16+

«Бөтен нәрсәбез бар»

«Әкияттәге кебек монда», - дип шатлана Балтач районының Бөрбаш урта гомумбелем бирү мәктәбе коллективы. Белем бирү йортындагы шартлар, чыннан да, сокланудан тел шартлатырлык булса, яңа мәктәпле булып куюлары да нәкъ әкияттәгечә килеп чыккан. Узган елның 8 декабреннән элеккеге бик иске биналарыннан өр-яңа мәктәпкә күчкәннәр алар.

«Бөтен нәрсәбез бар»

«Әкияттәге кебек монда», - дип шатлана Балтач районының Бөрбаш урта гомумбелем бирү мәктәбе коллективы. Белем бирү йортындагы шартлар, чыннан да, сокланудан тел шартлатырлык булса, яңа мәктәпле булып куюлары да нәкъ әкияттәгечә килеп чыккан. Узган елның 8 декабреннән элеккеге бик иске биналарыннан өр-яңа мәктәпкә күчкәннәр алар.

1964 елда Бөрбаш мәктәбенең бинасы яна. Аның урынына ашыгыч рәвештә генә яңа белем бирү йорты төзеп куялар. Шул гомердән бирле зур төзекләндерү күрмәгән корылма бик беткән, таушалган булган, диварларында ярыклар барлыкка килгән. Ниһаять, узган ел иске бина белән хушлашканнар. «Аллаһы Тәгаләдән вакыт җиткәндер инде», - ди авылның имамы Җәлил хәзрәт Фазлыев. Сүз уңаеннан, хәзрәтнең дә мәктәпне яңартуга керткән өлеше бик зур.
Мәктәп яңа санитар-гигиена таләпләренә туры китереп төзелгән. Башлангыч сыйныфлар зурлардан аерым укый. Беренче сыйныфларга махсус өч бүлмә каралган - уку, уйнау һәм йоклау өчен. «Продленка» булгач, бала бераз йоклап алырга тиеш икән. «Сәгать 3-4тә кайтып китәләр. Әти-әниләре баланы китергәндә дә, алып кайтып киткәндә дә кул куярга тиеш», - ди мәктәпнең уку-укыту эшләре буенча мөдире Әнисә Гобәйдуллина.
Бүген Бөрбаш мәктәбендә 129 бала укый, аларга 25 укытучы белем бирә. Укучылар ике авылдан - Бөрбаш-Сәрдегәне һәм Бөрбашның үзеннән. Быел коллектив ун укучысын зур тормыш юлына озаткан.
«Информатика буенча бик көчле безнең мәктәп. Сайтлар конкурсында катнашабыз, олимпиадаларда призлы урыннар яулыйбыз. Укучыларыбыз вузда математика һәм информатика факультетларына керәләр», - ди Әнисә Камилевна. Моның өчен шартлар да тудырылган: информатика сыйныфы, 3 интерактив такта, 24 ноутбук, 24 компьютер, 5 телевизор, 5 видеокамера, 3 музыкаль үзәк һәм 9 проекторлары бар икән. «Өй туе»на Президент Рөстәм Миңнеханов та бүләк ясаган, анысы кайтып җитмәгән әле.
Актлар һәм спорт заллары, бөтен шартлары булган ашханә, малайлар өчен остаханә - Бөрбаш мәктәбендәге уңайлыклар болар белән генә бетми әле. Бер залны көрәш клубы итеп көйләгәннәр, егетләр анда бик яратып йөри икән. «Бөтен нәрсәбез бар, хәтта ит чаба торган бүкәнебезгә хәтле», - ди көлеп Әнисә Гобәйдуллина.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading