16+

Галим булып туалармы?

Бу сорауга җавапны табуы бик кыен, аны һәркем үзенчә аңлый. Берәүләр: «Юк, тумыйлар, булалар», - ди. икенчеләр: «Даһи булып туалар, бар нәрсә нәселдән бирелә», - дигән фикердә. Бер процент таланттан, 99ы - хезмәттән, дип уйлаучылар да бар. Гади генә әйткәндә, акыллы кешеләрдән сәләтле балалар туа, алар гыйлем туп­лап, галим була,...

Галим булып туалармы?

Бу сорауга җавапны табуы бик кыен, аны һәркем үзенчә аңлый. Берәүләр: «Юк, тумыйлар, булалар», - ди. икенчеләр: «Даһи булып туалар, бар нәрсә нәселдән бирелә», - дигән фикердә. Бер процент таланттан, 99ы - хезмәттән, дип уйлаучылар да бар. Гади генә әйткәндә, акыллы кешеләрдән сәләтле балалар туа, алар гыйлем туп­лап, галим була,...

Бүгенге көнебезне галимсез күз алдына да китерә алмыйбыз, чөнки таң аткан саен, Җир шарында яңа алым-ысуллар тумый икән, бер генә өлкә дә үсә алмаячак. Һәм, әлбәттә, бу очракта мәгарифнең яшь буынны укыту-тәрбияләү өлкәсе аерым игътибарга лаек. Укытучы булу - гомерлеккә белем илендә яшәп калу дигән сүз. Анда яшәү өчен исә гаять зур түземлелек, эш сөючәнлек, пөхтәлек, җыйнаклык һәм тагын бик күп шундый сыйфатларга ия булу таләп ителә. Бәлки шуңа да, укытучы булып туарга кирәк дип әйтәдер халык. Димәк, мондый олуг исемгә лаек булу өчен күп укырга, педагогик осталыгыңны даими арттырырга, камилләштерергә кирәк. Һәм, әлбәттә, яшьләрне ярату, алар белән аралашудан тәм табу, бөтен гомереңне шул изге эшкә багышлау зарур. Бүген сүзебез әнә шул сыйфатларга ия булган психология һәм мәгариф институтының яшь галиме, педагогика фәннәре кандидаты Илнар Яруллин хакында.

Ул урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан дәүләт педагогика университетының математика факультетына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап, аспирантурада белем ала. Бүгенге көндә ул укыту һәм тәрбияләү методологиясе кафедрасында хезмәт куя. Фәнни журналларда, шулай ук чит илләрдә мәкаләләрен даими рәвештә бастырып чыгара, конференция­ләрдә катнаша.
Университетта укыту дәверендә Илнар Яруллин студентлар белән эшләүнең үз алымнарын булдырган. Студентлар материалны ятлап вакыт уздырмасын, ә укытучы сөйләгәннәрне аңнарына сеңдереп барсын, фәннең асылын аңласын иде дигән фикердә ул.

Яңа технологияләр кулланып, заманча дәресләр үткәргәне, студент тормышында булган проблемаларны аңлап эш итүе өчен, университетта аны бик ихтирам итәләр. Фәнни эшчәнлеге өчен университет җитәкчелегенең, Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары белән күп тапкырлар бүләкләнде ул.

Гыйнвар азагында, психология һәм мәгариф институтының гыйльми шурасы карары нигезендә, Илнар Яруллин укыту һәм тәрбияләү методологиясе кафедрасы доценты итеп билгеләнде. Киләчәктә дә яшь галим яңадан-яңа уңышларга ирешсен, милләтебез горурланырдай шәхес булсын иде. Уңыш­лар аңа!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading