16+

Быел ачылачак мәктәпләргә балаларны яздырыга мөмкин

Казанның яңа ике мәктәбе инде яңа уку елында укучыларны кабул итәргә тиеш.

Быел ачылачак мәктәпләргә балаларны яздырыга мөмкин

Казанның яңа ике мәктәбе инде яңа уку елында укучыларны кабул итәргә тиеш.

Бу вакытка кадәр 2-нче Азино урамындагы мәктәпне төзеп бетерү һәм кулланышка тапшыру планлаштырыла. Ачылышы планлаштырылган тагы бер мәктәп - "Җиденче күк" микрорайонындагы мәктәп. Мәктәпләр төзү федераль программасы буенча Казанда 2020 елга кадәр 4896 урынга дүрт гомуми белем бирү учреждениесе төзеләчәк. Бу хакта "Эфир" телеканалындагы "Тема" тапшыруы барышында Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте, дип яза Казан мэриясенең рәсми порталы.

Мәктәпләр төзү турындагы сорауны шәһәр җитәкчесенә бер казанлы бирде. Әлеге ханымны 2-нче Азино урамында мәктәп төзелү-төзелмәү мәсьәләсе борчый иде.

Илсур Метшин 2-нче Азино урамындагы мәктәп, финанс мәсьәләләре белән тоткарлыклар булуга карамастан, төзеләчәклеген җиткерде. "Без Россия Президенты Владимир Путинның 2015 елдагы юлламасында яңгыраткан федераль программага зур өметләр багладык. Һәм менә беренче федераль акчалар күчте, мәктәп шуларга төзеләчәк тә. Хөрмәтле телевизор караучыбыз әлеге мәктәпкә мөрәҗәгать итә һәм баласын алдан яздыра ала", - диде Мэр.

Шәһәр җитәкчесе сүзләренә караганда, 2020 елга кадәр мәктәпләр төзү федераль программасы буенча Казанда 4896 урынга дүрт мәктәп төзеләчәк, шул исәптән 2-нче Азино урамында да.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading