16+

«Беренче дулкын» узды

Абитуриентларның студентлык чорына якынайган, авыз тутырып: «Мин укырга кердем!» - дип, шатлыклары белән уртаклашып йөргән көннәре. 5 август көнне Россиянең барлык вузлары да «беренче дулкын»да укырга кабул ителүчеләрнең исемлеген чыгарды. Приказда исем-фамилияләре күренмәгәннәр дә өмет канатларын салындырырга ашыкмасын - чиратта «икенче дулкын».

Анысында беренче агымга эләкми калган, ягъни запаста торучыларга тагын бер мөмкинлек тудырыла. «Икенче дулкын»ның «тәкъдим ителгәннәр» исемлегендә үзләрен тапкан абитуриентлар документларының төп нөсхәләрен 9 августка кадәр уку йортына илтеп тапшырырга тиеш. 10 августта ахыргы приказ чыгачак.
Хәзер нәтиҗәләрне белү өчен вузга барып йөрисе юк - барысы да сайтта теркәлеп бара. Бу уңайлыкны абитуриентлар да сизми калмаган. Сорашканнарның барысы да диярлек, көн саен Интернетка кереп, исемлекнең ни рәвешле үзгәрүен күзәтеп барган. Актанышта яшәүче Зәйнәп Саттарова, мәсәлән, шулай эшләгән. Документларын Казан (Идел буе) федераль һәм медицина университетларына тапшырган кыз, ни кызганыч, бер югары уку йортына да үтмәгән, «икенче дулкын»га да өмете аз. «Анысына да эләкмәсәм, медицина көллияте кала инде», - ди Зәйнәп. Азнакайдан Гөлия Сәетова: «Әни: «Вузга керә алмасаң, машина йөртү таныклыгына укырсың», - диде», - дип шаярта. Шулай да кыз моның шаярту дәрәҗәсендә генә калачагына, медицина университетына керә алачагына ышана. Аның бу өметен химия белән биологиядән бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшыруы да ныгыта.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading