16+

«Без ике башкаладан гына калышсак та, Екатеринбург, Новосибирск кебек көчле фәнни базалары булган шәһәрләрдән алда баруыбыз – үзе зур бәя»

Бу атнада Казан укытучылары август киңәшмәсенә җыелды. Башкала мөгаллимнәре «Казан мәгарифе: трендлар, төп мәсьәләләр, аларны чишү юллары» дигән темага фикер алышты. 90 еллык тарихы булган киңәшмә мәгариф өлкәсенең еллык уңышларына нәтиҗә ясый, дөрес юнәлеш алу максатыннан, кимчелекләрне ачыклый.

«Без ике башкаладан гына калышсак та, Екатеринбург, Новосибирск кебек көчле фәнни базалары булган шәһәрләрдән алда баруыбыз – үзе зур бәя»

Бу атнада Казан укытучылары август киңәшмәсенә җыелды. Башкала мөгаллимнәре «Казан мәгарифе: трендлар, төп мәсьәләләр, аларны чишү юллары» дигән темага фикер алышты. 90 еллык тарихы булган киңәшмә мәгариф өлкәсенең еллык уңышларына нәтиҗә ясый, дөрес юнәлеш алу максатыннан, кимчелекләрне ачыклый.


Рус телен беләләр, инглиз телен юк

Биология, география, рус, инглиз, немец телләреннән тыш, быел имтихан нәтиҗәләре чагыштырмача яхшы, дип докладын уңышларны барлаудан башлады шәһәрнең Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин. Узган ел 21 Казан укучысы бердәм дәүләт имтиханнарыннан тиешле минималь балл җыя алмаса, быел 10 бала аттестатсыз калган. Барлыгы 16 укучы мәктәптән «справка» белән чыгып киткән, бер укучы имтиханнан куылган. 139нчы гимназия укучысы Илсинә Гыйльметдинова Россия буенча барлык фәннәрдән дә йөз балл җыйган 21 баланың берсе.

Чыгарылышлар арасында әле дә иң популяр фән булып җәмгыять белеме тора. 42,5 процент укучы әлеге фәннән БДИ тапшырган. Икенче урында - физика (26,7 процент), өченчесендә - биология (18,1 процент). Абитуриентларның иң «яратмаган» фәне - география. Аны нибары 0,7 процент укучы сайлаган.

Республиканың башка районнары белән чагыштырганда, Казан укучылары математикадан профиль юнәлешендә, информатика, химия, физика, география, чит телләр буенча имтиханны яхшырак биргән. Авыл һәм районнарда күрсәткечләр түбәнрәк. Математикадан (профиль юнәлеше) уртача имтихан баллары Мәскәү белән Санкт-Петербургны да узып киткән.

БДИдан «йөз» балл җыярга теләүчеләр өчен рус теле иң кулай фән икән. Быел 15 кеше әлеге фәннән максималь балл җыйган. Ел саен Казанның IT-лицее, 131нче, 177нче лицее, КФУ каршындагы лицей, 139нчы гимназия дәүләт имтиханын күпләп йөз баллга тапшыручы укучылары белән аерылып тора. Казан буенча барлыгы 43 бала БДИны иң югары баллга тапшырган.

9нчы сыйныфтан соң укучылар дүрт имтихан тапшыра. Быел 137 бала әлеге сынауны уза алмаган. Мәгариф хезмәткәрләре сүзләренчә, бу имтиханга әзерлек инде 5нче сыйныфтан башланырга тиеш. Быел IV сыйныфтан соң тапшырылган имтихан нәтиҗәләре дә сөендерми.

Мәктәпләр уңайлы булырга тиеш

2020 елда Татарстан яңа система буенча белем бирә башлаячак. Моның өчен мәктәп, балалар бакчалары да тиешле халәттә булырга тиеш. 30 еллык мәктәпләргә капиталь ремонт тәмамланды, быелдан балалар бакчаларын төзекләндерергә керешәчәкләр. Беренче сентябрьдән Совет районында ике яңа мәктәп укучыларны кабул итә башлый. Шулай ук «Салават Күпере», «Светлая долина», «Соловьиная роща» торак комплексларында да берәр мәктәп сафка баса. «Весна», АРТ СИТИ, «Станция юбилейная» торак комплексларында да берәр балалар бакчасы торгызыла. Казан буенча җиде яңа белем бирү үзәге ачылырга тиеш.

- Төзекләндерелгән биналар мөмкинлекләре чикле укучылар өчен дә уңайлы булырга тиеш. Быел тагын дүрт мәктәп сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле укучыларны кабул итәргә әзер. Без аларга мөмкинлекләре чиклеләр дип түгел, потенциаллары чиксез балалар дип карарга тиеш, - диде Илсур Һадиуллин.

65нче мәктәп, 67нче, 376нче балалар бакчасы, 14нче музыкаль мәктәптә дә 9 миллион сумга уңайлы мохит тудырылган. Авыррак сөйләшкән, ишетмәүче, торак-хәрәкәт аппараты зәгыйфьләнгән, психик үсештә тайпылышлар булган балаларны да ата-аналар шикләнмичә балалар бакчасына йөртә ала. Балалар бакчаларында алар өчен тудырылган махсус хезмәтләрдән хәзер ун меңнән артык бала файдалана.

- Инде 2020 елны күзаллап эшлибез икән, киләчәктә безгә башлангыч сыйныф укытучылары кирәк булачак. Чөнки беренче сыйныфка укырга баручы сабыйларның саны арта бара, - диде Илсур Һадиуллин.

Казан макталды

Мөслимдә узган август киңәшмәсенә караганда, Казанныкы тынычрак булды. Җитәкчеләр дә, тәнкыйтьләүгә караганда, күбрәк мактады.
Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов республика мәгариф системасы ил буенча лидер дип белдерде.

- Татарстан мәгарифенең йөзе булып Казан тора. Бу - уникаль шәһәр. Ул мәгариф өлкәсендә күпьеллык традицияләр һәм инновацияләр урыны, - диде ул.

Казан мэры Илсур Метшин да башкаланың белем бирү дәрәҗәсе белән канәгать калган. Ул Казан мәгарифенең киләчәген күп профильле, техник яктан үскән, инженер, IT-юнәлешендә белем биргән, укучылары белән балалар бакчаларыннан ук эшләгән мәктәпләрдә күрә.

- 90 нчы елларда кешегә профессиональ юнәлеш бирү эше туктатылды. Кем кайда булдыра ала, шунда эшләде. Хәзер без кабат кеше үз һөнәрен мәктәптән үк сайларга тиеш дигән төшенчәгә кайттык, - диде Илсур Метшин.

Шәһәр мэры мәктәпләрне берләштерү тәҗрибәсен дә искәртте.
- Эшкә тотынганчы, без Мәскәү, Санкт-Петербург, халыкара тәҗрибәне өйрәндек. Ләкин алардан күчермәскә булдык. Мәктәпләрне иң яхшы яклары, тәҗрибәсеннән чыгып берләштерәчәкбез. Бу эшне ата-аналар да күзәтеп барса, яхшы булыр иде, - диде ул.
Илсур Метшин хезмәт дәресенә дә игътибарны арттырырга чакырды.
- Бәлки, балада гениаль механик яки бик яхшы фрезировщик сәләте бардыр. Үз гомерендә калак белән компьютер тычканы гына тоткан бала моны белми дә калырга мөмкин бит. 2019 елда булачак WorldSkills чемпионаты алдыннан бу аеруча да актуаль тема, - диде шәһәр мэры.



Менә инде ничә ел рәттән Казан укучылары Россиякүләм олимпиадаларда өченче урында бара. Быел 78 укучы олимпиадаларда җиңүче һәм призер исемен алды.
- Без ике башкаладан гына калышсак та, Екатеринбург, Новосибирск кебек көчле фәнни базалары булган шәһәрләрдән алда баруыбыз - үзе зур бәя. Бу җиңүне без ел саен зур тырышлык белән яулап алабыз. Әлеге уңышларга ирешкән балалар - безнең республика киләчәге, - диде Илсур Метшин.


Казанның иң яхшы мәктәпләре


Авиатөзелеш районы
145нче лицей
119нчы мәктәп
112нче мәктәп

Вахитов районы
12нче мәктәп
131нче лицей
18нче мәктәп

Киров районы
4нче гимназия-интернат
57нче мәктәп
4нче гимназия

Мәскәү районы
2нче лицей-интернат
20нче мәктәп
94нче гимназия

Яңа Савин
районы
7нче лицей-интернат
7нче гимназия
9нчы мәктәп

Идел буе районы
19нчы гимназия
83нче лицей
129нчы мәктәп

Совет районы
175нче мәктәп
159нчы лицей
72нче мәктәп

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading