16+

БДИ башланды: укучылар беренче имтиханнарын тапшыра

Кичә Әлмәт, Буа, Яшел Үзән, Кукмара, Түбән Кама районнары һәм Казан шәһәреннән 68 укучы математика буенча бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшыру этабын узды. Имтихан бирү пункты Казанның 6 нчы гимназиясендә оештырылды.

БДИ башланды: укучылар беренче имтиханнарын тапшыра

Кичә Әлмәт, Буа, Яшел Үзән, Кукмара, Түбән Кама районнары һәм Казан шәһәреннән 68 укучы математика буенча бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшыру этабын узды. Имтихан бирү пункты Казанның 6 нчы гимназиясендә оештырылды.

К емнең ни­чектер, ләкин минем БДИ дигән сүзне ишетүгә, йөрәгем ешрак тибә башлый. Ни дисәң дә, мин дә шул «сират күперен» узган кеше. Имтиханга җыелган укучылар да борчулы иде, бөтенесе дә үз уйларына бикләнеп, алда көтәсе сынауга әзерләнде.

БДИны вакытыннан алда башка елларда мәктәпне тәмамлаучылар һәм педагогик совет карары буенча рөхсәт бирелгән быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары тапшыра ала. Әлеге өстенлеккә авыру сәбәпле вакытында имтихан бирә алмаучылар, ярышларга китәчәк яшь спортчылар, илкүләм һәм халыкара бәйгеләрдә катнашучылар, армиягә чакырылучылар, чит ил вузларына керергә ниятләүче абитуриентлар ия. Мин күргәннәр арасында көмәнле яшь ханымнар да, инде үз балалары булганнар да очрады. Берәүләр БДИны тизрәк өлгергәнлек аттестаты алыр өчен бирсә, башкалар югары белем алу хыялы белән килә.

Бу елны математика буенча имтихан бирү беренче тапкыр ике юнәлештә: база дәрәҗәсендә һәм профильле юнәлештә оештырыла. Аның беренчесе укучыларның гомуми үсешен күз уңында тота һәм мәктәпне тәмамлаучыларга аттестат алу өчен кирәк. Ә математика буенча имтихан нәтиҗәләре исәпкә алына торган юнәлеш буенча укырга керергә теләүчеләр исә БДИның профильле дәрәҗәсен сайларга тиеш. Бу имтиханда барлыгы 21 бирем булачак.

Түбән Кама шәһәреннән килгән Кирилл Голубев, узган елгы БДИ баллары түбән булу сәбәп­ле, бәхетен кабат сынап карарга булган.
- Юлда озак килдек, арытты. Ләкин барыбер имтиханга күтәренке кәеф белән керәм. Имтиханны икенче тапкыр биргәч, алай ук куркытмый. Бер ел буе яхшылап әзерләндем, максатым - Санкт-Петербург шәһәрендәге төзелеш университетына укырга керү, - диде егет.

Ләкин бер ел вакытын да Кирилл бушка уздырмаган, ул Петербург шәһәрендә урта һөнәри белем ала икән.

Айдар Миннегулов мәктәпне 2007 елда ук бетергән булып чыкты. Элек югары белем алу турында уйламаган да ул

- Хәзер, башыңа төшкәч, кабат укучы партасына утырырга туры килә. Имтиханга үзлегемнән әзерләндем, төгәл фәннәрдән дусларым да булышты. Тагын рус теле, физика һәм җәмгыять белеменнән имтихан бирәсем бар, - диде ул.

База дәрәҗәсендәге им­тихан өч сәгать кенә барса, кичә булган профиль дәрәҗәсендәге имтихан 3 сәгать тә 55 минут барды. Әлеге имтиханда биремнәр дә авыррак, минималь баскыч та 27 баллны тәшкил итә. Имтихан нәтиҗәләре ун көннән билгеле булачак.

БДИны төрле фәннәр­дән ва­кытыннан алда тап­шыру этабы 24 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Анда барлыгы 9 меңләп кеше катнашыр­га теләк белдергән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading