16+

Филолог, математик ... спортчы?!

Авыл җирендә яшәүче һәр кешенең бердәнбер булуына торган саен күбрәк инана барам. Авылыңда математика укытучысы юк икән, аны читтән эзләп табулары, ай-һай, авыр. Яшьләр арасында әлеге фәнне укытырга атлыгып торучылар бик аз, җитмәсә, авылга кайтырга риза булганы. Тукай районының Мусабай-Завод авылы мәктәбе дә нәкъ менә шушы авырдан чишелә торган «математика...

Филолог, математик ... спортчы?!

Авыл җирендә яшәүче һәр кешенең бердәнбер булуына торган саен күбрәк инана барам. Авылыңда математика укытучысы юк икән, аны читтән эзләп табулары, ай-һай, авыр. Яшьләр арасында әлеге фәнне укытырга атлыгып торучылар бик аз, җитмәсә, авылга кайтырга риза булганы. Тукай районының Мусабай-Завод авылы мәктәбе дә нәкъ менә шушы авырдан чишелә торган «математика...

Авыл җирендә яшәүче һәр кешенең бердәнбер булуына торган саен күбрәк инана барам. Авылыңда математика укытучысы юк икән, аны читтән эзләп табулары, ай-һай, авыр. Яшьләр арасында әлеге фәнне укытырга атлыгып торучылар бик аз, җитмәсә, авылга кайтырга риза булганы. Тукай районының Мусабай-Завод авылы мәктәбе дә нәкъ менә шушы авырдан чишелә торган «математика мәсьәләсе»нә килеп төртелә. Авыл мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән белем бирүче Резидә Гәрәева үзе мәктәп укучысы булганда математиканы бик яратып үзләштергән иде дә соң... Һәм ул, тәвәккәлләп, икенче югары белем алу өчен, Чаллы педагогика институтына читтән торып укырга керә. Тырышлык Резидә Гәрәевада чиктән ашкан. Аның укучылары татар теле буенча үткәрелгән олимпиадаларда да матур күрсәткечләргә ирешә килделәр. Фәнне, аннан да ныграк укучыларын яратып эшләвенең нәтиҗәләре озак көттерми, Резидә ханымның укучылары 9 нчы сыйныфта математикадан имтиханнарны биргәндә күркәм нәтиҗәләргә ирешәләр. Биш ел укытучы, соңрак тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән кешенең балалар белән түгәрәкләр үткәреп йөрүе бик үк гадәти күренеш түгел. Резидә Гәрәева менә 20 ел инде шашка-шахмат түгәрәген җитәкли, балаларга уйнауның бөтен серләрен өйрәтә, ә алар апаларын яңадан-яңа җиңүләр белән сөендерә торалар. Алай гына да түгел әле, Резидә ханым авыл яшьләре арасында волейбол командасы туплап, аларны өйрәтеп, районга ярышка алып бара һәм һәрвакыт беренчелекне алып кайта. Әле спорт төреннән алган кубоклары бихисап. Транспорт белән ниндидер уңайсызлык килеп чыга икән, үз машинасына төяп алып баруны да авырлык дип санамый ул. Инде язылганнарга өстәп, Г.Камал театры артисты, ТНВ каналында бара торган «Яшьләр тукталышы» тапшыруының алып баручысы Алмаз Гәрәев - Резидә ханым белән Әлфир абыйның бердәнбер уллары, дисәк, ә-ә-ә, имәндә икән чикләвек, диясе генә кала. Алма агачыннан ерак төшми анысы, ир-егетләрнең күркәмлеге әтисеннән булса, җор теллелек, телне камил белү, хәрәкәтчәнлек, төгәллек Алмазга филолог, математик, спортчы әнисеннән килгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading