16+

Безнең укытучылар җиңүче

Бу көннәрдә ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов Мәскәүдән Татарстан өчен күңелле хәбәр алып кайтты. Республикабыз укытучылары, эшчәнлекләренең сыйфат дәрәҗәсен күтәрү өчен компьютер һәм интернет ресурслар куллану буенча, россиялеләр арасында беренче урында тора икән. Әлеге Бөтенроссия рейтингын уздырган «Новости» Россия мәгълүмат агентлыгы, җиңү белән тәбрикләп, министрга рейтинг лидеры сертификатын...

Бу көннәрдә ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов Мәскәүдән Татарстан өчен күңелле хәбәр алып кайтты. Республикабыз укытучылары, эшчәнлекләренең сыйфат дәрәҗәсен күтәрү өчен компьютер һәм интернет ресурслар куллану буенча, россиялеләр арасында беренче урында тора икән. Әлеге Бөтенроссия рейтингын уздырган «Новости» Россия мәгълүмат агентлыгы, җиңү белән тәбрикләп, министрга рейтинг лидеры сертификатын тапшырган. «Социаль навигатор» интернет-сораштыруында РФнең 83 өлкәсеннән 82 меңләп педагог катнашкан. Бу - Россиядәге барлык укытучыларның 7,85 проценты дигән сүз. Ә Татарстан укытучыларына килгәндә исә, әлеге сораштыруга аларның 67 проценты җәлеп ителгән. Өстәвенә шуның 42,8 проценты - авыл укытучылары. Математика һәм информатика белгечләре аеруча активлык күрсәткән. Татарстаннан күпкә калышып, икенче урында Тамбов өлкәсе укытучылары тора.
«Укытучыларны ноутбуклы итү, мәктәпләрдә чыбыксыз интернет нокталары булдыруның шундый нәтиҗәләргә китерүе безне бик шатландырды», - диде министр «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган очрашуда.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading