16+

Бумеранг булып кайткан нәтиҗәсезлек

РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Викторович Ливановны хәзер күпләр «нәтиҗәсез» дип тамга сугып утыручы чиновник буларак белә. Бертөркем югары уку йортларын да шул билге белән «бүләкләде» ул, берочтан кулы Фәннәр академиясенә дә җитте. Моның белән генә «нәтиҗәсез»ләр исемлеге ябылмаган икән әле. Халык күптән түгел министрның үзенә шушы тамганы чәпәп...

Бумеранг булып кайткан нәтиҗәсезлек

РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Викторович Ливановны хәзер күпләр «нәтиҗәсез» дип тамга сугып утыручы чиновник буларак белә. Бертөркем югары уку йортларын да шул билге белән «бүләкләде» ул, берочтан кулы Фәннәр академиясенә дә җитте. Моның белән генә «нәтиҗәсез»ләр исемлеге ябылмаган икән әле. Халык күптән түгел министрның үзенә шушы тамганы чәпәп...

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) уздырган сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Дмитрий Ливановның эшчәнлеге биш баллы шкала буенча фәкать 2,6 балл белән генә бәяләнгән. Укытучылар теленә күчерсәк, «икеле»дән бер башка калкыбрак торган, «өчле»гә барып җитмәгән бер мескен билге була инде бу.
2012 елның язында, Дмитрий Викторович әле министр кәнәфиенә утырган гына вакытта, аның кемлеген белүчеләр 26 процент кына булса, хәзер бу сан арткан, 40 процентка җиткән. Бер ел эчендә танылу китерерлек шактый эш башкарды шул Ливанов әфәнде. Министрның беренче адымнары ук халыкта зур ризасызлык тудырган иде. Дмитрий Викторовичның Россия вузларындагы бюджет урыннарын ике тапкыр кыскарту һәм бушлай югары белем алуны акрынлап бөтенләй бетерү тәкъдиме күпләрнең күңеленә хуш килмәде. Шулай да бюджет урыннары кыскарды, түләүле бүлекләрдә бәяләр тагын да югарырак сикерде. Барлы-юклы бер ел эчендә министр Дума оппозициясе белән дә, хакимият партиясе вәкилләре белән дә, үз вузларын яклап чыгыш ясаган студентлар белән дә, галим-гөләмәләр белән дә эләгешеп алырга өлгерде. Тик болар гына аны билгеләнгән юлыннан читләштерә алмады. Дмитрий Ливанов, үзенең сүзләре белән әйткәндә, «мәгариф системасын сәламәтләндерү» юнәлешендә эшләвен дәвам итә.
Әлеге дә баягы сораштыру нәтиҗәләренә әйләнеп кайтсак, халыкның 13 проценты мәгариф министрына ышанмый, 8 процентының Дмитрий Викторовичтан күңеле кайткан, ә 6 проценты исә Ливанов әфәнденең эшчәнлеген хөкем итәргә дә күп сорап тормый икән. Бөтенләй үк пессимизмга бирелмәүчеләр дә юк түгел. Сораштыруда катнашучыларның 6 проценты министрның яктылыкка вә нурга илтәчәгенә өметләнә, 3 проценты Ливановка ышана, ә 2 проценты аны хөрмәт итә.
«Медиалогия» тикшеренү компаниясе дә үз рейтингын булдырган. Биредә РФ Хөкүмәте министрларының массакүләм мәгълүмат чараларында никадәр позитив төсләрдә телгә алынуларын санап чыгарганнар. Булганнан бар да була, дигәндәй, Дмитрий Ливанов янә... арттан беренче. Бу - ММЧ мәгариф министры турында тискәре мәгълүматны күбрәк бирә дигән сүз.
Укыган вакытта күпме генә сүксәләр дә, еллар үткән саен, укытучылар нәкъ менә «икеле капчыклары»н сагынып искә ала. Алар, хәтерне бораулап кереп, мөгаллим күңелендә үз урынын таба, күрәсең. Кем белә, бүген «нәтиҗәсез эшләүче» тамгасы сугылган Дмитрий Викторовичны да, еллар үткәч, бәлки юксынырбыз әле. Еллар үткәч... Ә хәзергә халыкның 36 проценты Ливанов әфәнденең министр кәнәфиен бушатуын тели.

Авырый башлаган кешенең дәвалану курсы узуы организмда реформа үткәрү дип түгел, ә сәламәтләндерү, гадәти яшәү рәвешенә кайтару дип атала. Менә без дә хәзер мәгариф системасын сәламәтләндерү башында торабыз. Монда бернинди реформа турында да сүз бармый.
РФ мәгариф һәм фән министры Д.В. Ливанов

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading