16+

Профессор Альберт Әбделмәнов: «Ришвәт тәкъдим иткәч, «5»лелек белгән студентларга «3»ле куйдым»

«Җир кешесе түгел ул. Бөтен физиклар шундый буламы икән, һавада оча сыман, акча, байлык, затлы кием-салым да кызыксындырмый аны, яраткан фәне - физика белән генә яши», - ди якыннары 77 яшьлек Альберт абый турында. Чынлап та шулайдыр бу. 50 елдан артык Казанның төрле югары уку йортларында студентларга белем биргән галим...

Профессор Альберт Әбделмәнов: «Ришвәт тәкъдим иткәч, «5»лелек белгән студентларга «3»ле куйдым»

«Җир кешесе түгел ул. Бөтен физиклар шундый буламы икән, һавада оча сыман, акча, байлык, затлы кием-салым да кызыксындырмый аны, яраткан фәне - физика белән генә яши», - ди якыннары 77 яшьлек Альберт абый турында. Чынлап та шулайдыр бу. 50 елдан артык Казанның төрле югары уку йортларында студентларга белем биргән галим...

«Җир кешесе түгел ул. Бөтен физиклар шундый буламы икән, һавада оча сыман, акча, байлык, затлы кием-салым да кызыксындырмый аны, яраткан фәне - физика белән генә яши», - ди якыннары 77 яшьлек Альберт абый турында. Чынлап та шулайдыр бу. 50 елдан артык Казанның төрле югары уку йортларында студентларга белем биргән галим әле берәр ел элек кенә лекцияләр укудан туктаган. Репетиторлык эшен дә хәзергә калдырып торырга туры килгән әле аңа. Барысы да докторлык диссертациясен язу максатыннан.
Альберт абый Әбделмәнов тумышы белән Казаннан. Кечкенәдән физика, химия белән кызыксынып үскән. Шуңа да мәктәпне тәмамлауга, Казан дәүләт химия-технология институтына укырга кергән.
Профессор үз гомерендә бер тапкыр да ришвәт алмаган. Берсендә студентлар акча тәкъдим иткәч, хәтта «биш»легә генә укучыларның да зачет кенәгәләренә «өч»ле куеп чыгарган. Шул рәвешле егетләргә, кызларга «сабак» биргән. Альберт абый яшь чагында Казахстанда Химия-технология институтында да ректор вазифасын башкарган. «Ул чакта да сессия, укырга керү вакытлары башлангач, йә командировка алып китә идем, кеше күзенә күренмәскә тырыштым, ришвәт тәкъдим итмәсәләр ярар иде дип күп очракта качып йөрергә туры килде», - дип искә ала.
- Тишек носки белән йөрсәм йөрим, әмма кешенең бер тиененә дә кагылмыйм, - ди ул.
Альберт абый үзе турында сөйләгәнне, мактаганны бер дә яратмый. Гадел, намуслы булу кебек сыйфатлар, мөгаен, аңа әтисеннән күчкәндер.
Әтисе Гата ага Бөек Ватан сугышы елларында Казан дары заводында баш инженер булып эшләгән. Аның күпләгән автор таныклыклары әле бүген дә Альберт абыйда саклана. Эшендә күрсәткән уңышлары өчен маршал Жуковтан рәхмәт хаты да бар.
Сугыштан соң Гата ага Татарстан май комбинатының директоры булып эшләгән, аннары озак еллар Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары булган.
Альберт абый көн саен диярлек китапханәгә бара, минем белән дә озак сөйләшеп тора алмады ул, китаплары янына ашыкты, имтиханнар тапшырып йөри икән. «Диссертация­не уңышлы яклап чыксам, тагын бер максатыма ирешер идем», - ди.
Фотода: Альберт абый хатыны Әнвәрә апа белән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading