16+

Чемодандагы музей

Казанның Вахитов районы 14 нче рус-татар мәктәбендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан «Чемодан-музей» ясаганнар.

Чемодандагы музей

Казанның Вахитов районы 14 нче рус-татар мәктәбендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан «Чемодан-музей» ясаганнар.

Сугыш елларын тасвирлаган экспозициядә игътибар үзәгендә - солдатларның хәл алу, дошман утыннан саклану урыны - блиндаж. Монда шул чордагы хәрби техника, корал, хәтта солдатларның ашарга пешерү казанына кадәр бар. Экспозиция чемодан эченә урнаштырылган. Чемоданда сугыштан килгән солдат хатлары да урын алган. Боларны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рамил Мозаффаров укучылар белән бергә ясаган.

- Сугыш заманында солдатлардан килгән хатлар тылдагылар өчен өмет чаткысы булып торган, яшәү дәрте биргән. Алар аша хәбәр алышканнар, сугыштагы вакыйгаларны күзаллаганнар. Шуңа да чемодандагы музейда солдат хатларын урнаштыруны урынлы дип таптык. Мондый экспозицияләр уку­чыларда Бөек Ватан сугышы тарихына кызыксыну уята, үткәнебезгә битараф булмаска өнди. Бүгенге тыныч тормышның кадерен белергә өйрәтә. Биредә чын солдат хатлары. Аларны укытучылар Әмәт бистәсендә яшәүче сугыш ветераннарыннан алып килделәр. Укучылар ул хатларны кызыксынып укыйлар, хатта язылганнар хакында фикер алышалар. Тарихка алып кайта торган мондый эш­ләнмәләрне хә­зерге заман укучылары өчен бик кирәкле, файдалы дип саныйм, - ди Рамил.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading