16+

«Ел укытучысы» Ильсур Метшинны баерга өйрәтте

Бүген Казан Ратушасында "Казан шәһәренең ел укытучысы" бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Бәйгенең төп юнәлеше булган "Фән укытучысы" номинациясендә Мәскәү районының 2нче лицей-интернатының математика укытучысы Алмаз Хәмидуллин җиңүче дип табылды. Алга таба ул республика этабында катнашачак.

«Ел укытучысы» Ильсур Метшинны баерга өйрәтте

Бүген Казан Ратушасында "Казан шәһәренең ел укытучысы" бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Бәйгенең төп юнәлеше булган "Фән укытучысы" номинациясендә Мәскәү районының 2нче лицей-интернатының математика укытучысы Алмаз Хәмидуллин җиңүче дип табылды. Алга таба ул республика этабында катнашачак.

- Уңыш серем бик гади. Мин көн саен көзге алдына килеп көненә 200-300 мәртәбә "Мин - ел укытучысы" дип кабатлый идем. (көлә) Чын күңелдән әйткән сүзләр материальләшә дигән төшенчә бар бит ул. Әлбәттә, "мин - җиңүче" дип әйтеп кенә уңышка ирешеп булмый, моның артында зур эш һәм тырышлык тора. Укытучы берүзе генә мондый бәйгеләрдә җиңеп чыга алмый, шуңа да мине әзерләгән командама, гаиләмә, мәгариф системасына зур рәхмәтемне белдерәм, - диде Алмаз.
Яшь укытучы әле бер ел элек кенә Түбән Кама шәһәреннән Казанга күченгән булган. Ә укытучы булып эшләвенә инде алты ел.

- Университетта мин математик-программист һөнәрен үзләштердем. Соңгы курсларда мәктәптә балалар укытачакмын дигән җитди карарга килдем. Киләчәктә укытучы булсам да, мәктәп директоры булсам да - максатым кешеләргә файда китерү. Дөрес, бүген балаларны математика фәне белән кызыксындыру җиңелләрдән түгел. Укучыларыма ачык, бер генә җавап булмаган, логиканы эшләтә торган биремнәр бирәм. Бу балаларда креатив фикерләү, кызыксыну дигән сыйфатлар уята, - диде яшь укытучы.

Конкурста барлыгы 500дән артык мөгаллим катнашты, ләкин төрле сынаулар аша финалга бары 95е генә үтә алды. Ел саен укытучыларны Казан Ратушасында зурлап каршы алган Казан мэры Илсур Метшин да укытучы һөнәренең мөһимлеген искәртте.

- Җиңүчебез Алмаз Хәмидуллин ярдәмендә мин хәзер шәһәребез өчен ничек акча эшләргә кирәклеген беләм. Бары тик көн дәвамында "шәһәргә акча кирәк" дип 200-300 тапкыр кабатларга гына кирәк икән, - дип шаяртты Мэр. - Чынлыкта исә сезнең бу җиңүегез артында зур тырышлык, эшегезгә, шәһәрегезгә карата зур мәхәббәт тора. Укытучы кеше урамда да, җәмәгать транспортында да әллә каян күренеп, аерылып тора. Сездән балаларга, кешелеккә булган мәхәббәт нур булып бөркелә. Сез һәрвакыт әйләнә-тирәгезне яхшы якка үзгәртергә омтылуыгыз белән аерылып торасыз, - диде Илсур Метшин.

Бәйгенең үз яңалыклары да бар. Әйтик, быел "Татар теле һәм әдәбияты укытучысы" дигән яңа номинация өстәлде. Әлеге юнәлештә Совет районының 20нче гимназиясе укытучысы Гөлназ Гәлиева җиңү яулады. "Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары" номинациясе дә әле яңа. Биредә Совет районының 8нче гимназиясе укытучысы Юлия Салюкова беренчелеккә чыкты.


«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading