без сапог, ди мондыйларны. Кызыкмы? Бу очракта кызык түгел, кызганыч шул. Хәтта училище укучыларында да бар мондый зал.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading