16+

Алман балалары дәрес хәзерләми!

Үзебезнекеләр арасында да дәрескә кул селтәүчеләр бар инде ул, дияргә ашыкмагыз. Германиядә әлеге «тәртипсезлек» рәсми рәвештә булдырылган. Берничә алман мәктәбендә, 5-9 нчы сыйныф укучыларын өй эшләреннән азат итәргә кирәк, дигән карарга килгәннәр. Төньяк Рейн-Вестфалиядә урнашкан Эльза Брендстрём исемендәге мәктәп, беренчеләрдән булып, укучыларны авыр «йөк»тән коткарган. Әлеге карарга килүчеләрнең фикеренчә, балаларның...

Алман балалары дәрес хәзерләми!

Үзебезнекеләр арасында да дәрескә кул селтәүчеләр бар инде ул, дияргә ашыкмагыз. Германиядә әлеге «тәртипсезлек» рәсми рәвештә булдырылган. Берничә алман мәктәбендә, 5-9 нчы сыйныф укучыларын өй эшләреннән азат итәргә кирәк, дигән карарга килгәннәр. Төньяк Рейн-Вестфалиядә урнашкан Эльза Брендстрём исемендәге мәктәп, беренчеләрдән булып, укучыларны авыр «йөк»тән коткарган. Әлеге карарга килүчеләрнең фикеренчә, балаларның...

Мондый тәҗрибәне ике ел уздырып карарга, шул вакыт эчендә аның әһәмиятен ачыкларга уйлыйлар. Кичке алтыга кадәр укып, мәгълүмат белән башы шыплап тулган баланың калган вакытын ничек үткәрәчәге генә билгесез. Ул кичләрен спорт күнегүләре ясап яисә баян тартып уздырса, бик әйбәт, әлбәттә. Тик безнең илдә бала, бераз буш вакыты булуга, компьютер, телевизор каршына чапканда, алманнарның тәҗрибәсе чынга ашмастай хыял гына булып күренә. Хәер, бу хакта шул казанда кайнаучылардан сорашсак, дөресрәк булыр.
Гөлсәһирә Әхмәдуллина, 155 нче татар гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы: «Бу Татарстан өчен дә яңалык түгел. Мин 51 нче мәктәптә эшләгәндә, шундыйрак тәҗрибә кертеп карадык. Укучыларны өй эшләреннән азат иттек, кайвакыт нинди дә булса иҗади биремнәр генә бирә идек. Мин моны хуплыйм. Дөрес, бөтен фәннәрдән дә әлеге алымны кулланып булмый. Мәсәлән, әдәбиятта укырга кирәк инде, бер өлешен өйгә калдырмый да хәлең юк. Ә татар телендә күнегүләрне дәрестә дә эшләргә була. Өстәвенә хәзер татар теле атнага өч тапкыр укытыла, сыйныфта да барысына да җитешергә, өй эше биреп азапланмаска мөмкин дип саныйм».
Камилә Гыйниятуллина, 3 бала әнисе: «Өй эшләре бирергә кирәк, тик чамасын белеп кенә. Бала, дәреслекләренә күмелеп, башын да күтәрмичә утырырлык булмасын, уйнарга, ял итәргә дә вакыты калсын. Алайса, кайбер укытучылар дәрестә өлгермәгән материалны да өйгә калдыралар. Шулай да мин укучыларны тулысынча өй эшләреннән азат итү яклы түгел. Даими караштырып бармагач, дәрестә үткән материал бик тиз онытыла бит ул».
Эльвира Кәримова, 7 нче сыйныф укучысы: «Мин өй эшләрен гел хәзерләп барам. Математика белән рус теленнән - әнием, калган фәннәрдән абыем булыша. Өй эшләре бирми башласалар, бик әйбәт булыр иде әле. Ял итәргә вакыт калыр иде, ичмасам. Мин рәсем ясарга яратам, буш вакытымны яраткан шөгылемә багышлар идем. Ә спорт һәм музыка дәресләре мәктәптә дә укытыла бит».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading